М. Кәбировның “Хәсән бай” өзеге буенча

Сочинение

4 нче текст. Хәсән бай.

(1) Бик абруйлы кеше булган Хәсән бай. (2) Татар авылларында гына түгел, ә Россиянең зур шәһәрләрендә дә мәчетләр төзеткән ул. (3) Болай дип әйтүе генә җиңел, ә бит аны: «Менә бу шәһәремдә мәчет сал!» — дип көтеп тормаганнар. (4) Хәер, яңа фабрикалар, күперләр төзеткән, чиркәүләр салдырган татар баена каршы да төшә алмаганнар. (5) Октябрь революциясе алдыннан ул шәхси банк ача, тимер юллар төзергә тели.

(6) Ләкин… (7) Революциядән соң аның гомер буе туплаган байлыгын тартып алалар, түзә алмаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр. (8) Бернинди байлыгы да калмавына ышангач, ачлыктан, тән һәм күңел газабыннан сөяккә әйләнсә дә, алтмыш сигез яшьлек картны үлемгә хөкем итәләр.

(9) Әмма, уйламаганда, бер могҗиза була. (10) Иртәгә атып үтерәләр дигән төнне Хәсән бай кинәт юкка чыга. (11) Нинди генә тикшерүчеләр килеп, кемнәрдән генә сорау алмасыннар, Хәсән бай турында бер хәбәр дә ишетелми. (12) Аның яхшылыгын күргән халык шундый нәтиҗәгә килә: никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды. (13) Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр, Ходай үзе ярдәм иткәндер. (14) Якын дусларының ярдәме белән төрмәдән качып, чит илгә чыгып киткән, хәзер шунда яши икән, дигән хәбәрләр дә булды. (15) Монысы дөреслеккә якын иде<…> шуңа күрә хөкүмәт органнары Хәсән байга охшашларны көтте. (16) Тик Хәсән бай кабат күренмәде…

(17) Тегермәне, остаханәләре күптән юкка чыкты, ә мәчете һаман тора… (18) Бер карасаң, исең китәрлек бит! (19) Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, тик үзгәргәннәр инде. (20) Совет власте да җимерелде, болар һаман исән!

(21) Шуларны уйласаң, бер фикер килә: Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!

Шуларны уйласаң, бер фикер килә: Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?! Бирем: бу җөмләгә карата үз фикерегезне языгыз. Фикерегезне тексттагы 2 җөмләнең номерын күрсәтеп яки тексттан алынган цитаталар ярдәмендә раслагыз.

М. Кәбировның “Хәсән бай” өзеге буенча сочинение

Бу текст: “…Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра.

5 стр., 2010 слов

«СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН» план-конспект (9 класс)

... авылы) авылында туган. Дини белем алганнан соң ул үз-үзен аямыйча халыкка хезмәт итү юлын сайлый – Урал, Көнбатыш Себер авыллары буйлап мосафирлык кылып ...

Инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән. Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән башлый. “Революциядән соң аның … байлыгын тартып алалар, … төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть оттырган. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең рухи үсеше турында уйлаган. “…никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды,” – ди автор. Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән. Автор фикеренчә, кеше тудырган матди байлыклар юкка чыкканда да, рухи кыйммәтләр югалмый.

Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә яши, исеме дә тарихка кереп калган. Ул төзеткән мәчет һаман да иман нуры чәчеп тора.