Габделҗәббар Кандалыйның “Сахибҗәмал” поэмасын өйрәнү (10 сыйныф)

Реферат

Дәреснең темасы:, Габделҗәббар Кандалыйның “Сахибҗәмал” поэмасын өйрәнү.

(X нчы сыйныф)

Дәреснең максаты:

  1. Г.Кандалыйның тормыш юлы турында искә төшерү. “Сахибҗәмал” поәмасын анализлау.

  2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Поэманың үзенчәлекләрен күрә белергә өйрәтү. Чагыштыру, анализлау аша иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Поэма анализлау күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Хатын – кызга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Укучыларда бер – берсен ихтирам итү хисе тәрбияләүгә йогынты ясау.

Дәресне җиһазлау:

Г.Кандалый портреты; сүзләр язылган карточкалар; биремле карточкалар., Дәрескә материал:

  1. Әдәбият (XX йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты): X сыйныф дәреслеге / М.Хәсәнов, А.Әхмәдуллин. – 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 375 б.

  2. Гарәп – фарсы сүзлеге / А.Г. Ахмадуллин, Г.Х. Әхәтов. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1995. – 405 б.

Дәрестә кулланылган ысул һәм алымнар:

1.Әңгәмә.

1.Поэманы мөстәкыйл ь уку.

2.Поэмага якын сөйләү.

2. Поэманы бәяләү.

3.Сәнгат ь ле уку.

3.Инша язу.

4.Поэма буенча иҗади биремнәр эшләү.

4.Сорауларга җавап бирү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру – мотивлаштыру.

  1. Исәнләшү.

  2. Уңай психологик халәт тудыру.

  3. Дәреснең максаты белән танышу.

  1. Өй эшен тикшерү.

  1. Г.Кандалыйның биографиясе буенча сорауларга җавап бирү.

  1. Белемнәрне актуал ь ләштерү.

  1. Г.Кандалыйның тормыш юлы турында белемнәрне кабатлау (реферат).

  2. Аның иҗат эшчәнлеге турында сөйләү (реферат).

  1. Яңа белем – күнекмәләрне формалаштыру.

  1. Сүзлек өстендә эш.

  2. Поэманың язылу тарихы, чорга характеристика.

  3. Поэманың эчтәлеген сөйләү.

  4. Сюңет элементларын ачыклау.

  5. Төп образарга характеристика бирү.

  1. Белемнәрне ныгыту.

  1. Автор пози циясен ачыклау.

  2. Эчке компози ция.

  3. Поэмага чагыштырмача анализ ясау(табли ца).

  4. Поэманы б әяләү.

  5. Тәрбия максаты буенча әңгәмә үткәрү.

  1. Йомгаклау (рефлек ц ия).

  1. Укучыларның поэмага мөнәсәбәте.

  1. Өй эше бирү.

  1. Татар поэзиясе үсешендә Г.Кандалый иҗатының әһәмияте” турында инша язарга.

  1. Билге кую.

План – конспект., Дәрес барышы.

  1. Оештыру – мотивлаштыру.

  1. Исәнләшү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәлләрегез ничек?

Укучы: Исәнмесез! Яхшы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Укучылар, китап – дәфтәрләрегезне алыгыз. Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез.

  1. Дәреснең максаты белән танышу.

Укытучы: Без бүген сезнең белән Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерәбез. Шулай ук, “Сахибҗәмал” поэмасын анализлыйбыз.

  1. Өй эшен тикшерү.

  1. Г.Кандалыйның биографиясе буенча сорауларга җавап бирү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә сезгә өй эше итеп Г.Кандалыйның тормыш юлын һәм иҗатын укып килергә бирелгән иде.

Хәзер сорауларга җавап бирәбез:

  1. Г. Кандалый кайчан туган? (Г.Кандалый 1797 елда туган).

  2. Г. Кандалыйның туган җире кайсы өлкә? (Аның туган җире Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылы).

  3. Г. Кандалый башлангыч белемен кемнән ала? (Үзенең туган авылында әтисенең мәдрәсәсендә укып ала).

