Гөлзадә Әхтәмова иҗатында экология темасы
2013 нче ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2012нче елның 20нче октябрендә үк, бу турыда Указ чыгарды һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү максатларыннан чыгып карар бирде. Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйм.
Минем фәнни эшемнең максаты – экология темасын Гөлзадә Әхтәмова иҗаты аша ачып бирү. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма шундый бурычлар куйдым:
- язучы Гөлзадә Әхтәмова иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга;
- шагыйрәнең экология темасына багышланган шигырьләрен табып, укып укырга һәм эзләп тапкан мәгълуматларны аның шигырьләре аша укучыларга җиткерергә;
- җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте барлыгын ачыкларга;
— Мин эзләнүләремне үзебезнең музейдан башларга уйладым. Безнең 3 нче урта мәктәптә язучы Гөлзада Әхтәмовага багышланган музей бар. Анда Алабуга төбәгендә яшәгән күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланыла. Безнең меңъеллык Алабуга каласында иҗатларына сокланырлык, талантлы шагыйрь-шагыйрәләр яши. Алар һәркайсы үзләренең иҗат җимешләре белән безне шатландырып, рухландырып тора. Мин бу эшемне шуларның берсе, 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, мөгаллим-шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова белән бәйләргә булдым. Чөнки, ул туган ягын һәръяклап яратучы һәм саклый белүче иҗади шәхес.
Мин аның: “Табигать сәйләннәре”, “Тылсым йорты”, “Бүләк”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар” кебек күп кенә китапларын укып чыктым. Бу китаплардагы табигатьне саклауга багышланган материаллар миндә экология темасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләген уятты. Мин Гөлзадә апа белән якыннанрак танышып, аннан күбрәк мәгълүмат алырга уйладым. Эзләнүләр барышында “Сөембикә”, “Мәйдан” журналлары, “Яңа Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарында басылып чыккан хезмәтләре белән дә таныштым. Алар барысы да әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җәмгыятьтә экологик культураны үстерү турында сөйли.
Скачать:
Предварительный просмотр:
6-10 сыйныфлар өчен “Без яшь, без сәләтле. » II Республикакүләм конференциясенә фәнни проект-эзләнүләр эше
«Әдәбиятта экология проблемасының яктыртылышы»
... рмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын да искәртергә кирәк иде. Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр ... ренгәнчә, Алиш иҗатында табигатьне, экологияне саклау аермачык ярылып ята. А. Алиш инде күптәннән безнең арабызда булмаса да, аның әсә ... чебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу — безнең бурыч” кебек фикерне аңлап була бу юллардан. «Туган ягым — ...
Секция: Татар теле һәм әдәбияты
Тема: Гөлзадә Әхтәмова иҗатында экология темасы
Алабуга муниципаль районы
“Россия Федерациясе Герое
3нче урта гомуми белем мәктәбе”, 10 а сыйныфы.
татар теле һәм әдәбияты
Гөлфинур Әсгать кызы.
2013 нче ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2012нче елның 20нче октябрендә үк, бу турыда Указ чыгарды һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү максатларыннан чыгып карар бирде. Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйм.
Минем фәнни эшемнең максаты – экология темасын Гөлзадә Әхтәмова иҗаты аша ачып бирү. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма шундый бурычлар куйдым:
- язучы Гөлзадә Әхтәмова иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга;
- шагыйрәнең экология темасына багышланган шигырьләрен табып, укып укырга һәм эзләп тапкан мәгълуматларны аның шигырьләре аша укучыларга җиткерергә;
- җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте барлыгын ачыкларга;
— Мин эзләнүләремне үзебезнең музейдан башларга уйладым. Безнең 3 нче урта мәктәптә язучы Гөлзада Әхтәмовага багышланган музей бар. Анда Алабуга төбәгендә яшәгән күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланыла. Безнең меңъеллык Алабуга каласында иҗатларына сокланырлык, талантлы шагыйрь-шагыйрәләр яши. Алар һәркайсы үзләренең иҗат җимешләре белән безне шатландырып, рухландырып тора. Мин бу эшемне шуларның берсе, 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, мөгаллим-шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова белән бәйләргә булдым. Чөнки, ул туган ягын һәръяклап яратучы һәм саклый белүче иҗади шәхес.
Мин аның: “Табигать сәйләннәре”, “Тылсым йорты”, “Бүләк”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар” кебек күп кенә китапларын укып чыктым. Бу китаплардагы табигатьне саклауга багышланган материаллар миндә экология темасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләген уятты. Мин Гөлзадә апа белән якыннанрак танышып, аннан күбрәк мәгълүмат алырга уйладым. Эзләнүләр барышында “Сөембикә”, “Мәйдан” журналлары, “Яңа Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарында басылып чыккан хезмәтләре белән дә таныштым. Алар барысы да әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җәмгыятьтә экологик культураны үстерү турында сөйли.
1. Г. Әхтәмованың иҗаты һәм тормыш юлына күзәтү.
Әхтәмова Гөлзадә Хаҗи кызы 1941 елның 17 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә. Әкрен генә агучы талгын сулы Биме буйлары, урманга, җиләк-җимешкә бай һәм экологик яктан иң чиста яклар.
Әтисе, Ягъфаров Хаҗи, заманына күрә укымышлы кеше була. Элек муллалыкка укыса, совет заманында Ветеринарлар һәм механизаторлар әзерләү курсларында, сәүдә техникумында укый. Сельпо җитәкчесе, сатучы, налог инспекциясе хезмәткәре кебек эшләрдә эшли. Әнисе, Һәдия Әхмәтнәби кызы, авылда бай гаиләдә үсә. Яшь чагында китапханәче булып, аннан төрле эшләрдә эшли.
Гөлзадә апа кече яшьтән үк шигырьләр сөйләргә ярата. Концертларда бик еш катнаша, шигырь сөйли, бии, акробатик номерлар белән чыгыш ясый.
Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)
... әхифәләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара - татарларны ... еллар элек Татарстан халыкларының телләре турында Закон һәм xөкүмәт программасы кабул ителу нәтиҗәсендә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый ...
1969 елда Гөлзада апа Алабуга педагогия институтының филология факультетында укып, “Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала. Өченче курста укыганда тормышка чыга. Тормыш иптәше Әхтәмов Шамил инженер-геофизик булып эшли. Алар бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстерәләр.
Институтны тәмамлагач, 1969-1975 елларда институт китапханәсендә библиограф булып эшли. Институтта язучылар түгәрәгенә йөри. 1963 елда “Яңа Кама” газетасында “Бала йоклый” дигән беренче шигыре басылып чыга. Шулай итеп, аның берәм-берәм шигырьләре басыла башлый.
1995 елда аның беренче китаплары дөнья күрә. “Борынгы Алабуга” китабын ул Алабуга типографиясендә июнь аенда бөтен җыйган отпуск һәм башка акчаларына, үз исәбенә бастыра. Ул Алабуга татар тарихына багышланган. Шул ук елны Алабуга шәһәр хакимияте ярдәме белән Чаллыда КамАз типографиясендә “Алабугам минем”, “ Мәхәббәтле иреннәр” китаплары басылып чыга.
2004 елның апрель аенда Гөлзадә Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде. Шушы ук елда Казанда “Матбугат” нәшриятында “Йөрәгемдә яшен” исемле шигырь китабы басылып чыга. Җыентыкка зурлар һәм балалар өчен шигырьләр кергән.
2010 елда Гөлзадә Әхтәмова тәрҗемәсендә Марина Цветаева шигырьләре татар телендә “Хөкем итмә син ашыгып” исемле китап булып чыкты.
2011 нче елда, бөек Тукайның 125 еллыгы һәм Гөлзадә Әхтәмованы 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Алабуга 3нче мәктәп укучылары белән берлектә “Тукай эзе” китабы басылып чыкты.
2012 нче ел шагыйрә өчен тагын да истәлеклерәк булды. Гөлзадә Әхтәмовага Саҗидә Сөләйманова исемендәге дәүләт премиясе тапшырылды.
Гөлзадә Әхтәмова бүген дә иҗат эшен дәвам итә.
2. Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.
2.1. Язучы иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау.
