ГӨЛБАКЧА БУЛ, АПАСЫМ!

Сочинение

Мәкалә

Гөлбакча бул, туган ягым!

Гөлбакча бул, туган ягым!

Мин бәхетле…

Мин шундый бәхетле!

Бәхет кошы сайрый иңемдә.

Һәр туачак таңга ихлас сөенеп,

Тыныч яшим туган илемдә!

Энҗе Кадыйрова

Тәрәзәдән урамга карыйм… Әкрен генә көзге яңгыр пыскый. Күңелдә моңсулык, ләкин яратам мин табигатьнең бу мизгелен. Яфрак- күбәләкләр белән урам тулган. Тиздән, бик тиздән яфраклар урынына кар бөртекләре бөтерелер. Алар миңа: “Керфек очларыңа кунар идек, бергенә минутка чык әле”,- диярләр. Күңелләрне сафландырып яуган карны ничек яратмыйм ди мин. Шулай ук җәйге аяз көндә балкып кояш чыгуын, бөтерелә- бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч, гөрләвекләр агуын, өй түбәләреннән тып-тып тамчылар тамуын күреп, шатлык хисе кичерәм. Чөнки табигатьнең илаһи, искиткеч бу матур мизгелләрен мин – Фәния, туган ягым- Апас, аның матур бер авылы булган Кабык Күпердә күрәм.

Ватан кайдан башлана дисезме?

Кайдан булсын, туган өемнән.

Нәни чакта яткан бишегемнән

Әлли-бәлли иткән көемнән.

Ватан кайдан башлана дисезме?

Туган кырларымнан,урманнан.

Якты күгебездән, киң болыннан

Чал тарихы булган Апастан!

Әйе, Апас ягы- гүзәл як.Ул — минем торган җирем, гомер бишегем.Ул мине үстерә, укыта, белем бирә, хезмәткә өйрәтә, гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Күренекле шагыйребез Ф.Яруллин да: Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсәң, сагыныр өчен, картайсаң, балалагыңа кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен…”, — дип язган. Апасымның бормаланып, үз-үзенә сокланып агучы Үләмә, Бола, Зөя елга- күлләре, төрледән- төрле риваятьләргә бай булган серле, борынгы тарихы һәм хәзерге яшәеше, кешеләре- һәркемнең күңелендә чиксез соклану һәм горурлану хисләре уята. Әйе, минем туган ягымның тарихы зур һәм ул Алтын Урда , Казан ханлыгы чорларына барып тоташа. Ә минем туган авылым –Кабык Күпер янында борынгы кешеләрнең ярымҗир өйләрдән торган кечкенә бистәләр корып, тормыш учагы кабызганнары, җәя, чакматаш очлы уклар, каек, сал һәм башка кирәк-яраклар ясаганнары билгеле. Бу урын хәзерге Татарстан җирендә халык яшәгән беренче төбәкләрдән санала. Горурланмаслыкмыни?

1 стр., 478 слов

Туган ягым — яшел бишек

... _зеSне патриот дип й™рт‰ аласыS. Минем туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл ... ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел кырларга бик бай. Шулай ук ТатарстанныS байлыгы Gир астындагы казылмаларда. Татарстан ... ул аныS тарихы, кешел‰ре бел‰н кызыксыну, туган Gирне белерг‰, ™йр‰нерг‰ тырышу. Туган телд‰ матур ... Туган якка булган м‰х‰бб‰т kичшиксез туган тел, милли гореф-гад‰тл‰р, моS, туган ...

Шулай ук, авылымда татар, рус, чуваш халкы үз гореф-гадәтләрен саклап, тату гомер итә.

Төрле милләт халыклары бергә

Тату яши безнең Апаста.

Килүчеләр мәңге үз итәләр,

Гомерлеккә кала бу якта.

Аларны дуслык кына түгел, уртак эш тә берләштерә. Төрле милләт халыкларының күп еллардан бирле Май чабу, Сабантуй, Нәүрүз, Пасха,Питрау бәйрәмнәрен бергә үткәрүе– моның ачык мисалы.Бер-беребезгә хөрмәтебез зур, шунлыктан безнең дуслык та ныграк. Нәкъ Тукайга ияреп: «Рус, удмурт, мари белән тормыш кичерәбез сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып», – дия алам.

Туган якның табигате белән беррәттән, биредә талантлы кешеләр дә күп булуы мине бик сокландыра. Апас ягы дисәң, Сара Садыйкова, Бану Вәлиева, Фәхри Насретдинов, Мөхәммәт Гайнуллин, Гали Хуҗиев, Шәүкәт Галиев, Рәшит Кәлимуллин, Фердинанд Сәләхов, Илсур Сафин, Илдус Габдрахманов исемнәре күз алдына килеп баса. Бу сәнгать кешеләренең һәммәсенә, мөгаен, туган җиремнең челтерәп аккан чишмәләрнең суы, сандугачларның моңы, урманнары, таулары илһам биреп, олы иҗат юлына озаткандыр.

Бүгенге көндә дә, бигрәк тә, яшь талантларга, сәләтлеләргә хакимият башлыгы, җитәкчеләр тарафыннан зур игътибар бирелә. Чөнки уку елы барышында күп бәйгеләр оештырыла. Күбесендә мин дә катнашам. Шулай ук туган ягымның һәр сулышын ”Апас хәбәрләре” аша күзәтеп, “Йолдыз” газетасы аша укып барам. Җөмһүриятем җитәкчеләренең: “Апастан шатланып китәбез, киләчәктә сезгә ярдәм итәргә тырышачакбыз”, – дип мактап китүләре дә күп нәрсә турында сөйли.

Әйе, киләчәктә дә районымның горурлыгы- талантлы кеше булып үсү өчен минем бөтен мөмкинлекләрем бар: мине яратучы, кадерләп үстерүче әти-әнием, туганнарым, 100 еллык булуына карамастан, якты, җылы мәктәбем, һәр ярышта катнашу өчен әзерләүче, белем бирүче укытучыларым, төрле бәйгеләрне оештырып, миңа яшьтәшләрем белән аралашу мөмкинлеген тудыручы район җитәкчеләре. Барысы да минем үз кулымда.”Тырышкан- табар, ташка кадак кагар”, -дигән бит халкым да.

Бу дөньяда иң матур җир

Апас ягы- тау ягым!

Мәңге истә, онытылмас ул

Бәхетле чак-балачагым…

Бөтен яктан да килгән, бөтен яктан да булган, бөтен яктан да талантлы ул Апас халкы.

Апас- татулык һәм дуслык җире,

Халкың синең эшчән һәм тырыш.

Болыннарың чәчәкләргә күмелә,

Кырларыңда үсә мул уңыш.

Үсә, яңа үрләр яулый Апас,

Чынга аша халык уйлары.

Зөя буйларында, җәй башында

Гөрләп үтә Сабан туйлары!

Безнең халкыбыз шулай дустанә мөнәсәбәт, күмәк тырыш хезмәт нәтиҗәсендә рәхәтләнеп яши дияр идем мин. Үзара татулык, дуслык җир җимертә, диләр бит.Киләчәктә дә туган ягым тагын да матуррак булсын, тормыш учагы сүнмәсен, сүрелмәсен! Ә мин үз чиратымда Апасымның матурлыгын, күркәмлеген еракларга танытырга тырышырмын!

Кәримов Марсель, 9 сыйныф укучысы