Ел фасылының дүртесен дә яратам мин: ак тунлы салкын кышны да, чәчәкле яшел язны да, җиләкле эссе җәйне дә, алтын көзне дә. Ә иң яраткан ел фасылым, әлбәттә, алтын көз . Әйе, алтын вакыт бит ул сентябрь, октябрь айлары. Табигать нинди гүзәл! Яшел, сары, кызыл төстәге яфраклар. Бакчаларда алмалар, яшелчәләр, бәрәңге җыяр чак. Көндез күктә кояш, җылы була. Көзен агачларда яфраклар саргая, аннары коела башлый. Күкне болытлар каплый. Көзнең беренче аенда урманнарда гөмбәләр, чикләвекләр өлгерә. Сентябрьдә уку йортларында укулар башлана. Көзен салкын җил исә, томанлы, салкын юеш була. Беренче салкын яңгырлар да ява башлый, ләкин матур, җылы көннәр дә була. Бу көннәр «әбиләр чуагы» дип атала. Көз көне көннәр кысакара, салкыная. Беренче кар ноябрьдә ява инде.
Кыш — елның иң салкын вакыты. Декабрь, гыйнвар, февраль — кыш айлары. Кыш көне кар ява, буран чыга, җир ап-ак кар астында кала. Юлларда еш бозлавык була. Елгалар боз астында калалар. Кыш көне көннәр кыска һәм бик салкын була. Салкын җилләр исә, көчле бураннар була. Агачларны ак бәс каплый. Табигать йоклый, күчмә кошлар җылы якларга очып китәләр. Кыш көне Яңа ел бәйрәмен каршылыйбыз. Спорт сөючеләр чаңгыда, тимераякта шуалар.
Яз март аеннан башлана. Көннәр озыная, төннәр кыскара башлый, беренче яңгырлар ява. Көндез күктә кояш елмая, җирне җылыта. Урамда саф, җылы һава, кар эри, гөрләвекләр ага. Елгаларда һәм күлләрдә бозлар эри. Җылы яктан күчмә кошлар очып кайталар. Урманнарда хайваннар уяна, алар кышкы туннарын салалар. Апрельдә беренче язгы чәчәкләр күренә башлый. Агачлар яфрак яра, алмагач, шомырт һәм чия чәчәк ата. Бөтен җир — болыннар, кырлар, урамнар, бакчалар яшелләнә, матурая. Яз көне бик рәхәт. 8нче мартта Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен уздырабыз.
Һәр ел фасылы үзенчә матур. Җәй — елның иң эссе вакыты. Җәен җылы кояш нурлары җирне иркәлиләр. Җәй көне табигать бик матур була. Бакчаларда җиләкләр пешәләр, яшелчәләр үсә. Болыннарда хуш исле чәчәкләр үсәләр. Бөтен тирә-юнь чәчәккә күмелә. Миңа җәйге гүзәллек, җәйге муллык ошый. Җәен эссе, ягыр ява, кояш кыздыра.
Уку йортларында укулар тәмамлана, каникуллар башлана. Укучылар авылларга, лагерьларга ял итәргә китәләр. Халыкның иң зур бәйрәме – Сабан туе июнь аенда үткәрелә. Җәй көне без рәхәтләнеп ял итәбез, елгада су коенабыз, кояшта кызынабыз, дуслар белән җиләккә, гөмбәгә йөрибез. Шуңа күрә һәр җәйне сагынып көтәбез.
Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...
... нисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия язылышалар. Башта — уллары, со ... р абыйсы шигырь ятлый башласа, Фәрит аңардан алдарак отып ала. Ә беренче сыйныфка кергәндә чатнатып укый да, яза да белә. Әтиләре ... р абыйсы шигырь ятлый башласа, Фәрит аңардан алдарак отып ала. Ә беренче сыйныфка кергәндә чатнатып укый да, яза да белә. Әтиләре ...
Ашханәдә
Беркөнне без әни белән ашханәгә кердек. Бу ашханәгә без еш керәбез, анда бик тәмле пешерәләр. Ул бездән ерак урнашмаган.
Ашханәдә төрле ризыклар бар. Беренчегә токмачлы аш, кәбестәле аш, чөгендерле аш бирәләр иде. Әни кәбестәле аш алды, чөнки ул токмачлы аш яратмый. Ә мин чөгендерле аш алдым. Икенчегә пылау, бәрәңге боламыгы белән кыздырылган тавык, карабодай боткасы белән ит, пилмән, токмач белән пешкән балык бар иде. Без икебез дә бәрәңге боламыгы белән кыздырылган тавык алдык. Әни үзенә кишер салаты, ә мин каймаклы кыяр белән помидор салаты алдым. Беренче һәм икенче ашлардан соң без баллы чәй эчтек.
Әфлисун һәм алма согы сатып алдык. Өйдә безгә барыбер ашарга пешерергә кирәк, чөнки сәгать җидедә әти эштән кайта.
Витаминнар
Кеше организмына витаминнар кирәк. (“Вита” латинча – “тормыш”).
Организмда витаминнар аз булса, кеше авырый. Хәзер 30га якын витамин билгеле. А витамины үсү өчен кирәк. Ул күзнең яхшы күрүенә булыша. В витаминнары нерв системасын ныгыта, баш мие эшчәнлеге өчен кирәк. С витамины тешләр өчен кирәк, бу витамин җитмәсә, кеше зәңгелә (цынга) белән авырый. Д витамины сөяк ясалуга булыша.
Витаминнар яшелчәдә, җиләк-җимештә бик күп. А витамины кишердә, миләштә күп. В витаминына борыч, борчак, Пекин кәбестәсе бай. Ә С витамины нәрсәдә? Ул суганда, сарымсакта, шалканда, кәбестәдә, бәрәңгедә, борычта, карлыганда, җиләктә, лимонда, әфлисунда.
Д витамины кояш нурлары ярдәмендә барлыкка килә.
Витаминнардан башка яшелчә, җиләк-җимеш минераль тозларга, микроэлементларга бай. Алмада Fe , бәрәңгедә К , бананда Са бар. Ә томатта барлык тозлар да, витаминнар да бар, аны “поливитамин” диләр. Һәр яшелчәдә һәм җиләк-җимештә дә барлык витаминнар да бар. Шуңа күрә күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Бакчаларыбызда алма, чия, җиләкләр, яшелчәләр, бәрәңге үстерәбез. Җәй көне яшелчә үстерергә, көзен аны җыярга булышабыз, чөнки яшелчә – витамин чыганагы.
Ныгыта – укрепляет
Баш мие – головной мозг
Эшчәнлек – работоспособность, деятельность
Җитмәсә – если не хватает
Сөяк – кость
Нурлар – лучи
Чыганак – источник
[Электронный ресурс]//URL: https://liarte.ru/esse/min-ellar-uzgach-kyina-ul-vakyittagyi-metrushkenen/
Барлыкка килә – образуется