Ахметзянова Рашита “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”

Сочинение

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”

Баулы районы һәм Татар Кандызы авылы

Бөек Ватан сугышы елларында

Эшләде:

Баулы муниципаль районы

Татар Кандызы урта гомумбелем

бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Әхмәтҗанов Рәшит Рамис улы

Җитәкче:

Баулы муниципаль районы

Татар Кандызы урта гомумбелем

бирү мәктәбенең тарих укытучысы

Әхмәтҗанова Роза Гамир кызы

Әкренләп, ләкин ышанычлы адымнар белән үргә менә башлаган

вакытта ил күген кара болыт каплый – 1941 елның 22 июне таңында

дәһшәтле сугыш өермәсе кузгала.

Баулы һәм Ютазы районнарыннан ул сугышта 18 меңнән артык кеше катнаша. Алар фронтта җаннарын аямый сугышалар, искиткеч батырлык үрнәге күрсәтәләр. Аларның 7 меңнән артыгы канлы бәрелеш кырларында мәңгегә күзен йома.Җиңү яулап кайтучылардан 3100 дән артык кешенең күкрәгендә орден һәм медальләр була.Аларның 60 тан артыгы хатын-кыз.

Баулылар арасында илебезнең иң зур хөрмәтенә лаек булып, бу як халкының батыр данын тагын да югары күтәрүчеләр – Советлар Союзы Геройлары Иван Дмитриевич Зиновьев, Михаил Петрович Панарин, Гавриил Петрович Евсеев һәм Фатыйх Зарипович Шәрипов булдылар.

Сугыш снаряд һәм бомбалар, патрон һәм миналар белән генә канәгатьләнми, солдат шинеле кигән миллионнарны азык-төлек, кием-салым белән, промышленностьны чимал белән өзлексез тәэмин итеп торырга кирәк. Бу эш тулысы белән тылда калган карт-коры, хатын-кыз һәм үсмерләр җилкәсенә төште.Аларның хезмәте – фронттагы солдат хезмәтеннән һич тә җиңел булмады, ул шундый ук батырлык иде.

Авыр булган ул елларда халыкка. Ул авырлыкның нәрсә икәнен язгы чәчү алдыннан бәләкәй чана яки “уфалла” дип аталган кул арбасы тартып Бөгелмәдән яки Ютазыдан саз ерып чәчүлек орлык алып кайткан, ирләр урынына тракторга утырып, басуга чыккан хатын-кыз, тәгәрәп уйныйсы урында сыер җигеп җир сөргән малай-шалай гына белә. Аның нәрсә икәнен хезмәт көненә берни дә тимәсен күрә торып фронтка кирәк, ут эчендәгеләргә кирәк дип олау-олау ашлыгын дәүләт амбарларына ташыганнар гына белә. Аның нәрсә икәнен билдән кар ерып урман кискәннәр, агачларны сөйрәтеп тимер юл станцияләренә китергән апалар һәм сеңелләр генә белә. Аның нәрсә икәнен кояш бераз җылыта башлау белән шытып чыккан беренче үләннәрне җыеп кайтып ач балаларын кысыр аш белән сыйлаган, алабута һәм кипкән бәрәңге кабыгын төеп ясаган оннан пешерелгән икмәк белән бөтен гаиләнең җанын саклап калган әниләр генә белә. Авыр булган,ләкин тылдагылар сыгылса да сынмаган!

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

... шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту ... Татар телче методистларыннан Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, М.Фазлуллин һәм башкалар үзләренең хезмәтләрендә укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирү һәм аларны ... ң сүзлек байлыгын арттыру мәсьәләләренә тукталалар. Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча да ...

Тылда “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән девиз буенча яшәгәннәр.Җиңүне якынайту, колхозларны аяктан екмау өчен тыл хәленнән килгәнен дә, хәтта килмәслеген дә эшләгән. Соклангыч ул эшләр санап бетергесез!