Әйләнә-тирә мохитне саклау темасын Гөлзада Әхтәмованың балалар өчен язылган һәр китабында очратырга була. Ул тема аның шигырьләрендәме, әкиятләрендәме, маҗаралы хикәяләрендәме – күренмичә калмый. Язучы табигатьне тасвирлап, аның матурлыгына соклану белән беррәттән, шул халәтне сакларга да кирәклеген искәртеп куя. Укучы аны үзеннән-үзе аңлый, уйланырга мәҗбүр ителә. Кайвакыт Гөлзада апа бу хакта турыдан-туры ярып әйтсә, күпчелек очракта укучы үзе шул нәтиҗәгә килә. Менә кемнән үрнәк алырга кирәклеген сизенә. Мәсәлән, гади генә “Язгы сурәт” исемле шигырендә, елгадагы язгы ташу күренешен тасвирлау белән бергә, анда адашкан каз бәбкәсенә карата булган мәрхәмәтлек хисе дә бар:
Сары чәчле кызчык суга килә,
Барын кызгана ул бу дөньяда:
Сары чәчәк өзми, каз бәбкәсен
Сөеп җылыта ул куенында. (“Бүләк”, 15 бит)
Гөлзада Әхтәмованың балалар өчен язылган бер шигырьләр китабы 1998 елда Татарстан Кама төбәгенең тирә-як мохитне һәм табигый байлыкларны саклау Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Хәйриев Фарадис Газиз улының матди ярдәме белән нәшер ителгән. Китапның беренче битендә автор аңа ихлас рәхмәтен белдерә. Бу китап юкка гына “Табигать сәйләннәре” исемен йөртми. Аның беренче битендәге шигырендә үк “Табигатьне кем сөя?” дигән сорау куела. Балалар үзара ярышалар:
Шагыйрәнең “Урман” исемле шигырендә анда үсеп утырган төрле-төрле агачларны күрәбез. Агачлар җырлашалар да, лепердәшәләр дә, дустанә хәбәрләшәләр дә икән – аларны тыңлый гына, аңлый гына бел! Ә иң мөһиме – менә шул чыршы, нарат, усак, каен кебек агачлар үскән:
«Табигатьне саклагыз!»
... начарлык кимер.Әйе,без табигать балалары, ә табигать- безнең хуҗабыз! Моны беркайчанда истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына ... Алтын каләм” фестивале, Иң яхшы публикация”номина, Табигатьне саклагыз!”. Автор: Костецкая Анастасия, МББУ 6нчы сыйныф укучысы Җ ... үскән табигать балалары, җир балалары. «Шәһәрне макта,авылда тор” – дигәннәр борынгылар һәм ялгышмаганнар. Мин үзем рус милл ...
Яшел урман һаваларны
Сафландырып безгә бирә”- икән. Юкка гына бит урманны – табигатьнең үпкәсе, дип әйтмиләр.
Гөлзада Әхтәмованы соңгы вакытларда бигрәк күп калкып чыккан заводларның торбалары чынлап торып борчый:”Соры төтен, кара төтен җибәреп бит торалар,” – ди. “Шифалымы, сихәтлеме безнең сулар, һавалар?” – дип, бик беләсе килә аның.
Рәт-рәт басып тезелешкән
Белсәң иде: була микән
“Күренмәс булса, балык” дигән шигырендә исә шагыйрәне елгаларыбызда елдан-ел кими барган балыкларыбызның язмышы борчый. Су өстендә үлгән балыкларның күбәюе – браконьер абыйларның шартлаткыч алып килгәннән соң була икән. Уылдык чәчәргә өлгермәгән күпме балыкның гомере өзелә. Балыклар кармактан гына качып котылырлар иде әле, ә менә явызлыкның башка ысуллары да бар шул. Шагыйрә бик кайгыра:
Ә беркөн исә суларда
Күренмәс булса балык,
Үкенмәс микән мохитне
Саклый алмаган халык?
Бу китапта Гөлзада Әхтәмова төрле хайваннар, кош-кортлар, дару үләннәре турында яза. Анда “Керпе” дә үз эшен бик белеп башкара:
Керпе тирә-юньне иснәп,
Ауга чыгадыр кичен.
Еланнар, тычкан, коңгызлар,
Яу килә сезнең өчен!
Шагыйрә шулай ук көрт яраткан көртлекләргә, шәфәкъ кызыллыгында тагы да кызара төшкән кызылтүшләр турында язып сокландыра.
2.2. Табигатьтә дару үләннәре.
Үсә урман аланында,
Тирә-якка бик-бик тәмле
2.3. Табигатьтә кошлар.
Корткыч бөҗәкне кыра ул
Бар кортлардан атыграк.
Шуңа күрә без күкене
Шул ук китапның 4 нче битендә “Яз хәбәре” алып килгән кара каргалар белән дә очрашабыз. Кара карга:
Ә мин – кап-кара карга,
Курыкмагыз, мин барда
Корткыч бөҗәкләр җирдә
“Табигать сәйләннәре” исемле китапта “Тукран”дигән шигырь бар. “Урман санитары диеп, юкка гына әйтмиләр” – дип, шагыйрә тукраннарның бик зыянлы корткыч-бөҗәкләрне чүпләп торулары турында яза:
Коткара алар агачны
Яшәреп китәдер урман
Корткыч бөҗәк кимүдән.
