Галиасгар Камал. . учащихся (9 класс)

Реферат

Галиасгар Галиакбар улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында ( искечә 1878 елның 25 декабрендә ) Казанда үз кул көче белән көн күрүче вак һөнәрче гаиләсендә туа . Сабый вакытын бабасында — әнисенең туган авылы Түбән Масрада ( хәзер Арча районына керә ) уздыра , алты яшендә авыл мәдрәсәсенә йөри башлый .Аннары , Казанга кайтып , “Госмания”, “ Халидия ” мәдрәсәләрендә укый. 1893 -1900 елларда шул заманның алдынгы карашлы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә , шул ук вакытта өч класслы рус мәктәбендә башлангыч белем ала .

Мәдрәсәдә укыган чакта ук әдәбият , театр сәнгате белән мавыга рус спектакльләренә йөри . “ Фауст ” китабын , Ф. Халидинең “ Рәдде бичара кызын ”ын бик яратып укый .Үзе дә . иҗат дәрте уянып , 1898 елда “ Бәхетсез егет ” ( 1 вариант ) исемле тәүге драмасын яза .Беренче уңышы белән канатланып , төрек язучысы Н. Кәмалның “ Кызганыч бала ” драмасын татарчалаштыра . Бу елларда үз чорының актуаль мәсьәләсен яктырткан “ Өч бәдбәхет ” исемле пьесасы да дөнья күрә .

“ Мөхәммәдия ” мәдрәсәсен тәмамлап , Г.Камал 1901 елда “ Мәгариф көтепханәсе ” оештыра һәм китап басу , тарату эше белән шөгыльләнә башлый . 1905 елдан татар журналистикасын булдыру – үстерү эшенә алына , газета – журналлар чыгаруны оештыра . Башта “Казан мөхбире” исемле газетада эшли , аннары 1906 елның февралендә “Азат ” газетасына күчә , аның фактик редакторы була . Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме “Азат халык ” дип үзгәртелә һәм ул бөтенләй Г. Камал редакторлыгында чыга башлый . Ләкин “Азат халык”ның гомере озын булмый : унбиш саны чыкканнан соң , ул демократик рухтагы мәкаләләре өчен патша цензурасы тарафыннан туктатыла һәм 1906 елда нашире Г. Камал хөкемгә тартыла.

Аннары ул журналист һәм публицист Һ. Максуди чыгара торган “ Йолдыз ” газетасына эшкә килә һәм биредә 1917 елның октябренә кадәр эшли . Шулай ук 1908-1909 елларда Г. Тукай белән берлектә татар телендә беренче сатирик журнал – “ Яшен”не чыгара.

Бу журналның редакторы булу өстенә , Г. Камал язучы , карикатурист-рәсем төшерүче булып та актив катнаша.”Яшен ” ябылгач, “Ялт-йолт”көлке журналында да эшен шул юнәлештә дәвам итә

Г. Камал – татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләрен баетудан тыш,”Сәйяр” труппасында артист һәм режиссер булып та эшли.Татар театр тарихында актерлар династиясен башлап җибәрә: энеләрен һәм сеңлесен сәхнәгә алып килә. Соңрак улы Әнәс тә драматург, сәләтле режиссер һәм артист булып китә.

4 стр., 1902 слов

Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

... р, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара - ... инде үзебезнең милләт вәкилләре татар телен туган телләре дип белсеннәр өчен, яшьтән милли тәрбия, милли горурлык хисе уяту ... һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалана соң? Соңгы елларда уз телләрендә иркен сейләшә торган татарларның саны арта барадыр ...

1906 елның 22 декабрендә Казанда яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль – Г. Камалның тәрҗемә әсәре “ Кызганыч бала” сәхнәләштерелә . Әдипнең якыннан катнашуы һәм практик ярдәме белән оештырылган әлеге ачык спектакль куелу көне татар мәдәнияте тарихында татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә.

Профессиональ театр туу Г. Камалны иҗатка рухландыра . 1907-1912 еллар аралыгында үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил булган әсәрләрен яза. Нигездә, ул драматургиянең ике жанрында иҗат итә. “ Бәхетсез егет ” (1907, икенче варианты), “Уйнаш”(1910, “Өч бәдбәхет ”нең үзгәртелгән варианты), “Дәҗҗал ”, “ Каенеш ”, “ Көндәш ” , “Өйләнәм – ник өйләндем ” кебек драмаларында җәмгыятьтәге әхлакый түбәнлек , кешелексезлек проблемалары яктыртыла. “Беренче театр ” , “ Бүләк өчен ” , “ Банкрот ”, “ Безнең шәһәрнең серләре ” исемле комедияләре үз чорының актуаль мәсьәләсен , тормышчан вакыйгаларын сәхнәгә күтәрү белән аерылып тора.Г.Камал үзен комик ситуация , сатирик тип тудыру остасы итеп таныта .Аның драмаларында композицион бөтенлек, халыкчанлык хас.Әсәрләр “ Сәйәр ” труппасы тарафыннан сәхнәләштерелеп, халык арасында популярлык казана.

Г.Камал театр репертуарында рус һәм дөнья классикларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп тә баета: Н. Кәмал – “ Кызганыч бала ”(1900),А.Н.Островский – “ Яшенле яңгыр ”(1914),Мольер- “Саран”(1915), “Ирексездән табиб ”(1916), “ Скапен

хәйләләре ”(1924), А.Дюма — “ Чәчәкле хатын ”(1924) һ.б. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат — кат уйналып, татар сәнгатен идея — эстетик яктан баета. Аның үсешенә уңай йогынты ясый.

Октябрь революциясеннән соң Г.Камал “ Эш ”, “ Эшче ”, “Кызыл көрәшче”газеталарында чор таләпләренә буйсынып язылган күпсанлы сәяси,сатирик шигырьләр – декламацияләр бастыра.Егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында “ Тәкый гаҗәб яки Ахыры заман ”, “ Могҗиза”, “ Ысул кадимче ”исемле сатирик комедияләр, “Хафизәләм –иркәм ”(1921-1922), “ Күзсез мастерлар ”(1930), “Өч тормыш ”(1930) исемле драмалар, кечкенә күләмле эстрада әсәрләре яза. “Хафизәләм — иркәм ” әсәре Татар академия театры сәхнәсендә1922,1949 елларда уйнала.

1923елда Г.Камалга иҗат эшенең 25 еллык бәйрәме уңае белән Хезмәт Батыры,1926 елда “Татарстанның халык драматургы”дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Галиасгар Галиакбар улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында ( искечә 1878 елның 25 декабрендә ) Казанда үз кул көче белән көн күрүче вак һөнәрче гаиләсендә туа . Сабый вакытын бабасында — әнисенең туган авылы Түбән Масрада ( хәзер Арча районына керә ) уздыра , алты яшендә авыл мәдрәсәсенә йөри башлый .Аннары , Казанга кайтып , “Госмания”, “ Халидия ” мәдрәсәләрендә укый. 1893 -1900 елларда шул заманның алдынгы карашлы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә , шул ук вакытта өч класслы рус мәктәбендә башлангыч белем ала .

Мәдрәсәдә укыган чакта ук әдәбият , театр сәнгате белән мавыга рус спектакльләренә йөри . “ Фауст ” китабын , Ф. Халидинең “ Рәдде бичара кызын ”ын бик яратып укый .Үзе дә . иҗат дәрте уянып , 1898 елда “ Бәхетсез егет ” ( 1 вариант ) исемле тәүге драмасын яза .Беренче уңышы белән канатланып , төрек язучысы Н. Кәмалның “ Кызганыч бала ” драмасын татарчалаштыра . Бу елларда үз чорының актуаль мәсьәләсен яктырткан “ Өч бәдбәхет ” исемле пьесасы да дөнья күрә .

7 стр., 3394 слов

Театр на татарском языке

... торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — профессиональ татар театр труппасының яши башлавы була. “Сәйяр ... килә. 1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан “Бичара кыз” исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела да. Бер ... на (Татарстан урамы, 8 нче йорт) шимбә саен татарның укымышлы, зыялы яшьләре җыела. Татар театры тууга, аның дөрес юнәлеш алуына Галиәсгар Камал, ...