Фронтка киткән ир-егетләрнең әле эзләре дә суынып бетми, Баулы халкы, Норлат районының авыл эшчәннәре чакыруына кушылып, фронтка ярдәм кулы суза. 1941 елның сентябрендә үк районда фронт өчен дип кием-салым җыю башлана. 1942 елның ноябрендә Баулы районы

хезмәт ияләре фронтка 25 баш сарык һәм мөгезле эре терлек, 2000 кош-корт, 4000 литр сөт, ярты центнер бал, 6000 йомырка, 55 кг тәмәке,

май-сыр һәм башка продуктлар озаталар. Бүләк фондына 68817 сум акча тапшырыла.

Гасырлар буена күңелдә сакланачак изге эшләрнең берсен исеме билгесез нәни бер кыз – Баулы кызы эшли. Аның партизаннар җитәкчесе И. Виноградов романында китерелгән хаты тетрәткеч : “Исәнмесез, кадерле партизаннар! Бу хатны сезгә Татарстан республикасының Баулы районыннан 4нче класс укучысы яза. Минем әтиемне фронтта үтерделәр, башка язар кешем юк. Сезгә үзем көн саен җыеп килгән сохариларны җибәрәм …” Нинди тәэсирләндергеч, самими-ихлас сүзләр! Халкыбызның көченә һәм җиңәчәгенә нинди какшамас ышаныч бу сүзләрдә!

Саба районының комсомоллары һәм яшьләре башлаган инициатива – “Татарстан колхозчысы” исемендәге танк колоннасы төзү өчен акча җыя башларга чакыру Баулыда кайнар яклау таба. Акбуа авылындагы “Кызылармеец” колхозында аз гына вакыт эчендә 60 мең сум акча туплана. Шул колхоз члены Шәрәфетдин Җәләлетдинов бу фондка 15 000 сум акча кертә. Аңа Оборона Комитеты Председателенең рәхмәт телеграммасы килә.

Җиңүне якынайту өчен басуда бил турайтмый, куна-төнә эшләгәннәрнең күбесе хатын-кызлар һәм үсмерләр.Сугышның иң кызган чорында – 1942-43 елларда – Поповка МТСына 54 яшь кыз килә. Күбесе комсомолка.Соңыннан районда күп еллар буена иң яхшы күрсәткечләр белән эшләп килгән механизатор Сәлимә Нәфиговага, Бөгелмәдәге курсларны тәмамлап кайтып тракторга утырганда, нибары уналты яшь була.Андый кызлар,1942 елның 11 июнь санында “Колхоз” газетасы язганча, “нәкъ Ватан сугышы таләп иткәнчә эшлиләр”. Мәсәлән, Поповка МТСының Тат.Кандыз авыл Советына караган Ворошилов исемендәге колхозга хезмәт күрсәтүче Зөләйха Инсапова көнлек нормада каралган 4,1 гектар урынына 5әр гектар җир сөрә.Баулы МТСы комбайнчысы Исхакова 1943 елда 290 гектар урынына 342 гектар мәйданның ашлыгын җыеп ала, 200 килограмм ягулыкка экономия ясый. Ул 1944 елда планны 200 процентка үтәргә сүз бирә.Баулы райкомы бюросы карары буенча аның исеме районның Почет тактасына кертелә.Исхакова фамилиясе белән янәшә Баулы МТСының өлкән тракторчысы Бану Габдуллина, аның ярдәмчесе Разия Габдуллина, Хәкимә Насыйбуллина, Поповка МТСы тракторчысы Анна Борисова һәм башкаларның исемнәре дә бар.

Егерменче гасырның иң дәһшәтле сугышында Татар Кандызы авылы кешеләре дә зур батырлыклар күрсәтәләр. Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

Орденнарга лаек булучылар арасында Галим Хәмидуллин, Әхмәдулла Хөббәтуллин, Габделхак Дәүләтшин, Дәүләтгәрәй Шәфыйков, Хәми Вәгыйзов, Шәйхулла Әһлиуллин һәм кайбер башка кешеләр дә бар.