2.4. Табигатьтә агачлар.
Ә менә “Тылсым йорты” исемле китабында Гөлзада Әхтәмова ул бу хакта әкият аша аңлата. “Агачлар ник корый башлаганнар?” әкиятендәге тукран белән балалар якыннанрак танышалар. Ул “озын телләренә ябыштырып, әллә кайларда яшеренгән кайры кортларын, коңгызларын, эчертмәннәрен тартып чыгара”. Беркөнне исә тукранны, авыр сүз әйтеп кимсеткәч, ул куркып эшләми башлагач, урман чыннан да юкка чыга, чөнки агачлар корый. Бу әкият балаларга гади генә тукран исемле кошның табигатькә нинди зур файда китерүен аңларга ярдәм итә.
2.5. Йорт хайваннары.
Гөлзада Әхтәмованың “Гөлчәчәк” исемле китабында төрле йорт хайваннары белән танышабыз. Сиреннәр, гөлчәчәкләр, умырзаялар турында укып сокланабыз. Озын муенлы жирафның хәленә керәбез. Төрле ялтыравык әйберләр яраткан, аларны алып качкан саесканны күңелдән шелтәлибез. “Көз төсе”, “Җәй төсе” исемле шигырьләр исә уйландыра. Төрле-төрле төсләр белән бизәнгән купшы җәй:
Каян ала ул буяулар,
Кем бирә аңа барын? – дигән сорауга җавап эзләтә.
2.6. Әйләнә-тирә мохитне яклау.
Гөлзада Әхтәмова балалар исеменнән әйләнә-тирә якны яклау турында ант та иттерә:”Мин сине күз нурым кебек гел саклармын!” (“Ант”) Олы, калын урманга да яклаучы кирәклеген әйтә, чөнки:
Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...
... рит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны ... Апасы белән бер бүлмәдә Мәчетле районыннан Разия исемле бик чибәр кыз яши икән. Күзе төшә бит ... Апасы белән бер бүлмәдә Мәчетле районыннан Разия исемле бик чибәр кыз яши икән. Күзе төшә бит ... рит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны ...
Берәү агачларын кисә,
Күпләр үссен, дисә дә.
Кемдер чүп китереп түгә,
Ярамасын белсә дә. (“Чыбыркысыз урман”)
“Җәйге урманда” исемле шигырендә урманның искиткеч гүзәллеген тасвирлый, аның кешеләрне туендыручы булуын да искәртеп уза. Шагыйрә менә шул урманның кадерен белергә кирәклеген балаларның үзләреннән әйттерә:
Сак йөрибез: бер үлән дә,
Бер агач та сынмасын.
Урманнар бездән соң елап,
Яшь агызып калмасын.
Башка болай кыланма!
Шулай итеп, Гөлзада апа бик күп шигырьләрендә экологик мәсьәләне күтәреп чыга.
2.7. Җәмгыятьтә маҗаралы хәлләр.
Гөлзада Әхтәмова яшүсмерләр өчен язган “Сәер очрашулар яки өстәгеләргә тапшырыгыз” исемле маҗаралы хикәясендә дә табигатьне саклау – экология темасын читләтеп узмый. Маҗаралы рәвештә әбисе белән Юлия исемле кыз Иван Иванович Шишкинның рухы белән җир астында очрашып сөйләшәләр. Рәссам өстәгеләргә менә ниләр тапшырырга куша: “Алабуга табигатен сакласыннар, чишмәләрен, елгаларын шакшы сулар белән пычратмасыннар, агачларын кисмәсеннәр. Юкса, Алабуга урманнарының гүзәллеге минем рәсемнәрдә генә калачак.
Шулчак Юлия үзләренең сыйныфы белән елына ничә тапкыр Танай урманына барып, аны хәзерге заман кешеләре ташлаган мәңге череми торган төрле пакетлардан, шешәләрдән чистартуы турында исенә төшерде. Әле мәктәпләре янындагы балалар паркын һәм тирә-якта утыртылган агачларның да язмышларын кайгыртучыларның берсе булуын уйлап, бу изге эштә үзенең дә өлеше барлыгына куанды.” (“Мәйдан”, 2012, № 4, 97 бит)
Устный журнал на экологическую тему на татарском языке , Экологик темага телдән журнал
Максат: Балаларны үзебезнең территориядә үсүче үсемлекләр, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар белән таныштыру; дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү, табигатьнең гаҗәеп сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү; табигать кочагында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету һәм сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: Кызыл китап, плакатлар, хайваннар, үсемлекләр, кошлар түрында төзелгән альбомнар, рәсемнәр, кошлар тавышы яздырылган кассеталар, «Туган табигатьне саклыйк» дигән открыткалар җыелмасы
Укучы. Э.Авзалова «Бу гүзәллек яшәрме?»