  4. Иҗаты өчен төп чыганаклар булып ниләр тора? (Бәетләр, җырлар, мәкал ь ләр, әйтемнәр).

5. Мәдрәсәдә ниниди дисциплина укыта?

6. Иҗатының башлангыч чорында язган әсәрләре нинди?

7. Г.Кандалый ничә яшендә һәм кайсы елны вафат була?

III. Белемнәрне актуал ь ләштерү.

  1. Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау(реферат).

Укытучы: Укучылар, булдырдыгыз! Сорауларга җавап бирелде. Хәзер, өйгә эш итеп бирелгән рефератларны тыңлыйбыз.

Укучы: Рефератның темасы “Г.Кандалыйның тормыш юлы”.

Г.Кандалый 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе билгеле.

Габделҗаббар башта үз авылында әтисеннән укый. Аннары ул Мораса, Кизләү, Кышкар, Оры һ.б. кайбер мәдрәсәләрдә укый.

Козу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында югары фикердә торган, узенең иреген югары бәяләгән егет була. Туры сүзне кемнең кем булуына карамастан кистереп әйтүчән була. Шуңа күрә ул иске фикерле мулла һәм ишаннар белән тыныша алмаган. Кайбер мәдрәсәләрне үзе ташлап киткән, кайберләреннән куып чыгаралар.

Шулай да табигый сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә ул күп нәрсәне үзе үзләштерә. Мәдрәсәдә алган белемен, гарәп, фарсы телләренә осталыгын күреп аны шәкертләргә дәрес бирергә куялар. Тел белүе көнчыгыш әдәбияты белән танышуга да юл ачкан. Классик төрки әдәбиятны, «Кыйссаи Йосыф», «Кыйссаи Сәйфелмөлек» әсәрләрен яратып укыган. Алардагы образларны үз иҗатында яратып кулланган.

Авыл тормышы, халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныш була. Аларны җыя, шулар үрнәгендә үзе дә шигырьләр яза.

Г. Кандалый иҗаты өчен төп чыганаклар – классик язма поэзия һәм халыкның үз иҗат чишмәсе була (бәетләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр).

Рус, чуваш, мордва халыклары белән аралаша. Телләрен белә.

1824 елда үз авылына кайтып муллалык итә башлый. Игенчелек, бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Табигать кочагында йөрергә ярата.

Байлар, түрәләр, иске фикерле муллалар белән тыныша алмаган. Дошманнары күп булган. Бигрәк тә, әтисе үлгәч, аның дошманнары тагын да кыюланалар, 1841нче елда аны муллалыгыннан алалар. Әмма авылда шагыйрь яклы кешеләр дә күп була. 1843нче елда анны кабат мулла итәләр. Ул 1860нчы елның май аенда 63 яшендә вафат була. Соңгы елларда аның каберенә зур гранит таш куелды.

Укытучы: Яхшы. Г.Кандалыйның тормыш юлы турында сөйләнгәннән нәтиҗә ясадык.

  1. Иҗат эшчәнлеге турында сөйләү (реферат).

Укытучы: Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатладык. Ә хәзер иҗат эшчәнлеге турында икенче рефератны тыңлыйк.

Укучы: Минем рефератның темасы “Г.Кандалыйның иҗат эшчәнлеге”.

Иҗат эшчәнлеге шәкертлек чорында башлана.

«Рисаләи-л-иршад» — «Тугры юлга күндерүче китап». Бу поэма кереш, 28 бүлектән һәм йомгак рәвешендәге «мөнәҗәттән» тора.

а) Кереш «вәгазьләр бабы» белән башлана, нәрсәнең яхшы нәрсәнең начар икәнлеген аңлау өчен гыйлемле булырга кирәклеген төшендерә.

Гыйлемле булып бәхеткә ирешеп була ди.

б) Бүлекләр үгет-нәсыйхәт бирүдән тора:

1) сабыйларга үгет-нәсыйхәт

2) яшьләргә үгет-нәсыйхәт

3) кызларга нәсыйхәт

4) сөйләм культурасы хакында

5-8) ирләргә һәм хатыннарга вәгазьләр; изге эш-гамәлләр булдырырга кирәк ди.

