«Моя семья — моя опора»

Сочинение

Моя семья — моя опора

Минең ғаиләм-

минең терәгем

Автор: Галлямов Вадим ученик 4 класса муниципального

общеобразовательного бюджетного учреждения основной

общеобразовательной школы села Староиликово муниципального

района Благовещенский район Республики Башкортостан

Учитель: Мухаметкулова Эльвера Сагитовна – учитель начальных классов

муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения основной

общеобразовательной школы села Староиликово муниципального района

Благовещенский район Республики Башкортостан

Автор: Башҡортостан Республикаһы Благовещен районы муниципаль

районы Иҫке Илек ауылының төп дөйөм белем биреү мәктәбенең

муниципаль бюджет мәғариф учреждениеһының 4 синыф уҡыусыһы

Ғәлләмов Вадим

Уҡытыусы:

районы Иҫке Илек ауылының төп дөйөм белем биреү мәктәбенең

муниципаль бюджет мәғариф учреждениеһының башланғыс синыф

уҡытыусыһы Мөхәмәтҡолова Эльвера Сәғит ҡыҙы

Минем гаиләм – минем терәгем

Инша

Бу ел республикабызда Гаилә елы дип игълан ителде. Минем гаиләм – минем терәгем. Тигез гаиләдә әти-әнием, нәнәй-картатай янәшәсендә яшәгәнгә мин үземне бик бәхетле бала дип саныйм.

Без гаиләбез белән Благовещен районы Иске Илек авылында яшибез. Безнең гаиләдә 7 кеше.

Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.

Мин Вадим. Иске Илек урта мәктәбенең 4 класс укучысы. Характерым басынкы, тырыш. Футбол уйнарга, чаңгыда йөрергә яратам. Машина, трактор йөретә алам. Тизрәк 18 яшем тулса, права алыр идем. Техника белән кызыксынам.

Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер. Әни үзенең назын бирсә, әти һәр яктан терәк булып тора. Әнием Зөлфия инде дистә елдан артык элемтә бүлегендә эшли. Эшен бик яратып башкара. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әннә”, «әни» сүзе белән ачылган. Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. Әнием мине һәр кичне назлап йоклата, ә иртән «улым» диеп сөеп уята. Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.

6 стр., 2678 слов

Лефортово (район Москвы)

... 40 автобусов для обеспечения «дороги жизни» до блокадного Ленинграда. [3] Калининский район муниципальный округ Лефортово 2. Население источник не указан 296 дней [Электронный ресурс]//URL: https://liarte.ru/referat/hramyi- ... Салтыкова моста, построенная в 1819 году[14] . Также есть несколько часовен и храмов при госпиталях[15] . Основное здание госпиталя имени Бурденко, сохранившееся до наших ...

Минем әтием дә бик яхшы, олы җанлы, әйбәт әти. Әтием мәктәптә оператор булып эшли. Әнием белән 23 ел бергә яшиләр. Әтием әниемне яратып гел генә матур сүзләр белән эндәшә. Минем әтием кебек әтиләр юк кебек миңа. Әтием беркайчан да авырмасын, гел шундый әйбәт, игътибарлы, ягымлы әти булып калсын. Мин әтиемне бик яратам.

Апам Эльвина Уфа нефть техникумын тәмамлап, башкалабызда эшләп йөри. Ул ял саен төп өйгә кайтып йөри. Ул кайтса мин бик шатланам. Абыем Рөстәм Уфа авиация институтын тәмамлап бүгенге көндә армия сафларында. Мин аның белән горурланам. Мин дә үскәч Ватан алдындагы бурычымны үтәргә әзермен. Шуның өчен тырышып укыйм, физкультура белән шөгелләнәм. Безнең гаиләдә нәнәй белән картатай да бар. Алар олы буын кешеләре. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Безне карап үстерешкәннәр. Әле дә алар тик тормыйлар. Картатай җәй көннәрендә бал кортлары белән мәш килә. Умартачылык, безнеңчә, ул – сәламәтлек! Җылы һәм тыныч һава торышы булганда, бигрәк тә кичтән, авыр эш көненнән соң, бал корты оялары кырыенда булу бик рәхәт. Һәм, минемчә, без бөтенебез дә бал яратабыз. Балдан башка баллырак нәрсә юктыр! Картатай шулай ук балта остасы. Аның бизәкләп эшләгән эшләре безнең өйне ямьләп тора. Нәнәй кул остасы. Бәйләргә, чигәргә ярата ул.

Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Бигрәк тә мин, бергәләп эшләгән эшләрне яратам. Мондый чаклар күбрәк җәй көне була. Печәнгә бергә йөрибез, бакчалардагы эшләрне күмәкләп башкарабыз.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм.Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.

Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да, абыемны бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, улым, дип әйтә минем нәнәй. Мин үземнең гаиләм турында кыю итеп әйтә алам: минем гаиләм-минем терәгем һәм аны җимерергә беркемнең дә хакы юк.