Җир елый, ишетәсезме?
Челтерәп аккан чишмәләрем
Җир елый, ишетәсезме?
Табигатьне кемнәр шулай
Җир елый, ишетәсезме?
Бу гүзәллек, бу җир шары
Алып баручы. Балалар, табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенен тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманы корытып, җәнлекләрне, кош – кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз – үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк. Шушы максатны тормышка ашыруга этәргеч бирсен өчен сезнең игътибарга телдән журнал тәкъдим итәбез.
1 бит «Табигать һәм халык авыз иҗаты»
Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан. Әкият, мәкаль, әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән.
Татарстан — минем республикам
... Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйр ... минем. Кеше гомере өчен зур сан түгел бу. Әлеге санны җиләк-җимеш агачларын исәпкә алып әйтмәгәннәрдер. Урман ... каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. ... Җуйсаң, сатсаң — күкрәк сөтем хәрам!.. С. Сөләйманова Язмамны мәрхүмә ...
Бу чыганакның төп өстенлеге шунда: белемнәр балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә. Балаларга табышмаклар әйтү. Мәсәлән,
Ак сыер торып ките,
кара сыер ятып калды. (кыш китеп яз килү)
Җәен ссоры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (куян)
Өзәргә теләсәң әгәр,
Чәнчеп алырмын кулың! (роза гөле)
Җимешем кып – кызыл була,
Бу шатлык минем өчен.
Чөнки көзге салкында да
Һич тә үзгәрми төсем. (миләш)
Гәүдәсе бар – җаны юк,
Үзе эшләпә кигән – башы юк (гөмбә)
Күрер – күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре;
- Эшли алар үрмәләп. Һ.б.
Уен «Мәкальнең башы миндә,
Ахыры менә бу төендә»
Укытучы мәкальнең башын әйтә һәм төенне укучыларга ыргыта. Тоткан укучы мәкальнең ахырын әйтеп бетерә дә төенне кире ыргыта. Мәсәлән,
Уен «Экологик лото». Әйтем, сынамышларны искә төшерү өчен оештырыла. Әйтем, сынамыш 2 өлешкә бүленә; һәр өлеш аерым карточкага теркәлә. Укытучы кушуы буенча, укучылар мәгънә ягыннан бер – берсенә тәңгәл килгән өлешләрне эзлиләр. Мәсәлән, беренчесе – «урман утырткан, икенчесе – «ачлык күрмәс», «1 агачтан унау үскән» һәм «10 агачтан урман үскән» һ.б.
2 бит «Үсемлекләр кеше тормышында»
Алып баручы. Татарстан җирендә халык медицинасында 80 гә якын төр үлән кулланыла, ләкин бары егермеләбенең генә җитәрлек запасы бар.
Укучы. Уздык калын урманны
Җый күп итеп, ташлама.
Мәтрүшкә. Мәтрүшкәнең көрәнен
Бардыр әле күргәнең,
Ә мин булам сарысы.
Шәп доктор, дип кешеләр,
Мактый мине барысы.
Күпләп эчү зарарлы.
Дару үләннәре эч син
Табибә. Мәтрүшкәнең ревматизм, паралич, баш авыртуыннан, салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр. Әби – бабайлар мәтрүшкәне 99 чирдән дәва, дигәннәр.
Тузганак. Яратам мин таң нурын,
Дару минем тамырым.
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң киптереп,
Тәме исең китәрлек.
«Брук Бонд» чәеннән бер дә
Калышмыйм мин, белегез.
Принцесса Гита белән
Укучы. Безнең әби аны каз бәбкәләренә турап ашата. Тузганак тамыры төнәтмәсе белән тәннең пешкән урынын дәвалый. Яфракларыннан әзерләнгән сокны сары авыруы булганда эчәләр. Ул витаминнарга бик бай.
Ромашка. Ромашка минем исемем.
Минем чәчәкләрне җыеп
Хеден Шолдерс шампунен
Бар чирдән дә дәвалый.