в) Ахырда «мөнәҗәт» бирелә. Анда җәмгыятьтәге реаль тәртипләргә, гаделсезлеккә ризасызлыгын белдерә.

Поэмада дөнья һәм ахирәт хәлләре бергә үрелә, дини дидактика дөньяви рух белән үрелеп бирелә.

  • «Ибраһим Әдһәм кыйссасы».

Ибраһим Әдһәмне автор үз-үзен хакимнәрдән бәйсез хис итүче, иманында нык торучы һәм хикмәт иясе итеп тасвирлый. Үзе белән булган хәлләргә туры килә.

Алга таба да аның иҗатында үзе күзәткән күренешләрне реаль сурәтләү киң чагылыш таба. Аның кулланган тел-сурәтләү чараларында күренә. Ул фразеологизмнарга бай халыкчан телгә күчә.

«Мулла белән абыстай» шигыре

Татар халкының укымышлы катлавын руханилар, муллалар тәшкил иткән. Күпчелеге белем һәм халыкка тәрбия бирү юлында зур тырышлык куйганнар. Аларның аң – белем таратудагы фидакарь эшчәнлеге күтәрелеп-оешып килүче татар мәгърифәтчелегенең бер үзенчәлеге булып тора. Шул ук вакытта муллалыкны кәсепкә әверелдергән, көнем өчен дип

яшәүче руханилар да булган. Габделҗаббар аларны күзәтә, үзенең шигырьләрендә тормышчан детальләр белән сүрәтли.

Бу шигырь шушы чор татар поэзиясе өчен күренекле яңалык була. Кулдан – кулга, телдән – телгә күчеп, халык арасында киң тарала.

Нәтиҗә ясау.

Яшь шагыйрь өчен, әлбәттә, нәтиҗәсе булмый калмый. Аны мәдрәсәдән куалар. Ул уйлана, борчыла, ләкин аның хисләре кайнарлана бара, иске тәртипләр һәм фанатизмга карата ялкынлы протест тойгысы дөрләп кабына. Ул борынгы тәртипләргә, надан фанатикларга буйсынмавын, мөстәкыйль бәйсез ихтыяр көчен күрсәтә. Үзенең кешелек кыйммәтен тойган, шәхес буларак уянган яшь кеше, горур кыяфәттә калып, һич тә күңелен төшерми, иҗат дәрте белән яна.

Укытучы: Сөйләдең, яхшы. Г.Кандалыйның башлангыч чорда иҗат ителгән поэма, шигырьләрен кабатлап үттек. Ә хәзер, бүгенге төп темага күчәбез.

  1. Яңа белем – күнекмәләрне формалаштыру.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Укытучы: Балалар, поэма буенча сүзлек белән танышыйк. Таныш булмаган сүзләрне сүзлектән карап, дәфтәрләргә язып алыйк.

Менә

  1. Җәмалың – иске гарәп сүзе; матурлык, гүзәллек мәгънәсендә . (Гарәп – фарсы сүзлеге – 234 бит).

  2. Гозре кәмал иттем – иске гарәп сүзе; үтенеч сүзе әйттем дигәнне аңлата. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 195 бит).

  3. Йирле – диалектологик сүз; нык нигезле дигәнне, ягъни җирле мәгънәсендә. (Диалектологик сүзлектән – 203 бит).

  4. Кәсрәт – гарәп – фарсы сүзе; артык, бик көчле мәгънәсендә. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 265 бит).

  5. Нәгяһ – гарәп – фарсы сүзе; кинәт, кайчак дигәнне аңлата. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 349 бит).

  6. Катларына – иске гарәп сүзе; яннарына бару, яннарында булу мәгънәсендә. (Гарәп – фарсы сүзлеге – 403 бит).

Сүзләрне яздык.

  1. Поэманың язылу тарихы, чорга характеристика.

Укытучы: “Сахибҗәмал” поэмасы өйдә укырга бирелгән иде. Башта, поэманың язылу тарихын искә төшерик.

