Тукай әкиятләре яхшылыкка, матурлыкка өнди.
Габдулла Тукай. Бу исемдә күпме көч, күпме моң-сагыш, яңгырау һәм аһәң.
Габдулла Тукай… . Бу исем миңа бишектән, юк бишектән генә түгел, әнием карынында чактан ук таныш кебек. Мин тынычсызланганда әнием миңа:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?”, —
дип көйләгәнен хәтерлим кебек мин. Бишектә ятканда “Әлли-бәлли итәр бу…”. Шушы көйне ишетүгә көйсезләнүләремне онытып изрәп йоклап китүем турында әтием хәзер дә сагынып сөйли әле. Үсә төшкәч, дәү әнием миңа “Туган тел”не көйләгәне хәтердә. Мәктәп бусагасын атлап беренче класска керергә өйрәнгән шигырем дә Тукай шигыре иде минем:
Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана;
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары – артында,
Алар белем дәртендә.
Ел артыннан ел уза. Минем дә Тукай белән танышуым тирәнәйгәннән тирәнәя бара. Аның турында күбрәк белгән саен, аның шигырьләрен, әкиятләрен күбрәк укыган саен бу кешегә карата хөрмәтем, бу кешенең иҗатын өйрәнергә теләгем артканнан арта бара. Аның һәрбер әсәре безне нәрсәгә дә булса өйрәтә икән бит ләбаса.
Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр көн саен шунда төшеп;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен – башын каплап тора
Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай;
Тукай — минем яраткан шагыйрем
... туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйр ... бəхетле, без Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без ... Тукайга бурычлы. Без Тукайга рəхмəтле. Шушы ...
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне –
Менә шулай дуслык белән нәүбәтләшә.
Бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган бу шигырь туганнарны сакларга, аңларга, аларны югалтмаска, дус булырга өйрәтә түгелме соң безне?
Бүгенгедәй хәтеремдә, бишенче класста татар әдәбияты дәресе. Укытучыбыз Разия Габдулхаковна “Шүрәле” поэмасы буенча сөйләшү оештырды да: “Укучылар, ә Шүрәле нинди герой ул? ”- дип сорап куйды. Төрле почмактан җаваплар агылды: “Тискәре. Ул Җегетне кытыклап үтермәкче булды. Ул урман сарыгы һ.б. һ.б. ” Укытучыбыз тыңлап торганнан соң: “Җегет кем була инде?” – дип өстәде. “Батыр, матур, әйбәт, куркусыз…” – дидек без, ләкин укытучыбызың сүзләре безне уйланырга мәҗбүр итте.
-
Кайсыгыз төнлә урманга утынга бара? Җегет ни өчен төнлә йөри? Аның рөхсәт кәгазе бармы? Ни өчен Шүрәлене күргәч ул куркып кала? Шүрәле урман каравылчысы түгелме? Дөрес, ул урман пәрие, ләкин урман аның өе. Кайсыгызның чит кешене үз өенә кертеп, нәрсә теләсә шуны эшләтеп йөргәне бар?
Бик күп сорауларга җавап таптык без бу дәрестә. Тукаебыз безне үзенең “Шүрәле”се аша алдашмаска, урлашмаска өйрәткән икән бит!
Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде”…
Безнең авыл да урман эченә урнашкан. Безнең урманда да
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кебек чыршы, нарат;”
Безнең урманда да
…кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;”
Безнең урманда да
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ал, кызыл, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.”
Тик урманыбыздан Шүрәлеләр качкан инде, чөнки чисталык юк урманыбызда. Иренми авыл халкы, өй тирәсен тырышып-тырышып чистарта да бөтен пычракны, чүпне урманга “яшерә”. Авырый безнең урман хәзер, бик каты авырый. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән чыгып җыештырабыз без урманыбызы, өмәләр оештырабыз, тик бу авыл халкы (рус милләтеннән шул аларның күбесе) Тукайның “Шүрәле”сен укымаган, күрәсең. Чисталыкны, матурлыкны үзләренең ишегалларында гына булырга тиеш дип уйлый бугай шул алар.
Сочинение по татарскому языку авыл иртэсе
... югалтасы килми. наклон ген авыл уянып кил. Томан белн капланган куе урман артыннан ашыкмыйча гына кояш чыга. Авыл сте яктырып киткндй була. ... апалар, татлы йокыларыннан уянып, мал-туарларын карыйлар да эшк ашыгалар. Аларны авыр м авыплы эшлре кт. бала-чага, ыбыр-чыбыр ... мин авылга кайтам. Табигать белн ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар ыры ишетел. Кемдер чалгы, снк тотып печнг ...
Тукай. Тукай шигырьләре. Сигезенче класста гына укуыма карамастан (җитмәсә рус мәктәбе бит әле) мин аларны ул язган телдә, туган телемдә, укый алуым белән горурланам. Көн саен бер –ике шигырен укып укытучым белән аларның “төбенә төшәргә” тырышам. Укыган саен, аңлаган саен шагыйрьнең теленең матурлыгына, дөньяга карашының олыларча, әйтер идем, картларча формалашкан булуына исем — акылым китә. “Фатима белән сандугач”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл”, “Пар ат” һәм башка, һәм башка шигырьләре. Бу шигырьләрнең кайсын гына алсаң да, аларда матурлыкка, хезмәткә, тырышлыкка, укуга, дуслыкка өндәү.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”,- дип яза әдип үзенең “Сабыйга” шигырендә.
Укыйм әле, өйрәнәм әле мин сине, Тукай. Синең шигырьләреңнең матурлыгына сокланам, үземнең Тукайлы бөек халык кызы, татар кызы булуым белән горурланам мин.