По татарскому языку «Авылымның гореф-гадәтләре» (7 класс)

Сочинение

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

ӘЛКИ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТАТАР БОРНАЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

Сочинение “Авылымның гореф-гадәтләре”

(“Тра диции и обряды моего села»)

Эшне башкарды: 5 нче класс укучысы Яруллина Әдилә Фәнис кызы

Җитәкче: Зарипова Илүзә Илдус кызы

Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышы­ның, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр берни белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора.

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле «Сабантуй”, «Нүрүз” бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе, балага исем кушу безнең авылда да үткәрелә. «Сабантуй” һәм “Нүрүз” бәйрәмнәре бездә бик күңелле һәм зур чара итеп оештырыла. Бу бәйрәмдә бөтен авыл халкы да актив катнаша.

Нәүрүз язны каршылап, чәчү эшләре беткәч үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз көннәрендә йортан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бу гадәтләр хәзерге көннәргә кадәр сакланып килеп җиткән. Бәйрәм буласы көнне иртән, 3-4 бала берләшеп, Нәүрүз такмакларын әйтеп, йорттан-йортка кереп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөрибез. Шул ук вакытта аларны бәйрәмгә дә чакырабыз. Бераз сыйланып алабыз, күчтәнәчләр дә җыябыз,чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмый. Бәйрәм вакытында ботка пешерү өчен төрле ярмалар, май, йомырка, ипи һ.б. тәм-том биреп чыгаралар. Нәүрүз боткасы пешкән арада тамаша башлана. Бу бәйрәмнәрдә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көч сынашалар. Биюдә, җырда, төрле уеннарда гел Нәүрүзбикә җиңеп чыга. Соңыннан бөтен кеше Нәүрүз боткасыннан авыз итә, тәм-том белән сыйлана. Бик күп еллардан бирле авылда Сабантуй үткәрелә. Сабантуй бәйрәмен уздыру ике өлештән тора: бүләк җыю һәм бәйрәм уздыру. Менә шул бүләк җыю өлешен бала-чага көтеп ала да инде. Ул иртәгә бәйрәм буласы көнне кичке якта башкарыла. Бала-чага, мәдәният хезмәткәрләре белән бергә зур колга, гармуннар белән авылның бер башыннан икенче башына җырлап йөри. Авыл халкы Сабантуйга дип бик матур бүләген алып чыга да, колгага бәйләп куя. Берничә урынга тукталып, биюләр оештырып алалар. Икенче көнне- бәйрәм. Сабантуй- иң олы милли бәйрәм. Монда халыкның бик күп төрле уеннары урын алган. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкынландыргыч өлеше — ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән яисә суккан сөлге бәйлиләр.

4 стр., 1588 слов

Ачык дәрес Л.Фәттаховның «Сабантуй» картинасы буенча ...

... йләнгән. ( Укучылар утыралар, слайдта “Сабантуй” картинасы ) Укучылар, безнең максатыбыз – әлеге картинаны ... Өй эше Укучылар, өйдә план буенча инша язып килерсез. Дәрестә актив ... Лотфулла бу гаиләгә 8 нче бала булып килә. Бу танылган рә ... иҗатында аерым урын алып тора. Ул чагында әле Казанда бу ... ттә, рәссамның үз балалары – кызы Фәридә, уллары Рәшит белә ... матур табигать күренешен, күңелле бәйрәмне сурәтләү ...

Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү — болар барысы да Сабан туенда гына уйнала. Һәм, әлбәттә, Сабан туеның аерылгысыз юлдашы- гармун, җыр, бию. Монда инде бөтен кеше катнашырга тырыша. Бүләкне дә ж әлләмиләр.

Каз өмәсе — халкыбызның иң күркәм йолала­рының берсе. Күп каз асраган гаиләләрдә каз өмәсе оештыруны тормыш үзе таләп иткән. Бу гадәт хәзер дә дәвам итә. Чөнки 25-35 казны өмәсез генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Эшкә кирәкле әйберләрне хуҗалар алдан әзерләп куялар. Ша­ян сүз, җыр, көлке белән аралашып, эш тә бик тиз бара. Казларны йолкып, эчен-башын чис­тарталар. Йолкынган казларны элек көянтәгә асып, кызлар су буена, чишмәгә киткәннәр, шунда казларны салкын суда чайкый-чайкый юганнар. Хәзер инде өйдә су булгач, бу эш өйдә генә башкарыла. Шулай да быел, су башнясы ватылу сәбәпле, күп кеше казларны чишмәгә алып төшеп юды.

Каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясадылар. Бу әй­берләрдән башка татар йортын күз алдына да китереп булм ый . Моннан кала каз итеннән төрле-төрле ризыклар (каз бәлеше, каз койма­гы, каз тәбикмәге, каклаган каз, каз шулпасы) әзерлилә р.

Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз ма­енда коймак йә тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп тор а . Аш-бәлешләр кичкә калдырыла . Чөнки кич белән әти-әниләр, парлап, каз ите ашарга шул өйгә баралар. Әниләр, кич утырып, каз канаты сыдыралар. Мамыктан калган канатларны су юлына таба сибеп чыгалар. Бу йола икенче елга да казлар күп булсын дип башкарыла.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез авылыбызда