На татарском языке ана боек исем

Сочинение

Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга!

«Әни» диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый «Әни» сүзен таптарга.
З. Туфайлова.

Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.

Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.

Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.

Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

Ташлама, әнкәй, ташлама,

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.

Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.

Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана — татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе — үзе үк бик матур шигырь бит ул.

АНА – БӨЕК ИСЕМ

Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде. Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу.

Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде.

Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. «Билгеләп» дигән сүз бу очракта бик тә туры киләдер, чөнки бөтен халыкны кузгатырлык җанлану, бәйрәм рухы сизелми шикелле ул көндә. Миңа калса бу бәйрәм, башка һөнәри бәйрәмнәр дәрәҗәсенә генә кайтып кала.

Һаман әнкәй, һаман шул ук әнкәй.

Кышкы салкыннарда туңсам да.

Шул ук әнкәй кыен чакта мине

Юатырга кирәк булса да.

Ап-ак чәчле шул ук ябык әнкәй.

Олы җанлы изге теләкле.

Кемнәр биргән аңа ай күк якты,

Кояш кебек кайнар йөрәкне?!

Әлеге шигырь юллары Р.Гәрәйнең «Һаман әнкәй. » шигыреннән өзек. Матур әдәбиятта аналар образы күп язучылар иҗатында чагыла. Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере турында шигърияттә, прозада, драматургиядә нинди матур әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Күренекле педагог В.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә ана кешене ана казга охшата. Ана каз, сап-сары, йомшак бәбкәләрен ияртеп, яшел аланга чыга да аларны үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән очып килмиме дип, әледән-әле күккә карый. Ә инде берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә бәбкәләрен канат астына җыя.

Әниләр дә шулай бит: үз баласын яклый, саклый. Күренекле язучыларыбыз Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Х.Сарьян, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин һәм башка язучыларыбыз әсәрләрендә ананың бөеклеге, изгелеге, сабырлыгы турында дан җырлана. Аналарның олы кадере, сабырлыгы шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем үрелә алмас горурлык бар аларда. Бер хәдистә «Анаң, аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң», диелә. Бу сүзләрнең олуг мәгънәсе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Әниләр көнен билгеләп үтәбез икән, димәк, ул чыннан да изге зат. Чөнки ул җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.

Язмамны Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәреннән өзек белән тәмамласам, ул тагы да тулырак, мәгънәлерәк булыр. Ул сезне уйландырыр, ул сезгә киңәш буларак та тәэсир итәр.

Нәҗибә Зарипова,

китапханәче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Тема : “Ана – бөек исем. ”

Максат: Әниләрнең җир йөзендә иң изге, бөек икәнлекләренә дан җырлау, аларны әниләр көне белән тәбрикләү.

Җиһазлар : Әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета, “Алтын куллы әниләр” кул эшләреннән күргәзмә. Кичәне 1 егет, 1 кыз алып бара.

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк? (Б. Рәхимова)

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Аналар көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, республикасында, илебездә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез, сөекле дәү әниләребез бәйрәм белән сезне!

Җыр “Җырлыйм әнием турында” Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

Йомшак искән җылы җилләрне

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-Ана диләр

Ул әнкәйдән кыйммәт булганга.

“Әнидән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар туганнар!”(Г. Әмири)

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы?-

Һәркемнең әнисе бар.

Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-

Һәр җимешнең аның төше бар.

Кеше бәләкәй буламы?-

Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)

Газиз җанын бирер кеше бар.

Бер бәләкәй генә адәмгә дә

Берәүләрнең таудай хисе бар.

“ Мәрхәмәтле бул балама”- диеп,

Дога укып торыр кеше бар.

Кимсетә күрмә кешене-

Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)

Әниләргә багышлап җыр башкарыла. “Әнкәем – сердәшемә” С.Әхмәтҗанова сүзләре, В.Харисов көе.

“ Әниемнең туган көне” С.Әхмәтҗанова сүзләре, О.Усманов көе.

Нурания Җамалиның” Ана мәхәббәте “хикәясе яттан сөйләнә.

1 нче алып баручы.

Бөтереләм көзге каршында.

Нинди хатирәләр саклыйсың син?

Сер булмаса, сөйлә барсын да.

Бала итәкле алсу күлмәгеңне

Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?

Талчыбыктай нәзек билләреңә

Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?

Күлмәкләрнең киям затлыларын:

Я кыскасын, яки озынын.

Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән

Урам әйләнергә кызыгам. (С.Әхмәтҗанова)

Әниләрне яшь чакларына әйләнеп кайтырга чакырабыз.

Яшьлек турында җыр башкарыла

“ Әйбәт тә минем әби” Фәнис Яруллин шигыре укыла.

Татар халык биюе “Чабата” башкарыла

Ә.Юнысның “Әбекәйнең энҗе–мәрҗәннәре” шигыре укыла.

К өйләп тирбәттең икән?

Ничек өйрәттең икән?

Син иң озын җырларыңны

Көйләреңне төннәр буе

нче алып баручы.

Җаныңда бар булган моң,

Чөнки мин чорсыз булганмын,

Ул моңа кадәр беркем дә

Белмәгән моң булгандыр.

Миндә дә җыр яши икән,

Мөгаен, шул моңнандыр?! (Р.Миңнуллин)

нче алып баручы.

Асыл бишек җырларыңны

Искә төшерче шуларны —

Җаның моңга тулы ла!

Ул җырларың кирәк миңа

Җырлар өчен кызыма! (Р.Миңнуллин)

Тойыйм кулларыңның җылысын.

Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

Мәхәббәтнең иң-иң олысын.

Күңел кошым көн-төн сайраса да,

Син һәрвакыт әзер тыңларга.

Җанымдагы телсез сагышларым,

Ярый син бар, сүзсез аңларга. (С.Әхмәтҗанова)

нче алып баручы.

Хат язганчы, кайтып килик.

Бер күрешеп, хәлен белик. (С.Әхмәтҗанова)

Җеп эрлим җырлый- җырлый.

Кулымда әни орчыгы

Төн йокылары күрмәгән

Кул җылыларын тоям күк

Шул җитез орчыгында. (С.Әхмәтҗанова)

”Гашыйк җыры” башкарыла О. Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре

Сайланган язмыш булмый.

Шулай да ул — үзеңнеке!

Язмышлар ялгыш булмый.

Болай булыр идеме соң,

Әгәр үзең сайласаң?

Биш балалы тол хатынга

Кайда кадер, кайда сан?!

Берәү булса, ай-һай, белмим..

Уйлыйм — үзәк өзелә!

Язмыш урынына безне

Күпме соң без, азмы соң?

Күп булсак та, аз булсак та,

Чибәр чагын беләм мин.

Шуңа күрә Әнкәйнең мин

Әнкәй, чибәр килеш тор син,

Яшь килеш кал, түз, яме!

Елмая ул, белә шул ул —

Көзләрнең дә үз яме.(Р.Миңнуллин)

нче алып баручы

Иң якты фасылына. Аны уйлыйм — төшенергә

Күзләренә карыйм – алар

Мин белгәндәге килеш.

Ә минем Әнкәй бик чибәр

Һәм яшь булырга тиеш! (Р.Миңнуллин)

нче алып баручы

Маңгаенда — якты нурлар, Алары — көзенеке.

Сизәм мин — аның җанында

Тынмаган әле давыл.

һаман чибәр минем Әнкәй,

Карт түгел әле дә ул! (Р.Миңнуллин)

2 алып баручы бергә. Рәхмәт, сиңа, әнием,

Рәхмәт сиңа барсына.

III. Әниләр катнашында “Җырлыйк әле, караоке” уены.