Гаиләм – җылы учагым

Сочинение

Гаиләм – җылы учагым.

Мине саклаучы

Ачы җилдән, бураннардан

Мине яклаучы.

Гаилә турында сүземне Мәдинә апа Дәүләтова шигыре белән башлыйсым килә. Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә , рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.

Гаилә дигәч, әти-әнием һәм туганарым искә төшә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр. Картәнием “Әтиле — әниле алтын канатлы булып үс, улым!” – дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым. Пар канатлы гаиләдә яшим мин. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны бар. Әни безне дөньяга тудыра, ашата, киемнәребезне юа, иркәли, юата. Ә салкыннардан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиебез саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр кебек. Алар безне сулыш ала башлаган көнебездән алып кайгырта башлый. Һәр яңа эшебезгә сөенә, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итә. Минем кадерлеләрем һәрвакыт безнең өчен кайгырып, ярдәм итеп торалар. Күз карасыдай саклап, төпле киңәшләрен бирәләр, урынсыз эшләгән эшләребез өчен бераз әрләп тә алалар. Ачуланганда да күзләреннән усаллык түгел, назлы караш бөркелә.

Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара алтын куллы әтием. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Төрле темаларга фикер алыша, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.

Өйдә вакытта без аның белән бергә йөрибез, эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез, кышын чаңгы шуабыз.

Йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра әтиебез. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәтә.

Ул уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән кебек сыйфатларга ия гаилә башлыгы.

Әнием дә бик сабыр, уңган, ярдәмчел. Кулларыннан гөлләр тама, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул бар эшкә дә өлгерә, җитешә, оста. Аның назлы карашы, ягымлы елмаюы күңелләребезне эретә. Телеңне йотарлык аш-сулар әзерләве, күз явын алырлык бәйләнгән кул эшләре белән һәрвакыт сөендереп тора ул безне. Ул яхшы белән яманны да аерырга өйрәтә. Акыллы киңәшләрен дә бирә.

3 стр., 1104 слов

Эйе шул энилэр янында ай да канатлы

... ни кызына карап,нурлы айдай елмая. (22)Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы. Н.Каштанов* *Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов(1942)- ... м, тезис итеп алып, “Әни” дигән темага сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: ... Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез, алтын бәясенә әллә кайлардан китертергә туры килде ... әмма хөрмәт калырга тиеш. (23) Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, ...

Әни — әтиебезне эш урыннарында да хөрмәт итәләр, авылдашлары арасында да үрнәкле гаилә исемен йөртәләр, абруйга лаек кешеләрнең берсе алар.

Магазинда сатучы булып эшләүче әниебез кеше белән тиз аралашучан, уртак тел таба. Үз һөнәрен яхшы башкаруы нәтиҗәсендә, сәүдә ноктасыннан халык өзелми, сатып алучылар һәрчак канәгать булып, бары рәхмәт, мактау сүзләре генә юллана аның адресына карата.

Әтием үтә дә җаваплы, кирәкле һөнәр иясе. Ул – янгын сүндерүче. Аннан һәрвакыт уяу, сизгер, җитез булу таләп ителә. Шуңа күрә ул кеше гомерләрен саклап калу өчен утка керергә дә әзер булып тора.

Өстәвенә, кадерлеләрем умарта тоталар. Балның никадәр файдалы һәм шифалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ә аны тәрбияләү өчен күпме тырышлык, көч, түземлек кирәк.

Бар яклап уңган, булдыклы, үрнәкле газиз кешеләремне бик яратам, хөрмәт итәм.

Без дә алар үрнәгендә үсеп, укуларыбызны уңышлы тәмамлап, теләгән һөнәр сайлап, бу тормышта үз юлыбызны табарбыз, дип ышанам.

Әни-әтием – безнең өчен олы терәк, зур таяныч. Без алар белән горурланабыз.

Үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Ни өчен дигәндә, минем картәнием һәм картәтием дә исән – саулар. Кирәк чакта барып сыенырдай якыннарым барлыгына язмышыма рәхмәтлемен. Мин һәрвакыт алар янына барырга тырышам. Ярый әле бер авылда яшибез, шуңа күрә мәктәпкә барганда да, кайтканда да яннарына еш кына кереп чыгам. Хәлләрен белеп, тәмле — тәмле ризыклары белән сыйланам. Ә алар исә мине генә көтеп торгандай ихлас елмаеп каршы алалар. Картәнием “баланың баласы – балдан татлы була”, — дия – дия, гел кочагына алып, рәхәтләнеп сөяргә ярата мине. Шулайдыр да, чөнки нәрсә генә сорасам да, һәр үтенечем, теләгем шул ук минутта тормышка аша.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар күпләп мал-туар, кош-корт тәрбиялиләр. Бакчаларында төрле — төрле җиләк – җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңганнарга – уңыш юлдаш, дигәндәй, алмагачлары алмалардан сыгылып тора, җиләкләре гел өлгереп, күзне кызыктыра. Ә помидор, кыяр уңышы дисәң, картәнием аларны җыеп бетерә алмый. Мин дә ярдәмләшеп торам. Быел бергәләп, алардан күпме кышкылыкка азык әзерләгәнбездер, исәбе-хисабы да юк. Җимешләрдән эшләнгән кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланган, маринадланган ризыклар белән баз тулды. Кышын исә җәйге көннәрне искә төшереп, аларны тәмләп авыз итәсе генә кала.

Картәтиемнең дә олы ярдәмчесе мин, дип мактанырга ашыгам. Аның белән йорт алдындагы эшләрдә кул арасына керергә өлгерәм. Ул малларның телен белеп сөйләшә диярсең, һәрберсенә исем кушып, алар белән аралашып, һәрчак аларны тыңлата белә.

Якынннарымның капкасын ачып керүгә үк гаҗәпкә каласың, һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, бакча алдында аллы – гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Кай арада шулай тәртипкә китереп җитешә ала икән бу йорт хуҗалары?! Ә йорт эченә керсәң, тагы да ямьлерәк күренеш карашны үзенә җәлеп итә. Картәнием пөхтә итеп бүлмәләрне җыештырып куя, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә, алар тәрәзә төпләрен бизи.

3 стр., 1029 слов

С 15.3. Внут­рен­ний мир че­ло­ве­ка. — — Экзамены ...

... и в реальной жизни с настоящими людьми, а не куклами. Душевное состояние героини текста вызывает беспокойство, потому что её внутренний мир ограничен удовлетворением собственного тщеславия, потребностью ... этo лишь вещь, укра­ше­ние, а не че­ло­век, тем более что ста­ту­эт­ка­ми на­зы­ва­ли и трёх ... ­те­ли», «Тре­тий в пятом ряду» и дру­гие, по­вест­ву­ют глав­ным об­ра­зом о мире юно­сти. Источник: [ ...

Алардан кунак та өзелми ул. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, күрәсең.

Картәнием бәйләм эшләренә дә бик оста. Безгә, оныкларына, биялиләр, оекбашлар бәйләп бирә. Кыш көннәрендә зур рәхмәтләр әйтеп, ул бәйләгән киемнәрне киеп йөрибез.

Картәтием – минем якын сердәшем. Кирәк вакытта гел аннан киңәш сорыйм. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Акыллы, сабыр, шул ук вакытта таләпчән, гадел дә ул.

Кадерлеләремнең уңганлыгына, тырышлыгына сокланып туя алмыйм, алардан үрнәк алып яшим.

Алар — әни — әтиемнең дә иң якын ярдәмчеләре, таянычлары. Авырлыклар килсә, тәүдә алар белән уртаклашалар, шатлыклы хәбәрләрне бергә — бергә бүлешәләр.

Картәни — картәтиләрем тагын да бик озак еллар сау-сәламәт яшәсеннәр иде безнең арада. Алар йортының уты сүнмәсен, балаларының, оныкларының шат авазыннан тынмасын, һәрвакыт туганнар җыелып, шау — гөр килеп, гел шулай аралашып яшәсеннәр иде.

Туганнарымның һәрвакыт шулай матур, сәламәт булуларын телим. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын.