На татарском языке о профессиях

Сочинение

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.

Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.

Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.

Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.

Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.

9 стр., 4271 слов

Татарстан — минем республикам

... 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында ... м аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. ... з гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа ... бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан ... әрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур ... Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — ...

Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.

Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.

Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!

Егоров Вячеслав