1 нче укучы:

Поэма XIX йөзнең уртасы, ягъни 1850 нче елда языла. Поэманың язылу тарихы турында сөйләгәндә, шуны онытасы түгел:

  • Беренчедән, Г. Кандалыйның әтисе 1840 елда вафат була. Аның әтисе вафат булганнан соң дошманнары арта. Аны 1841 нче елда муллалыгыннан алалар. Ул кешеләрдән начар сүзләр ишетеп яши. Кешеләр кискен карашлы була.

2 нче укучы:

  • Икенчедән, 1849 елда шагыйрьгә яңа хәсрәт килә: улы Сәдретдин 25 елга солдат хезмәтенә алына, шагыйрь моны бик тирән кичерә. Улы белән гомере буе шигырьләр, хатлар языша.

3 нче укучы:

  • Өченчедән, шагыйрьнең гаилә тормышы да уңай гына бармаган. Укуын тәмамлап, авылга кайткач, ул Гөлстан исемле кызга өйләнә. Әмма, өйләнгәч – үкенә, хәл үзгәрә. Борнай авылы Фәрхисөрүргә шагыйрь 3 ел буе шигъри хатлар яза. Ләкин, Фәрхисөрүр Рәҗәп авылы егетенә кияүгә чыга.

Укытучы: Димәк, шагыйрьнең соңгы еллары авыр үтә: улыннан аерылу, дошманнары белән өзлексез каршылыклар, мәдрәсәдән куылу, гаиләсендәге үзгәрешләр аның күңелендә тирән эз калдыра. Болар барысы да, шагыйрьнең “Сахибҗәмал” поэмасында ачылыш таба.

чорга характеристика

Укучы: XVIII йөзнең ахыры – XIX йөзнең яртысы – шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорга туры килә. Бу еллар, шагыйрь өчен бик авыр, хәсрәтле була. Ул конкрет тормыш мисалы нигезендә, көнкүрештәге мөнәсәбәтләрне дә раслый. Шулар хакында үзенең шигырьләрен, поэмаларын иҗат итә.

Укытучы: Яхшы. Поэманың язылу тарихын, чорга характеристиканы өйрәндек.

  1. Поэманың эчтәлеген сөйләү.

Укытучы: Ә хәзер сез, “Сахибҗамал” поэмасының эчтәлеген сөйләгез.

Укучы: Сахибҗәмал – Парау авылының умартачы Сәйфетдин кызы. Ул бик матур, чибәр була. Аңа мелла гашыйк була һәм көн саен хатлар яза. Мелла Сахибҗәмалны үзенә хатынлыкка чакыра. Мин сине хөрмәтләп, яратып торам дип яза. Кыз меллага кияүгә бармый. Егет кызны кисәтә, ялгышлык ясап кияүгә надан иргә чыкма ди. Ләкин, кыз мелланың сүзләренә колак салмый. Кыз бик күп авылдагы егетләрнең йөрәген яндыра. Аннары, әтисе кызын үз авылларындагы надан тол ир – Пәскәгә хатынлыкка бирә. Сахибҗәмалның андагы тормышы авыр була. Чөнки, ире бик начар холыклы кеше була. Ул кызны тилмертеп, кыйнап яши торган була. Беренче баласы Ногман тугач озак та үтмәстән, Сахибҗәмал 25 яшьтә дөнья куя.

  1. Сю ж ет элементларын ачыклау.

Укытучы: Яхшы. Поэманың эчтәлеген тыңладык. Балалар, хәзер поэмада чагылыш тапкан проблема һәм аның чишелеше хакында сөйләшәбез.

Укучы: “Сахибҗәмал” поэмасы күләме ягыннан озын, җитди проблемалы, сюжетлы әсәр. Бу поэмада җитди проблема буларак – хатын – кызны кимсетү, аны рәнҗетү тора.

  • .. Ире бик әшәке аның, елан кебек ул агулы,

Газаплады, динсез булып – хатынын ул бик хурлады.

Көне – төне дә сугышты, хатынына кушамат кушты…” (Цитата).

