1 нче вариант
Уч төбемдә ипи валчыгы. Карыйм да уйланам. Ашарга утырган саен апа сөтен күп кабарга, ипиен аз кабарга куша иде. Узган ел корылык булу сәбәпле ашлык уңмады.Бәхеткә каршы, бу көз иген уңды.
Әни яңа оннан ипи салды. Әти тәлинкәләргә ипине кисеп куйды. Апа минем теңкәгә тиеп беткән теге сүзләрне кабатламады.Ул бер тәлинкәдәге ипигә, бер әтигә карап алды да өстәлдәге ипи валчыкларын сыпырып авызына капты.
Уч төбемдә ипи валчыгы. Ипекәй-син бит тереклек чыганагы, тән-әгъза куәте, игенченең маңгай тире. Дан сиңа ипекәй!
2 нче вариант
“Безнең телебез-бик моңлы тел”,-ди халык.Борынгы татар җырларын тыңлаганда, моң тирән уйларга сала.Телнең моңлылыгы, матурлыгы безнең өчен кирәк. Матур сөйләшә белгән кеше матур уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.
Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.Туган телеңне белмәү-наданлык. Без үз телебезне теләсә ничек пычратабыз, сындырабыз.
Телне ярату өчен аны аңлау кирәк. Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ул тутыкмасын, моңы еракка яңгырасын.
3нче вариант
Әдип һәр нәрсәне күңеленнән кичерде:”Ык буйларының бу тирәсендә шушы як табигатенә хас үзенчәлекләр сакланып калган. Бу төбәкнең ландшафты турында рус язучысы С.Аксаков истәлекләр язып калдырган. Хөкүмәт бу тирәне табигать һәйкәле итеп саклау турында карар чыгарды. Кешеләрнең тугайларны, чишмәләрне бозып ташлауларын берничек тә аклау мөмкин түгел. Ничек әле чишмә кирәк булмасын?!
Язучы буларак минем вазифам-табигатькә карата булган кансызлыкларны, ваемсызлыкны фаш итү, халыкта табигатькә мәхәббәт уяту.”.
Әдип төнне көнгә ялгый-ялгый яза. “Авыл язмышы, чишмәләр язмышы җанына тынгылык бирми әдипнең”,- дип күзәтә халык.
«Туфан Миңнуллин драмаларында милли мәсьәлә һәм халык язмышы»
... шләр турында әйтәсе дә юк инде, үз җөмһүриятебездә үк ярты халык — ... элементлары белән баетылганнары да бар. Туфан Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе ... балаларына булган тирән хисен тулы, матур итеп чагылдыручан образ. Бу хис башка ... туганлаша, белдеңме?!» Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны объектив, дө ... н рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору ...
4 нче вариант
Кеше хәтере, диләр. Менә агачларның да хәтере барлыгын белә микән кеше? Юктыр, мөгаен.
Ә табигать искиткеч хәтерле.Орлык туфракта тамыр җибәрсә, агач ботагында яшел яфрак кабынса, ябалдашлары кояшка үрелсә, Ходай боларны илаһи көче белән дәртләндереп тора. Яшисе дә яшисе! Бар тереклек шундый сулыш белән алга таба ашкына.
Кешегә маңгай күзе генә түгел, күңел күзе дә бирелгән. Ул соклана, гаҗәпләнә, нәфрәтләнә, ярата .Тапкыр сүзләр ярдәмендә уен уйдырып сала. Әнә берәү, “Түгәрәк имәнем” дип, ничек матур әйткән.Агачларның яшәеше еллар боҗрасы рәвешендә балдак-балдак булып кәүсәсендә уелган.
5 нче вариант
Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар кебек дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган шикелле, батырлык та күп төрле була.
Берәүләрне тормыш гомергә сыный. Алар өсләренә ябырылып килгән авырлыклыкларны бер селтәнүдә юкка чыгаралар. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр.
Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Андыйлар туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау-шуларсыз гына эшлиләр. Беренче тамган тамчыны беркем дә игътибарга алмый, тама-тама ташны тишеп чыккан тамчыга сокланалар.
6 нчы вариант
Йортлар язмышы кешеләр язмышына охшаган. Алар төзеләләр, тирә-якны бизәп торалар, аннары картаялар. Йортлар язмышы кешеләр язмышы белән уртак: сугыш булса, җимереләләр, вакытсыз искерәләр. Тыныч елларда ишәяләр, матураялар.
Калаларда таш йортларның гомере озын. Җир йөзенә яңадан-яңа буыннар килә. Һәрберсе үзенчә йортлар сала, шуңа күрә бер-берсенә охшамаган төрле йортлар барлыкка килә. Калалар бер берсенә охшамаган.
Гаҗәеп кала Казан!Ак стеналы кремль, матур Сөембикә манарасы, Петропавловский соборы, университет колонналары бар.Казанны башка калалардан аерып торган төп үзенчәлеге шунда: кеше үзенең табигать баласы икәнлеген онытмый.
7 нче вариант
Һәр баланың яшәгән урыны, эшләү шартлары, тырышлыгы аның язмышына зур йогынты ясыйдыр.Мәсәлән, Ломоносов туган авылында калса…Ләкин ул 19 яшендә Мәскәүгә юл ала. Анда бу зур гәүдәле авыл егетенең сәләтен тоеп, гимназиягә укырга алалар.
Михаилның сәләте ихтирам яулый. Аны Петербург университетына кабул итәләр. Бьҗьер ел укыгач, кайгыртучан укытучылар ярдәме белән Германиягә җибәрелә. Шулай итеп, Михаил үзе дә фән дөньясына керә.Зур сәләте, тырышлыгы аркасында ул танылган галимгә әверелә. Ә Германиягә җибәрелмәгән булса?
Димәк, һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа. Аның сыйфаты тормыш юлыңда кемнәр очраудан тора.
8 нче вариант
Бала чагымның иң матур мизгелләре кәшәкә уеннары булып хәтеремдә калган.Кыш айлары шушы уен белән үтә иде. Кәшәкә сугу ул хоккей түгел. Ул- урам галәмәте. Кәшәкәне агач ботагыннан ясый идек.
Уенда җиңү-җиңмәү шул кәшәкә агачының нинди булуыннан тора.Әйбәт кәшәкә- ярты җиңү дигән сүз.
Кышка берничә кәшәкә агачы кирәк була.. Хәтеремдә, бер кышны мин бер кәшәкә таягы белән чыктым. Иң күп туп кертүче дә булдым. Ләкин бу кәшәкә инде икенче елга ярамый, чөнки үсми каласың. Һәр елда яңа кәшәкә әзерләргә туры килә.
Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...
... апа, басу эшләреннән тыш, бригада йортында каравылда да тора. Беркөн иртән Әлфия апа сөт аертырга кит ... апа, Фәритне карагач: “Бер күзе исән булырга тиеш”, — ди һәм Фәритне тиз арада Уфага алып барырга ... әнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йө ... апа, Фәритне карагач: “Бер күзе исән булырга тиеш”, — ди һәм Фәритне тиз арада Уфага алып барырга ...
9 нчы вариант
Чын дуслыкның нигезендә тугрылык ята. Әти-әнине сорап алып булмый, дусларны исә һәрвакыт сайлап була.
Дуслык табигыйлеккә нигезләнергә тиеш. Мәҗбүрияткә корылган иптәшлек бары куркуга гына кайтып кала. Дуслыкта ялгышлык җибәрергә ярамый, аны төзәтүе кыен. Яңабаштан башлау тагын да кыенрак.
Дуслыкның нигезе- бер-береңне рухи баетуда. Исәп-хисапка корылган иптәшлек тиз җимерелә. Тукайлар заманында иң якын фикердәш белән “аркадаш” дип кенә сөйләшкәннәр. Дуслыкта бәхәс-ярышларга да урын җитәрлек. Маңгайга-маңгай чәкәләшкән ике боксчының соңыннан мәйдан уртасында елмаешып, кочаклашып басып торганын күргәнең бардыр. Чын дусларның бәхәсе дә әнә шулайрак тәмамлана.
10 нчы вариант
Әнием гомер буе авылда хат ташучы булып эшләде.Үсә төшкәч мин дә әнигә булыша башладым.Почта бүлеге биш-алты чакрым ераклыктагы Төбәк авылында. Әни почтаны шуннан Чегән кушаматлы ат белән төяп кайта.
Апрель башларында мин, Чегәнгә атланып, почта алып кайтып киләм. Газеталардан тыш, фанер тартмалы бер посылка да бар. Аннан бөркелеп алма исе килә, борынны кытыклый.
Кинәт каршыга зур бер машина калкып чыкты.Шофер борын төбендә генә ачы сигнал бирде. Бу кискен, ят тавыш атны өркетеп җибәрде. Аның арт аяклары таеп китте, ул гөрселдәп юл читенә ауды. Сумка юл читенә очып төште. Җирдә ватык посылка аунап ята. Аннан кып-кызыл алмалар күренеп тора. Гарьлегемнән туйганчы еладым. Чегән исә мине юатырга теләп, җылы иреннәре белән битемне капшады.
11 нче вариант
Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Кеше, кайчан да булса, әнә шушы сорауларга җавап бирергә тиеш. Юк, моңа берәү дә газапланып җавап эзләргә тиеш түгел. Андый җавап көннәрнең берендә үзе табыла.
Дөньядагы ташларның берсенә “Үз-үзеңне танып белергә өйрән” дип язылган. Бу синең яшәү кагыйдәң булырга тиеш. Чөнки үз-үзеңне белми торып, башкаларны аңлау мөмкин түгел.
Ә шулай да үз-үзеңне танып белергә өйрәнүнең сере нәрсәдә соң?
Сере бик гади. Үзеңдәге уңай һәм кимчелекле сыйфатларны яхшы белү шарт- бары шул. Болар сиңа яшәр өчен, хаталардан азат булу өчен кирәк.