4 стр., 1902 слов

Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

... фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле ... тапшырулары купкә арттырылды һәм башка төрле чаралар курелде. Татар теленең берникадәр абруе кутәрелде. Татар теленең хәзерге торышына ... сирәкләр генә өйрәнә. “Башка халыкларның мөнәсәбәтен татар теленә карата ничек үзгәртергә?” Башка халыкларның мөнәсә ...

Аеруча батырлык күрсәткәннәре өчен боларның 4сенә Кызыл Йолдыз ордены бирелгән.

Тылда эшләүчеләр дә зур тырышлык күрсәтәләр.Мәсәлән, район газетасының 1942нче ел, 25 декабрь санында мондый юллар бар:

” “Кызыл Октябрь” колхозы членнары Кызыл Армия сугышчыларына җылы киемнәр җыю буенча күтәрелгән хәрәкәткә бердәм рәвештә кушылдылар.Бу мәсьәләгә карата үткәрелгән гомуми җыелышта колхозчылар батыр сугышчыларга 23 пар киез итек, 8 данә кыска тун, 15 пар оекбаш, 15 пар күн бияләй, 8 фуфайка, 12 майка һәм башка бик күп җылы әйберләр җибәрергә карар кабул иттеләр. Моннан тыш, колхозчылар үз хуҗалыкларыннан бик күп җылы киемнәр хәзерләп тапшырачаклар,”- диелгән. Бу мәкаләнең авторы – Тат.Кандыз авыл советы рәисе Хаҗиәхмәтов Сәетнур булган.

Авылның иң биек һәм матур урынында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл һәм стеллалар куелган. Аларның берсендә – сугышта һәлак булган бабаларыбызның исемнәре, икенчесендә – Җиңү яулап кайтучыларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Хәмидуллиннар нәселеннән 5 кеше һәлак булган, Нуретдиновлардан һәм Гыйльметдиновлардан – 6 шар, Сәмыйковлардан – 7 кеше, ә Галимовлардан 10 ир-ат сугыштан кайтмаган. Алар истәлегенә 1988 елда авылда бик зәвыклы һәйкәл куелган.Солдат сынын Ленинград скульпторы Н.Н.Никитин граниттан эшләгән.

Ватан сугышында ил азатлыгы өчен корбан булганнарның моң-зарын гына түгел, ә барлык авылдашларының авазларын татар киңлекләренә ишеттерергә дип, дәһшәтле 1941 елда Татар Кандызы авылында милләтпәрвәр шагыйрь Рәшит абый Әхмәтҗан туган.

“… Утырам ташлар өстендә

Күздә яшь яңа кипкән.

Күлмәкне, ашар икмәкне

Сугышлар талап киткән.

Шатлыгым – “бишташ” уены,

Ә кайгым – ачлык, ачлык…”- дип язган ул соңрак үзенең “Бишташ” поэмасында.

Әйе, ХХ гасырның бу дәһшәтле сугышы күпме гаиләләрне әтисез, абыйсыз, йорт-җирсез калдырды. Күпме аналар газиз балаларын югалттылар… Бер гаиләдән 5-7 кадерле кешесен югалткан әниләр ничек түзгәндер?! Күпме шәһәрләр һәм авыллар җимерелгән, яндырылган, җир йөзеннән юк ителгән … Күпме балаларның сабый чаклары сугыш тарафыннан урланган… Менә шундый югалтулар бәрабәренә бабаларыбыз безгә ҖИҢҮ яулап биргәннәр. Кызганыч, ләкин безнең Татар Кандызы авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары инде берәү дә калмады.Аяусыз үлем аларны безнең арабыздан алып китте. Шуңа күрә без бүгенге көндә исән булган тыл ветераннарының кадерен белергә, аларга булышып торырга тиешбез. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән бит халкым.

Последнее обновление: 6 мая 2015, 22:47