Давлетова Люция Мәдхәт кызы

Балачагым минем һаман истә,

Әйтерсең дә барсы булган кичә.

Укытучым мине каршы ала:

“Әйдә, укырга,-дип –сабый бала!”

Аяк астында шыгыр-шыгыр кар шыгырдаганы ишетелә. Мин кулларыма китап –дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып эшкә ашыгам. Үзем соңга калмыйм дип уйлыйм, ә үзем cәгать укларын артка күчереп, кечкенә чагымны искә төшерәм. Әйтерсең лә, эшкә түгел, укырга китеп барам.

Мин кечкенә чактан ук укырга яраттым. Авылда мәктәп күршедә генә булгангамы, минем гел мәктәпкә китап укырга керәсем килә иде.Алты яшьлек чакларымны бүгенгедәй яхшы хәтерлим.Әнием эштән кайту белән, мин әниемнән мәктәпкә алып керүен сорый идем. Әнием укучыларның дәресләре тәмамлангач кына мине мәктәпкә алып керә иде.Ә анда шундый матур, мөлаем йөзле укытучы апа безне каршы алып, миңа һәм әлифба китаплары биреп чыгара иде.Мин шул китапларны һәрбер битен берәмтекләп карап чыга идем.Нәрсәдер аңлаган булып, әниемне дә шатландыра идем.Өйдә бер үзем генә калганда: аюларымны,курчакларымны утыртып куеп, алар белән укытучы булып та уйнап ала идем.

Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Айдарова Лира Идрис кызының дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң… Укытучымның әлеге сыйфатлары мине тагын да ныграк мөгаллим булырга дәште. Мин һәрвакыт : “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булсам, иң зур бәхет шул булыр !”-дип уйлый торган идем.Әлбәттә, бәхет-күпкырлы төшенчә. Бар көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик табышлар белән эшчәнлекне яңарту, балаларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында . Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

... ә, энциклопедияләр, белешмәләр укырга, укучы аңына тәэсир итәрлек ысулларны эзләргә туры килде . Укытучы булып эшләвемнең беренче көненн ... борчылам; мавыгып эшләсәләр, зур канәгатьләнү хисе тоям. Мин укытучы буларак, укучыма теге яки бу ситуациядә дөрес чишелешне такмыйм, үзл ... төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам.Укучыларым презентация ясый беләләр, бергә-бергә ...

Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе. Укытучы! Мин унберенче классны тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерергә булдым һәм теләгем тормышка ашты. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап диплом алдым.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. “Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саяди.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.Адәм баласы күп ә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!

Балага үзен шәхес итеп тойдыру,

Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә , мөстәкыйль уйларга өйрәтә. Бу өлкәдә минем укучыларым арасында уңышларга ирешүчеләр дә шактый.

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

3 стр., 1265 слов

«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына

... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк. Мин дә профессиональ укытучы булу ... үстереп, яңаларын “ачып”, тормышта уңышка ирешеп була дигән фикер тудырудан, шуны аңлатудан гыйбарәт. Әлбәттә, баланы киләчәк ... алымнарын кулланып, иренмичә эшләгәндә генә кешелек дөньясына файдалы булган Кеше үстерергә мөмкин. Минемчә, алда санап үтелгән сыйфатлар чын укытучыны ...

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!