“ Мөхәммәдия ” мәдрәсәсен тәмамлап , Г.Камал 1901 елда “ Мәгариф көтепханәсе ” оештыра һәм китап басу , тарату эше белән шөгыльләнә башлый . 1905 елдан татар журналистикасын булдыру – үстерү эшенә алына , газета – журналлар чыгаруны оештыра . Башта “Казан мөхбире” исемле газетада эшли , аннары 1906 елның февралендә “Азат ” газетасына күчә , аның фактик редакторы була . Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме “Азат халык ” дип үзгәртелә һәм ул бөтенләй Г. Камал редакторлыгында чыга башлый . Ләкин “Азат халык”ның гомере озын булмый : унбиш саны чыкканнан соң , ул демократик рухтагы мәкаләләре өчен патша цензурасы тарафыннан туктатыла һәм 1906 елда нашире Г. Камал хөкемгә тартыла.

Аннары ул журналист һәм публицист Һ. Максуди чыгара торган “ Йолдыз ” газетасына эшкә килә һәм биредә 1917 елның октябренә кадәр эшли . Шулай ук 1908-1909 елларда Г. Тукай белән берлектә татар телендә беренче сатирик журнал – “ Яшен”не чыгара.

Бу журналның редакторы булу өстенә , Г. Камал язучы , карикатурист-рәсем төшерүче булып та актив катнаша.”Яшен ” ябылгач, “Ялт-йолт”көлке журналында да эшен шул юнәлештә дәвам итә

Г. Камал – татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләрен баетудан тыш,”Сәйяр” труппасында артист һәм режиссер булып та эшли.Татар театр тарихында актерлар династиясен башлап җибәрә: энеләрен һәм сеңлесен сәхнәгә алып килә. Соңрак улы Әнәс тә драматург, сәләтле режиссер һәм артист булып китә.

1906 елның 22 декабрендә Казанда яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль – Г. Камалның тәрҗемә әсәре “ Кызганыч бала” сәхнәләштерелә . Әдипнең якыннан катнашуы һәм практик ярдәме белән оештырылган әлеге ачык спектакль куелу көне татар мәдәнияте тарихында татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә.

Профессиональ театр туу Г. Камалны иҗатка рухландыра . 1907-1912 еллар аралыгында үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил булган әсәрләрен яза. Нигездә, ул драматургиянең ике жанрында иҗат итә. “ Бәхетсез егет ” (1907, икенче варианты), “Уйнаш”(1910, “Өч бәдбәхет ”нең үзгәртелгән варианты), “Дәҗҗал ”, “ Каенеш ”, “ Көндәш ” , “Өйләнәм – ник өйләндем ” кебек драмаларында җәмгыятьтәге әхлакый түбәнлек , кешелексезлек проблемалары яктыртыла. “Беренче театр ” , “ Бүләк өчен ” , “ Банкрот ”, “ Безнең шәһәрнең серләре ” исемле комедияләре үз чорының актуаль мәсьәләсен , тормышчан вакыйгаларын сәхнәгә күтәрү белән аерылып тора.Г.Камал үзен комик ситуация , сатирик тип тудыру остасы итеп таныта .Аның драмаларында композицион бөтенлек, халыкчанлык хас.Әсәрләр “ Сәйәр ” труппасы тарафыннан сәхнәләштерелеп, халык арасында популярлык казана.

Г.Камал театр репертуарында рус һәм дөнья классикларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп тә баета: Н. Кәмал – “ Кызганыч бала ”(1900),А.Н.Островский – “ Яшенле яңгыр ”(1914),Мольер- “Саран”(1915), “Ирексездән табиб ”(1916), “ Скапен

хәйләләре ”(1924), А.Дюма — “ Чәчәкле хатын ”(1924) һ.б. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат — кат уйналып, татар сәнгатен идея — эстетик яктан баета. Аның үсешенә уңай йогынты ясый.

5 стр., 2128 слов

«Туфан Миңнуллин драмаларында милли мәсьәлә һәм халык язмышы»

... елда Щепкин исемендәге театр институтын тәмамлап, Казанга кайта, 1964 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына артист булып ... фантастика элементлары белән баетылганнары да бар. Туфан Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе ... гасырлар дәвамында формалашып килгән, халык гореф-гадәтләренең нигезен т ... тиеш. ...Татар егете Илгизәр белән рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу ...