БРТ ның өлешен башкаруда җибәрелгән типик хаталар һәм аларны төзәтү алымнары

Сочинение

Кама Аланы беренче гомуми урта белем бир

БРТ ның сочинение өлешен башкаруда җибәрелгән типик хаталар

һәм аларны төзәтү алымнары

Милли мәгариф буенча директор урынбасары

Г. Ш. Гәрәеваның татар теле һәм әдәбияты

укытучыларның МБ утырышында ясаган чыгышы

Түбән Кама, 2015

БРТ ның сочинение өлешен башкаруда җибәрелгән типик хаталар

һәм аларны төзәтү алымнары

! (1слайд)

Бүгенге көндә кайсы гына укытучы үз алдына «Ничек отышлы итеп, укучыны бердәм республика тестына әзерләргә?» дигән сорауны куймый икән?

Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик компетенцияләрен тикшерүгә юнәлтелгән, ягъни тел материалы белән эш иткәндә, лингвистик белемнәрне күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм аналитикага кагылышлы белем һәм күнекмәләрне чагылдыра. Тестта бирелгән контроль бәяләү материаллары укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белү һәм ачыклауга юнәлдерелгән.

Ничек кенә булмасын, имтиханда уңыш беренче чиратта педагогның үзеннән, аның яңа формадагы аттестациягә профессиональ хәзерлегеннән дә бәйле.

Бүген без сезнең белән татар төркемнәре һәм татар сыйныфы укучылары яза торган сочинение өлеше турында сөйләшербез.

Мәгълүм булганча, татар сыйныфларында укучы балалар (21 нче код) изложение (1 нче бирем) һәм сочинение (11.1 яки 11.2 биремнәре) язалар. Татар төркемнәрендә укучылар (22 нче код) исә сочинение (21.1 яки 21.2) язарга тиешләр. Әйдәгез, бу биремнәрне бәяләү критерийларын искә төшереп, аңлап үтик. (Слайд №1).

Әгәр сочинениедә текст күчерелеп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары 0 балл белән бәяләнә. (искәрмә: Ә Еникинең “Туган туфрак” тексты буенча Клараның бабасы үлгәннән соң туган авылын кайтып күрү теләге уянуы)

8 стр., 3551 слов

Сочинение на татарском языке намус

... м түбән сыйфатлы, эчтәлексез сочинениеләр очрамый шикелле. Аларны татар әдәбияты һәм тел дәресләрендә дә ... эшенә — сочинение Башлангыч сыйныфлар Көз Көз Көз Көз Мин җәйне ничек уздырдым Мин җәйне ничек уздырдым Икм ... Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Муса Җәлил образы «Намус» романы һәм бүгенге тормыш Хәсән Туфан и ... бөек исем Минем Госман образына мөнәсәбәтем Туксанынчы еллар егетеннән Айдарга хат Шулай үлде Ватан ...

(Слайд №2).

Әгәр эшнең күләме 50-99 сүз булса, ГК1-ГК4 критерийлары буенча 1 дән артык балл куелмый. 50 сүздән дә кимрәк булса, әлеге 4 критерий буенча 0 балл куела.

Бу критерийлардан укучыларның эшләрендә иң күп очрый торган һәм алдан ук аларны булдырмау өстендә эшләргә мөмкин хаталарны аерым билгеләп үтәсем килә.

Орфографик хаталардан:

Дәлилләп сүзенең дөрес язылышы (күбрәк 1 “л” хәрефе яки “а” белән язалар (шулай ук мәгънәсе, табигать, һәм, тәмамлана сүзләре эшләрдә күп очрый, хата белән языла).

Пунктуацион хаталардан:

минемчә (минем фикеремчә)

— фикеремне дәлилләп, дигән аерымланган хәлдән соң өтер куймау;

— Г. Бәшировтан алынган әлеге өзек: “Әлбәттә, бу хәл безне сагайтырга,…….игътибарлы булуны искәртергә тиеш . ” дигән сүзләр белән тәмамлана (бу хата бик күп очрый).

Грамматик хаталардан:

  • фигыльләрнең заманнарын дөрес кулланмау (мәсәлән, Г. Бәширов туган ягын сурәтләгән . Ул үзенең әсәрендә авылы турында язды )

  • юлдан юлга дөрес күчермәү; (шундый хата ясый торган укучыларны сүзне күчермәслек итеп язарга өйрәтегез);

  • текстта сүзен бер “т” хәрефе белән язу;

  • дәлил китергәндә, җөмлә саны янына нче кушымчасын язмау (бер уңайдан, әйтеп үтәсе килә: тексттан дәлил китергәндә, әллә никадәр җөмләне санап китәләр һәм эшләренә зыян китерәләр);

Стилистик хаталардан:

  • рус сүзләрен куллану (сүз ике телдә дә кулланыла торган сүзләр турында бармый, әйтик, басуны поле дип язу һ.б.;

    69 стр., 34179 слов

    Гариф ахунов артышлы тау буенда

    ... н васыять» 47 Н. Арсланов иҗаты 47 Г. Ахунов иҗаты 48 Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48 Хәсән − минем яшьтәшем ( ... Инша) 68 Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша) 70 Кадерле укучылар! Бүгенге көндә әдә ... Кыз агачларның, чәчәкләрнең телләрен аңлый торган булган. Ул җәен көн саен, болынга чәчәклә ... «Гөлләр инде яфрак яралар» 30 Шигырьнең үзенчәлеге 30 Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» 31 ...

  • җөмләдә сүзләрнең кабатлануы (тавтология);

Фактик хаталардан:

  • авторның исемен яки әсәрен, герой исемен бутау (мәсәлән, укучы, тырышып, өзектә күтәрелгән проблеманың тагын башка язучылар иҗатында чагылыш табуын күрсәтә башлый да хата ясап җибәрә: Г. Ибраһимовның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре һ.б.

Шулай итеп, укучы сочинениенең эчтәлеге өчен максимум — 9, грамоталылыгы өчен 10, барлыгы 19 балл җыя ала.

Сочинение язу методикасы “Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма” (авторлары Ә.Ш. Юсупова, Г.Р. Мөгъимова) китабында җентекләп аңлатылган, шунлыктан мин аңа тукталып тормыйм.

Хәзер практик рәвештә эшләп карыйк. Экспертлар укучыларның сочинение өчен куелган балларын шундый беркетмәгә теркиләр (Слайд)

Без, бергәләп, 2 укучының бер үк темага язылган эшен тикшереп карыйбыз һәм нәтиҗәсен күзаллыйбыз. (Слайд).

Имтихан эше өчен җыйган баллар түбәндәге билгеләр белән бәяләнә:

Катлаулы эшегездә уңышлар телим, хөрмәтле хезмәттәшләр!