«Смекта», «Ренни» урынына
Мине эчсәң дә ярый.
Табибә. Ромашка чәчәгенең төнәтмәсеннән салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.
Кычыткан. Кычыткан усал, диләр,
Кычыткан чага, диләр.
Файдасын бит белмиләр.
Кычытканлы тәмле ашны
«Галина Бланка», «Кубик Магги»
Минем кебек витаминнарга баймы?
Табибә. Кычыткан шикәр диабетын, аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә, йөрәк – кан системасын ныгыта.
Бака яфрагы. Урманчының юлдашы мин.
Ярдәм кулымны сузамын,
«Бальзам Битнер»дан калышмый
Чәйгә салып эчерегез,
Табибә. Бака яфрагы барыбызга да таныш. Ул сулыш юллары ялкынсынганда, авыр шешләрне бетерүгә ярдәм итә. Аны төрле ашларга, салатларга кушалар.
Сочинение минем беренче укытучым на татарском
... тен гомере туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган. Укытучыма балалар укытуга 17 яшеннән керешергә туры ... торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, ... апабызны онытмыйча, аралашып торачагыбызга мин ышанам. Бу – табигый, чөнки ул безнең яклаучыбыз, киңәшчебез, тәрбиячебез. Киләчәктә бу дө ...
Алып баручы. Дару үләннәрен кулланыгыз, юкка өзмәгез. Табигатьне саклагыз!
Уен «Агачны тап». Алып баручы агачның тышкы күренешен сурәтли, балалар аларның нинди агач икәнен әйтергә һәм рәсемен табып күрсәтергә тиешләр. Мәсәлән,
Ак кайрысында кара таплар бар. Ботакларында «алкалар» да була, аларда кышка таба орлыклар өлгерә. (каен)
Юан кәүсәле, кайрысы ссоры, кытыршы, кәкре – бөкре ботакларында кипкән яфраклар да күренгәли. (имән)
Бу агачны кызыл җимешләреннән танырга мөмкин. Алар кышка кадәр коелып бетмиләр. (миләш).
һ.б.
Укытучы төрле агачларның үзенчәлекләрен сурәтләү һәм чагыштыру юлы белән балаларга агачларга хас сыйфатларны белергә һәм аерырга булыша, телләрен дә баета.
Укытучы. Язын ямь бирә,
Яки «Җәен киенә, кышын чишенә»
Бу нәрсә булыр икән, балалар? (урман)
Урман – кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга – бүрәнә, өстәл ясарга – такта, ягарга утын бирә. Ә кәгазь, целлюлоза, шырпы, скипидар? Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре… Кыскасы, урман «бүләк итә» торган байлыклар санап бетергесез. Халык хуҗалыгындагы егерме меңнән артык әйбер – урман хәзинәсе.
Урман безгә үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Бар да туйганчы соклан – ул куып җибәрми. Саф һавасы, агач яфракларының әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы – болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта. Урманда бер генә көн булсаң да, рәхәтләнеп ял итәсең, уку һәм эш өчен яңа көч туплыйсың. Шуңа күрә шифаханә, ял йортлары, кайбер мәктәпләр һәм лагерьларны урманда яки урманга якын урыннарда төзиләр. Урмандагы яшел төс күзләрне ял иттерә, күңелне тынычландыра. Урманның чиста, кислородка бай һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.
Җыеп әйткәндә, урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә яшел дусларны сакларга, аларны тагын да күбәйтергә кирәк.
Укучылар белән урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә.
3 бит «Канатлы дусларыбыз»
Алып баручы. Җир шарында – 8600, Россиядә исә 700 дән артык төрле кош очрый. Безнең республикада җәй көннәрендә 200 төрдән артыграк, ә кышын 40 лап төр кошны очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр.
Укучы. Әйдәгез, хәзер мин сезгә кошлар турында табышмаклар, башваткычлар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.
Гөрли – гөрли җырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Язын килә, көзен китә,
3.Ука – ука тыш кына
Оча алса да суда йөри,
Яшел чирәм өстендә
Кырт – кырт кыртлар.
Кайсы кош бик тиз йөгерә?
Кайсы кош ауга төнлә генә чыга? Ни өчен?
Кайсы кошның балалары әниләрен белми?
Карлыгачлар ояларын кайларда, ничек ясыйлар?
Күп кенә кошлар кыш көне ни өчен торак йортлар тирәсенә җыелалар?
Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме исеме була?
Кайсы кош ялтыравыклы әйберләргә кызыга?
Урмый, чәчми ил өстендә көн итә.
Көндез йоклый, төнлә елый.
Суда йөзә, күктә оча, ит белән сыйлый, йомшакта йоклый. Ул ни була?
Кечкенә генә җиңгәчәй
Аксый – аксый суга бара.
Укучы. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк. Кошларга оялар куйыйк. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
«Укытучы булу җиңелме?»
... Укытучы... Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерл ... укучыларга индивидуаль якын килү, сәләтле балалар белән эшләү программасын булдыру – болар барысы ... гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул ... Авыр юлны халкы белән бергә үткән, Һәм язмышын халкы белән уртак иткән, Иле белән бергә кайнар сулыш алса, Кеше ...
4 бит «Хайваннар дөньясында»
Уен «Эзләп тап» укучылар табышмакларның җавабын табалар, сорауларга җавап бирәләр һәм кроссвордны чишәләр.
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (куян)
Нинди хайван кыш көне, йокыдан уянып,
җәйдән әзерләп куйган азыгын ашый? (бурсык)
4.Бернәрсәсе дә авыртмый,
Ә үзе һаман ыңгыраша. (дуңгыз)
Төрән танау җир сөрә.
5.Үзе кечкенә генә, матур гына,-
Бер кеше дә яратмый. (тычкан)
Кечкенә генә йомры шар,
Аннан явыз нәрсә бар?
6. Кәкре егет алтын казый.
Җир астында җизнәм аты кешни. (йомран)
1. Дүртәү аның аягы,
Үскәч файда китерер,
Илдән – илгә җиткерер. (тай)
2.Тугач та булмый үзе
Сабыр ит, әзрәк көт,
Үскәч бирер бик күп сөт. (бозау)
Кешене сөендерә. (сарык)
Йортның сакчысы. (эт).
Вертикаль баганадан хайваннарның төрләрен уку. Йорт хайваннарының һәм кыргый хайваннарның аермалы һәм уртак якларын билгеләү, әһәмиятләрен ачыклау.
Хайваннар турында балалар ятлаган шигырьләрне сөйләтү.
“ Колын” Әминә Бикчәнтәева
Иркен яшел болында
Чабасың да чабасың,
Син яшь кенә бит әле,
Юк, сез алай димәгез,—
Көчем арта күп чапсам,
Ничек мин зур үсәрмен,
Көн буена тик ятсам.
Минем бар бер маэмаем,
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
Хәзер аңа мин сугыш
Чаптырам да сикертәм,
Көн дә шулай йөдәтәм.
Хат ташырга өйрәнсен!
Нәрсә генә сизсә дә,
Менә шуның барсын да
Мин өйрәтәм Акбайга.
Акбай әзер һәрвакыт
Туган илен сакларга!
5 бит “Табигатьтә су”
Алып баручы. Ишетәсезме? Безгә кунакка Тылсымлы су килә. Әйдәгез, чакырыйк үзен, югала күрмәсен. (чакыралар)
(Тылсымлы су һәм аның белән тамчылар керә)
Тылсымлы су. Исәнмесез, балалар! Ниһаять, мин сезнең яныгызга килеп җиттем. Илеп җитә алмамын дип бик курыккан идем, чөнки көн саен зур эшләр башкарам. Чакыру телеграммагызны алдым, бик зур рәхмәт. Сез минем турыда беләсезме соң? Әйтеп карагыз әле, мин сорау бирәм — сез җавабын табыгыз.
Каты хәлдә нинди булам?
Боз, кар, бәс рәвешендә.
Тамчылар, чишмә, елга, күл, гөрләвек, океаннар барлыкка килә.
1 бала. Карыйм да мин сокланам:
Бу нинди иртә икән?
Һәр түбәдән су тама,
Вак шарлар кебек тәгәрәп,
Ак карга төшә тамчы,
Үзенә ясап тагарак
Бозларны тишә тамчы.
2 бала. Без ап – ак бөртекләр,
Очыртып шәп җилләр
(кар бөртекләре биюе)
Алып баручы. Су турында ишеттегезме соң, аны бөтен җирдә бар диләр?
Без җыелып торган суда,
Иделдә һәм диңгездә,
Каткап боз кисәгендә,
2 тамчы. Кайнап чыккан чәйнектән
Чыгабыз без пар булып.
Чәй, шикәр салсаң безгә,
Кеше р яктан г з л булырга тиеш
... Гүзәл минем туган җирем Туган ягым — гөлләр иле, Гөлләр, сөмбелләр иле. Гөлгә кунып сайрап кына Үскән былбыллар иле. Г. З ... нлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм... дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе ... авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше — Юраш атлы бабай исеменнән ... торгызу буенча да эш алып барыла. Бер ел элек авылыбызда ... сайрыйлар, Инеш-чишмәләре агарга Җырлап торган көйләр сайлыйлар. Чәчк ...
Әйләнәбез баллы чәй булып.
Тылсымлы су. Балалар, минем сезгә табышмаклар әйтәсем килә, сез аларны белерсезме икән?
Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр,
Мин аз гына күренсәм, качып – посып бетәләр. (яңгыр)
2.Ак кына, вак кына, ак мамык сымак кына,
Югала, юк була, учта тотсаң чак кына. (кар бөртеге)
Уты юк, төтене бар. (томан)
Күзе юк — яшь түгә. (болыт)
Болыт апа (күренә).
Кайда монда минем тамчыларым? Барыгыз әле, балакайларым, сәяхәт итеп кайтыгыз. Яңгыр булып явыгыз, җир – ананы эчертегез, агачлар, чәчәкләр сусыз булмасын. Карагыз аны, бик шаярмагыз, үзегезне яхшы, әдәпле тотыгыз. Бераз сәяхәт иткәч, яңадан әйләнеп кайтырсыз. Үтеп баручыларның якаларына кереп, чылата күрмәгез, чәчрәтеп уйнамагыз.
Укучы. Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән.
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы олы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләрнең кайнап чыгуын һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми. Халкыбызның кыю йөрәкле улларына да каһарманлыкны алар биргән. Елгаларга таба челтер – челтер йөгерә торган чишмәләргәр карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз, алар халык тормышының истәлек хәтирәләре һәм олы торихы турында сөйлиләр.
Су кызы. Уф. уф. үләм бугай.
Алып баручы. Кем син, чибәр кыз? Нигә уфылдыйсың? Ни булды? Сөйлә тизрәк.
Су кызы. Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр? Мин сулыш бирдем, сусыл иттем. Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем. Назладым сезне, хушландырдым. Агымсуларда агуларыгызны агыздым. Инде хәзер, Су була торып, үзем пычрандым,
шакшыландым, тәмам агуландым. Ишетәсезме?
Алып баручы. Чынлап та, балалар, Су кызын тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән. (балалар Су кызын чистарталар)
Су кызы. (җиңел сулап куя, торып баса) Рәхмәт сезгә! Мине шакшылыктан чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте. Әйдәгез, шул шатлыктан биеп алыйк. (күмәк бию).
Алып баручы. Шулай, балалар. Суны, җирне, һаваны пычратмагыз! Аларның кадерен белегез!
Су кызы. Әйе, суны пычрату – бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.
Тылсымлы су. Һәрбер кеше, өлкәнме, бала гынамы, суны сакларга, аңа мәрхәмәтле булырга, аны чиста тотарга, пычратмаска, агулатмаска тиеш. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын кешеләргә бирә.
Укытучы. Э.Авзалова “Белмим, нәрсә белән бетәр”
Сый – хөрмәтне биргән Ходай.
Тик кешеләр табигатькә
Нигә игътибарсыз болай?
Чикләвеге, шомырты да, баланы да –
Санап бетерерлек түгел.
Гафу итә алмый күңел.
Агачларны таптый, кисә,
Җәнлекләрне атып китә.
Бу кадәрле начарлыклар
Белмим, нәрсә белән бетәр?
Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш.
Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!
Укучылар, табигатьне саклау өчен сез ниләр эшли аласыз?
Агачларны сындырырга ярамый, яшь агачлар утыртырга, гөлләр үстерергә кирәк.
Кош күкәйләренә, балаларына кагылмаска, ояларын туздырмаска, кошларны куркытмаска, үтермәскә. Кышын кошлар өчен җимлекләр, язын сыерчык оялары ясап куярга кирәк.
Елгаларны, болыннарны, урманнарны пычратмаска. Экскурсиягә чыкканнан соң чүп – чарны җыярга. Урамда чүп – чарны махсус куелган савытларга ташларга.
Чәчәкләрне, үләннәрне күпләп өзмәскә, гөмбәләрне пычак белән кисеп җыярга кирәк, тамырларын зарарларга ярамый.
Кырмыска ояларын тузгытмаска.
Кыргый хайваннарны һәм аларның балаларынтотып өйгә алып кайтмаска.