«Я — учитель» на татарском языке

Эссе

Т атарстан Р еспубликасы Минзәлә му ниципаль районы

Урыс урта гомуми

Мин — укытучы

(Эссе)

Төзеде: Габдуллина Әнисә Өлфәт кызы,

I

башлангыч сыйныф укытучысы

2015

Бу дөньяга без килгәнбез икән,

Юкка түгел, юкка түгелдер…

Наҗар Нәҗми.

Бер кеше дә бу тормышка юкка гына килми. Һәркем үзенең миссиясен үтәргә тиеш.Үз юлын таба алган очракта гына, кеше бәхетле була. Мин үземнең дөрес юлдан баруымны тоям. Укытучы хезмәтенә мин очраклы гына килеп эләкмәдем: кечкенәдән үк дус кызларым белән укытучылы уйнарга ярата идек. Бу уенны шулкадәр яратып уйнадык, бар кешедән качып уйнавыбызга карамастан, берәрсе килеп чыгып уеныбызны бозса, кәефебез китә иде. Безнең “сыйныф журналы” да, мәктәп өчен кирәк булган башка әсбаплар да алдан хәстәрләнеп куела иде.

Үз һөнәремне табуыма мин чиксез шат. Менә егерме алты ел укытучы булып эшлим. Узган юлларымны, яшәгән елларымны мин чылбыр белән чагыштырыр идем. Иң кечкенә ара — кыюсыз гына мәктәп ишеген ачып кереп, укытучы булып эшли башлаган елым булыр. Хезмәт юлым 1988 нче елда Татар Мөшеге урта мәктәбендә башланды. Ул мәктәптә озак эшләргә туры килмәде, Урыс авылына башлангыч сыйныфлар укытырга кайттым. 1989 нчы елда башлангыч мәктәп урта мәктәпкә әйләнгәч тә, бик теләп шунда калдым. Аннан соңгы буыннар бераз озынаеп, шомарыбрак күренер иде. Елга ел охшамаган кебек, бу буыннар да төрле булыр иде. Укытучының бит бик актив чорлары да,уйга чумган, идея эзләгән, үз-үзе өстендә эшләгән еллары да була. Укытучы һөнәре шундый: ул башларны күккә тигерердәй куанычлы мизгелләрдән дә һәм борчу-мәшәкатьле йокысыз төннәрдән дә тора. Бу һөнәрне мин җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... Фәрит. Барча укытучы хәйран кала. Үзен гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, ... ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче ... әнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри ... ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче ...

Чын укытучы нинди була соң? Минемчә, нинди генә гыйлемгә ия булма, әгәр балаларны яратмыйсың икән, син беркайчан да чын укытучы түгел. Балалардан үзеңне бик өстен тоеп, масаеп, тәкәбберләнеп сөйләшү дә сине алардан ерагайта гына. Ә инде балага тавыш күтәрү — ул укытучының көчсезлеге, дип саныйм мин. Янәшәдә торган кешеләр үзара кычкырыша икән, бу вакытта аларның йөрәкләре ераклашкан була, диләр. Балага тавыш күтәргән укытучы белән бала арасында да зур упкын пәйда була. Бу мохиттә укыту – тәрбия эшен алып бару турында сүз урынсыз. Бала белгәнен дә әйтеп бирә алмаячак. Без һәр балага шәхес итеп карарга тиеш. Тавыш күтәрүдән, бала шәхесен кимсетердәй сүзләр әйтүдән сакланырга кирәк. Түбәнсетелгән кешенең башы аска иелә,ул югарыга таба күтәрелеп тә карамый, аның хыяллары да чикле була. Андый кеше тормыш агымына ияреп йөзә, әйтерсең лә, диңгездәге бер йомычка. Тәрбия процессында менә шушындый хаталар кылынмаса иде. Уку йортларында юкка гына безгә – укытучыларга – психология фәнен укытмадылар. Ярый да зур мәктәпләрдә психологлар эшли, безнеке кебек авыл мәктәпләрендә баланың рухи халәтен тоеп, психологик ярдәм күрсәтү сыйныф җитәкчесе һәм фән укытучылары өстендә.

Бигрәк тә, мәктәпкә яңа гына килеп кергән беренче сыйныф укучысы безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Алар яңа дөньяга килеп кергән кебек, бар да ят була. Шул вакытта сыйныф җитәкчесе аларның ышанычлы терәгенә, киңәшчесенә, саклаучысына һәм яклаучысына әйләнә. Алга таба балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклыйсың һәм сәләтләрен үстерүгә булышасың. Башлангыч сыйныфларда дүрт ел буе укучыларның үсешен күзәтәсең, алар үз балаларың кебек күңелеңә кереп урнаша. Бер караганда ни кызганыч, дүртенче сыйныфны тәмамлауга, алар китә дә бара. Ләкин икенче елны, беренче сентябрьдә бу балалардан калган бушлык хисен, үзләренең кызыксыну тулы күзләре белән мөлдерәтеп караган, риясыз, самими, “беренче”ләр тутыра. Менә шулай еллар арты еллар уза. Шунысы сөенечле: балаларыбыз, укып чыгып, төрле үрләр яулый, һәркайсы тормышта үз урыннарын таба баралар. Безнең хезмәтебез җилгә очмый, димәк. Михаил Светлов “Чын укытучы – сине һәрчак тәрбияләп торучы түгел, ә сиңа үз-үзең булып калырга ярдәм итүче ул” , – дигән. Мин бу сүзләр белән килешәм.

Без балаларны төрле кәефләре , төрледән-төрле холык – фигыльләре һәм темпераментлары белән, ничек бар – шулай кабул итәбез. Бер балага тәрбия чарасы, икенче балага туры килмәскә мөмкин. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләргә корылмаган. Ул һәрчак эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларыңның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. 21нче гасыр баласын укыту-тәрбия кылу укытучы алдына бик зур бурычлар куя. Ул заман белән бергә атларга, бер адым да артка калмыйча, яңа алымнар, методлар, технологияләр үзләштерергә бурычлы. Бу нисбәттән, мин үзем 21 нче гасыр балаларын укытырга мөмкинлеге бар укытучы дип саныйм.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

... укытучым “4”ле куйды,”-ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең җитмәгәндер, ныклап ... көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым. Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем ген ... бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул! Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – ...

Әйе, тормышта һәркемнең үз сукмагы, үз юлы. Кеше аны үкенмәслек эшләр башкарып үтәргә тиеш. Укытучыга исә икеләтә бурычлар куела: үзенә дә үрнәк булырга, язмышларын ышанып аның кулына тапшырган балаларга дөрес юл да күрсәтергә тиеш ул.