Автор идеясе буенча төп проблеманы чишү, — Сахибҗәмал укымышлы муллага, ягъни авторның үзенә кияүгә чыгарга тиеш. –

  • .. Әгәр дә муллага барсаң,

Синең урының булыр түрдә,

Күреп дөньда күп файда, —

Кыямәттә ки һәм гүрдә…” (Цитата).

Укытучы: Дөрес. Шулай ук поэманың экспозициясен, төенләнешен, кульминацион ноктасын ачыклыйк.

1 нче укучы:

Экспози

Сиңа җаным, дога итеп,

Сәлам әйтәм.

Сәламнәрне сиңа җаным –

Үтенеч сүзе әйтеп язам”… (Цитата).

2 нче укучы:

Төенләнеш:

Языйм микән, җитәр микән?

Шушы кайгы бетәр микән?

Шушы кайгы, шушы хәсрәт

Күңелләрдән китәр микән?” (Цитата).

3 нче укучы:

Кул

  1. Төп образарга характеристика бирү.

Укытучы: Балалар, хәзер төп образларга характеристика бирәбез.

1 нче укучы:

2 нче укучы:

3 нче укучы:

4 нче укучы:

Саба җиле

Җил киң сахраларда, далаларда, чүлләрдә исеп, авторның уй – хисләрен чуалап йөрүче.

5 нче укучы:

6 нчы укучы:

Укытучы: Яхшы. Булдырдыгыз. Хәзер автор пози ц иясен ачыклыйк.

  1. Белемнәрне ныгыту.

  1. Автор пози циясен ачыклау.

Укучы: Автор үзе икенче төп герой буларак күренә. Яг ъ ни, ул лирик герой образында. Автор, — уй – хисләрен һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүче. Димәк, поэмада ул шагыйрь үзе.

И алтыным, тыңласаң иде:

Сүзем кабул итсәң иде?!

Шулай тилмереп яшәгәнче

Бүтән ярга барсаң иде!?”… ( Ц итата).

  1. Эчке компози ция.

Укытучы: Балалар, автор позициясен ачыкладык, ә хәзер эчке композиция белән танышыйк. Сез поэмада монолог , яисә эллепсис чагылышын укып китә аласызмы? Алар поэманың кайсы өлешендә бирелә?

Хәзер мин сезгә бу сүзләрнең аңлатмасын бирәм.

Монолог – автор сөйләме, берлек санда башкарыла. Ягъни, сөйләүче үз – үзе белән һәм башка кеше тарафыннан җавапсыз булу формасында бирелә.

Эллипсис —

Хәзер сез поэмадан шушы эчке компози

Укучы: “Сахибҗәмал” поэмасы башыннан ахырына кадәр монолог формасында язылган. Поэмада авторның сүзләренә җавап бирүче юк.

Ки яза алмый турыдан;

Янә бәг ъ рем, сула йөзем

Авырлыклардан, кайгыдан ”. ( Ц итата).

Шулай ук, поэмада эллипсис формасы да чагылыш таба.

  • .. “Көне – төне кулың эштә,

Үзең зур, каты тел – тештә,

Рәхәт күрәлми бер тәштә

Тыныч йокларга тансыкка…”. ( Ц итата).

  1. Поэмага чагыштырмача анализ ясау(табли ца).

Укытучы: Дөрес. Балалар, ә хәзер без сезнең белән поэмага чагыштырмача анализ ясыйсыз. Без “Сахибҗәмал” поэмасы белән “Мулла белән абыстай” шигырен чагыштырабыз.

Укучы:

Табли ц а.

Монолог рәвешендә язылган. –

Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер,

Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер …”

Диалог рәвешендә язылган. –

Агайга син тавыш бирдең:

Икәү бергә йөреп ашка,

Гомергә көлкегә калдың.”

Образлар

Сахибҗәмал;

Лирик герой.

Мулла;

Абыстай.

Тел – стил ь чаралары

Поэманың теле аңлаешлы, ул гарәп – фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган язма телдән – гомүмхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады.

Гарәп – фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган шигырь.

Сю ж ет элементлары

Экспози ц ия:

Сиңа җаным, дога итеп, Сәлам әйтәм.

Сәламнәрне сиңа җаным – Үтенеч сүзе әйтеп язам”…

Төенләнеш:

Языйм микән, җитәр микән?

Шушы кайгы бетәр микән? Шушы кайгы, шушы хәсрәт Күңелләрдән китәр микән?”

Экспози ц ия:

Тотынышып кулың кулга,

Үзең кергән сары туңга,

Кая киттең болай, хәзрәт,

Абыстайны салып уңга?”

Төенләнеш:

Агайга син тавыш бирдең:

Икәү бергә йөреп ашка,

Гомергә көлкегә калдың.”

Автор пози ц иясе

Автор үзе икенче төп герой буларак билгеле. Ул поэмада Лирик герой образында.

Бу шигыйрьдә автор мулла һәм абыстай сөйләшүләрен яза. Үзе конкрет образ буларак катнашмый.

  1. Поэманы б әяләү.

Укытучы: Балалар, хәзер поэмага бәя бирәбез. Кайсыгыз поэманы бәяли?

Укучы: Поэманың теле аңлаешлы, ул гарәп – фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган язма телдән – гомүмхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады. Авторның хикәяләве сагыну һәм үтенү булып укучыга җиңел аңлашыла.

Укытучы: Яхшы. Ә кайсыгыз поэмада урын алган хатын – кыз мәсьәләсен бәяләп китә?

Укучы: Шагыйрь хатын – кызларның эчке һәм тышкы матурлыгын, гүзәллеген һәр яктан тулы сүрәтләп бирергә омтыла. Аларга булган соклануын бөтен йөрәге белән бирелеп тасвирлый. Халык поэтикасы һәм ритмикасы алымнарын куллана. Автор борынгы чордагы романтик мәхәббәт поэмаларына мөрәҗәгать итсә дә, үз заманының реаль тормыш картиналарын сүрәтләве белән аерылып тора. Поэма тради ц ия белән яңалыкны янәшә куеп язылган әсәр.

  1. Тәрбия максаты буенча әңгәмә үткәрү.

Укытучы: Балалар, яхшы, поэмага бәя бирдек, ә хәзер без сезнең белән әңгәмә үткәрербез.

Укытучы: Балалар, тәрбияле кеше кем ул? (Кешеләрнең бер – берсенә яхшы караш – мөнәсәбәтле, кешеләрне хөрмәт итүче кеше тәрбияле була).

Укытучы: Балалар, поэмада нинди проблема күтәрелә? (Хатын – кызга карата кырыс булу проюлемасы күтәрелә).

Укытучы: Хатын – кызга карата мөнәсәбәт хәзерге вакытта үзгәрдеме?

  1. Йомгаклау (рефлек ц ия).

  1. Укучыларның поэмага мөнәсәбәте.

Укытучы: Балалар, “Сахибҗәмал” поэмасы жанры ягыннан нинди әсәр?

Укытучы: Поэма дип нинди әсәрләр атала? (Сюжетлы, күләме ягыннан озын, нинди дә булса җитди проблемага багышланган тезмә әсәр поэма дип атала).

Укытучы: Балалар, сезнең поэмага карата нинди мөнәсәбәт хисләре барлыкка килде? (Минемчә, бик яхшы, матур, җитди поэма. Чөнки, бу поэма буенча, хатын – кызны – шәхес итеп күрергә кирәк дигән бурыч бар. Г. Кандалый хатын – кызларның тормышта инсафлы, бәхетле ана булуларын күрергә тели һәм шуны ук, поэманы укучылардан да тели).

  1. Өй эше бирү.

  1. Татар поэзиясе үсешендә Г.Кандалый иҗатының әһәмияте” турында инша язарга.

  1. Билге кую.

Укытучы : Укучылар, булдырдыгыз! Дәрескә барыгызда әзерләнеп килгәнсез. Мин сезнең белән горурланам. Сезгә хәзер тиешле билгеләр куям. Өй эшләрегез бирелде. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Укучы: Саубуллашу!