Сочинение минем беренче укытучым на татарском

Сочинение

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгәен.

Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе шәһәребезнең 17 нче мәктәбендә укыта. Ул тирән белемле татар теле укытучысы , 28 ел буе туган телнең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы, югары категорияле, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы Зөмәрә Тәхәү кызы Миндибаева . Аның бөтен гомере туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган.

Укытучыма балалар укытуга 17 яшеннән керешергә туры килгән, авырлыклар берсе артыннан берсе туа, күңелгә төрле уйлар килә.

Ләкин яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. Югары белем алып , бөтен гомерен мәктәпкә багышлый, әдәпле-әхлаклы ,тәртипле-тәрбияле укучылары шуның ачык мисалы, минемчә. Укытучым һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле , эчкерсез һәм тыйнак кеше. Аның ”Үскәнем, балам”,- дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә.

Зөмәрә Тәхәутдиновна – безнең сыйныф җитәкчебез, ул һәрчак үсештә. Аның зур тәҗрибәсе өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып бару сыйфаты да бар. Юкка гына аның фәнни хезмәтләре шәһәрдә гына түгел, республика күләмендә дә югары бәяләнмиләр инде. Һәм, билгеле инде, шундый укытучыбыз барлыгы белән без чиксез горурланабыз.

2 стр., 601 слов

«Укытучы булу җиңелме?»

... тик хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы ... туа. Ачасыр мәктәбендә дә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Әдәби атналыкларда “ Сәнгатьле шигырь уку” конкурслары, тематик викториналар, ... тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене - УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, Һәм язмышын халкы ...

Мин Зөмәрә апаның һәр дәресен яратып, көтеп алам. Ул һәр теманы җентекләп аңлата. Авырракларын безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Безне: “Бу тема буенча сораулар имтиханнарда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз”-, дип һәрчак кисәтеп тора. Быел имтихан бирәсе елыбыз булганга күрә, укытучыбыз вакытын да, көчен дә җәлләми.

Зөмәрә апаның дәресләре бик кыска тоела, үтеп киткәне сизелми дә. Чөнки ул аларны файдалы да, мавыктыргыч та итеп төзи белә. Авыр тема булып, алҗаганыбыз сизелә башласа, үзе яисә башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп ял иттереп ала, яңа әсәрләр белән таныштыра.

Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәнен күргәнем юк. Ул безнең белән төрле чаралар оештыра. Кайчан ярдәм сорап килсәң дә, ул: вакытым юк” яисә “ардым”, дип кире бормый. Игътибар белән тыңлый, аңлата, ярдәм итә. Шуңа аның яныннын кеше өзелми. Дәресләрдән соң да, кичке якта да мәктәптә күрергә була аны. Аның өчен иң мөһиме –мәктәп һәм без-укучылары. Кайвакыт кызганып та куям үзен. Ул да бит арый, алҗыйдыр. Кайчан ял итәргә өлгерә икән соң ул? Һәркөн кочак- кочак дәфтәр тикшереп, журнал тутырып, ничә дәрескә планнар да язасы бар бит әле аның. Мөгаен, төне буе шуларны эшлидер. Ә иртән елмаеп укучылар каршына кереп баса да, гадәттәгечә, “Исәнмесез. Дәресне башлыйбыз…“-дип яңа көнен башлап җибәрә. Шул минутларда ул чиксез бәхетледер кебек тоела миңа. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән. Без апабыздан үрнәк алабыз, аны шатландырыр өчен яхшы билгеләренә укырга тырышабыз . Тик тиздән аерышу мизгелләре көткәне генә күңелне тырный, моңсуландыра. Ләкин мәктәбебезне һәм укытучы апабызны онытмыйча, аралашып торачагыбызга мин ышанам. Бу – табигый, чөнки ул безнең яклаучыбыз, киңәшчебез, тәрбиячебез.

Киләчәктә бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыштылар, шуларны үзебездән таләп иттеләр, Кеше булырга әйдәделәр. Шундый да тырыш, шундый да булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче Зөмәрә апабыз алдында без баш иябез. Сез –Укытучы исемен горур йөртуче кеше.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.