Жэйнен бер коне на татарском языке

Җәйнең ямьле бер көне (хикәя)

Менә шулай инде, 1 сентябрь дигәннәре беренчегә баручыларга (чөнки алар әле алда ниләр көткәнен чамаламый) һәм укытучыларның үзләренә генә (шуның кадәр чәчәк тагы кайчан бирерләр ди) бәйрәм ул. Калган укучылар өчен гадәти уку көне. Менә 7 нче сыйныф укучыларына бәйрәм көнне үк расписание төзеп куйганнар.Җитмәсә, ике дәрес рәттән–татар теле. Укытучылары Резедә Зөфәровна ике дәрес эчендә «Җәйнең ямьле бер көне» дигән сочинение язабыз, дигәч, ярты классның сөмсере коелды. Шундый матур көнне бозарга ул гына булдыра инде. Әнә алтынчы класслар, укытучылары белән табигать кочагында фотосессия ясап йөри, сигезенчеләр, өстәл табыннары ясап, классташлары Айратның туган көнен һәм берочтан белем көнен бәйрәм итәләр, бишенче сыйныфлар бәйрәм линейкасыннан соң өйләренә сызды, башлангычлар турында әйтеп тә торасы юк. Ә җиденчеләр сочинение яза. Адәм хурлыгы.

Шәмсинең аеруча да кәефе төште. Өйгә язарга бирсәләр, китап-мазардан күчергәләп, берәр нәрсә әвәләр иде дә – юк шул. Матур кәчтүм-чалбарлары белән мәктәпнең икенче катына да менеп җитәргә өлгермәде, озын булганга, бәйрәм линейкасында да арткы рәттә басып торды (кәчтүмнәрен күреп өлгермәгәннәрдер, шәт), шуның өстенә әле җәйдән соң шөрепләре дә ныгытылмаган башка эш кушылды.

Укытучыга мин ручка-кәгазь апкилмәдем, дип тә караган иде, үч иткәндәй, күрше партадагы Ленар, мин берничәне апкилдем, дип, тизрәк яңа дәфтәр белән ручка сузды.

Беренче дәрес күз ачып йомганчы узды да китте. Бөтен кеше и язды, и язды. Шәмсинең генә башына матур уйлар килмәде, тик утырганны сизмәсеннәр, дип, кәгазьгә рәсемнәр ясап утырды. Ни турында язсын ди ул?! Җәй буе авылда ятты, ара-тирә күрше авылга әбиләренә төшкәләде. Шуннан. Тарих укытучысы Ильяс абый әйтмешли, иҗтимагый әһәмияткә ия булмаган вакыйгаларны «чебеннән фил дәрәҗәсенә күтәрү» катгый тыела.

Җиденчеләр тәнәфескә дә бүленмәде. Әйтерсең лә бөтенесенең әйтер сүзләре күбәйгән, башларын да күтәрми, әллә ничәшәр бит сыптыралар гына. Әллә барысы да кичә үк белгән инде сочинение турында, уй-фикерләрен чәчәк бәйләмнәре кебек төйнәп килгәннәр дә хәзер шуны язып утыралар, дип уйлады, кәефсезләнеп, Шәмси. Эх, ник берсе торып «бәйрәм көнне нинди сочинение инде, апа!» дип сүз башламый. Калганнары шунда ук кушылыр иде бит, укытучы да йомшарыр иде, бәлки. Юк шул, башларын игәннәр дә язалар. система коллары!

5 стр., 2034 слов

Сочинение на татарском языке физкультура дэресе

... гомумиләштереп, нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, гомумиләштереп әйткәндә, шулай итеп, нәтиҗә ясап әйткәндә һ.б. кебек ... . Сочинение – фикерләмә язарбыз. Укытучы . Ә нинди темага язарбыз икән, ничек уйлыйсыз? Укучылар . Батырлык турында. Укытучы . Ни өчен батырлык турында дип ... . Төп өлештә нинди фикерләрне аерып була? Укучылар. Батырлык – матур сыйфат (2-3 нче җөмлә раслый) Нәрсә ул – батырлык? ...

Шәмсинең башына никтер гел җәйнең ямьсез яклары гына килде. Ручкасы тик тормасын өчен, аны кәгазь өстендә арлы-бирле йөрткән булды. Яңа уку елына дип алган күлмәкләре бугазын буа башлады, тизрәк кәчтүмнәрен салып ташлап, иске футболка-шортигын киеп, мендәрен кочасы килеп китте (бу вакытта ул бит әле йокларга күнеккән иде).

Түзмәде, сикереп торып басты да сүз башлады:

  • Резедә Зөфәровна, ярыймы сүз әйтсәм?

Каләм кыштырдаткан тавыш кына ишетелгән класс бер мәлгә тын калды.

  • Ярый, Шәмси, әллә бетердең дәме? – дип елмайды укытучы.
  • Бөтен мәктәп ял итә,тфү.

бәйрәм итә.Сез генә беренче көннән үк бимазалыйсыз. Ел да шул хәл. Беренче дәрестән үк йә диктант, йә инша, йә сочинение. Ничек мин башымны эшләтергә көйлим ди инде. Аннары ни турында яза алам соң. Авылдагы хәлләрне үзегез дә белеп торасыз. Шуларны язып, юләр кебек бер-беребезгә сөйләүдән ни мәгънә? Менә минем өчен җәйнең бер ямьле көне дә булмады. Көтүгә чыктым, түбән очтагы Фөлүзә апаларның сарыклары югалды – ике тәүлек эзләгәннән соң гына таптык, шуның аркасында әтидән шәп үк эләкте. Рәис абый буасына су коенырга баргач, Алмазны коткарам дип кергән идем, үзем баттым, мине коткарырга – ярда ун егет торса да – берсе дә кермәде. Һәр иртә һәм кичен унбиш сутый бакчада колорадо коңгызы чүпләдем. Үзебезнең бакча гына җитмәгән, колхоз кырына чыгып чөгендер матикладык. Аннары мәктәптә практика башланды. Мәктәп бакчасын карадык. Июльдә ай буе печәнгә йөрдек, әле безнеке генә булса бер хәл иде. Күршедәге бөтен карчыкларга булышырга туры килде. Булышмас идем дә, әни «кешедән яхшы түгел», дип, ирексезләп кертеп җибәрә. Хәтта клубка шәһәр кызларының биегәннәрен карарга чыгарга да хәл калмый иде. Шулай, Резедә Зөфәровна! Саный китсәң, хәлләрне бездә берегез дә кызыгырлык түгел. Ә сез җәйнең ямьле бер көне, дисез. Гаиләдә бердәнбер бала булгач, бик авырга туры килә. Тормыш йөге минем сыртка төшә. Ярый ла Айратның апасы үзен Казанга алып китеп гүләйт итеп апкайта; Ленарның әби-бабасы, сиксәндә булса да, бөтен эшне үзләре җимереп эшли; Алисәләр кибет тотканга вапше да балда-майда гына яшиләр. Менә алар хәзер «ямьләндерер» инде сочинениеларын. Ә мин, бишле алыр өчен ялганлап, «матур булды җәйләр, эх», дип язарга җыенмыйм. Так што, Резедә Зөфәровна.

Шәмси сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, тәнәфескә чакырып, кыңгырау чылтырады. Бөтен класс, дәррәү килеп дәфтәрләрен җыеп, укытучы өстәленә өйде дә, тукталышка үзләренең автобуслары килгәнмени, ишеккә таба чаптылар. Класста укытучы белән Шәмси генә калды. Резедә апасы:

– Так что, Шәмси энем, котлыйм сине. Җәйләр үтеп китте, көзен бәрәңге аласың да башка артык эш булмас, ә бүген сиңа эш – өйдә сочинение язарга, – дип, күзенә төшкән чәчләрен рәтләп куйды да.– Онытма, иртәгә беренче дәрес – әдәбият. Җәйгә укырга биргән әсәрләргә анализ ясаячакбыз, – дип, класстан чыгып китте.

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

СОЧИНЕНИЕ НА ТЕМУ «ЗОЛОТАЯ ОСЕНЬ»

Туган ягыма алтын көз килде.

Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Укучылар белем алырга дип мәктәпләргә юл тоталар.

8 стр., 3551 слов

Сочинение на татарском языке намус

... мкинлегенә ия. Инде әдәбият буенча яңа сочинение китаплары язылмас ... туе Асиясе, Нәсимәсе «Беренче театр»ның бер герое Пейзаж лирикасында ... әнгатьтә Муса Җәлил образы «Намус» романы һәм бүгенге тормыш ... чагылышы Мин Кисекбашны ничек итеп күз алдына китерәм ... образына мөнәсәбәтем Туксанынчы еллар егетеннән Айдарга ... инде кемнеңдер үтә гади сочинениесен гадиләштерсәң, аннан ни калачак? Сочинениенең матур ...

Табигать үзенчә матурая башлый. Тирә-яктагы яшеллек, күзгә күренеп, төсен сарыга үзгәртә. Бакчаларга күз салсаң, кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән миләш, баланнарны күреп хәйран каласың. Иген кырларына карасаң, әйтерсең аларны алтын төсенә буяп куйганнар, сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып утыралар. Нинди матурлык һәм байлык!

Көз җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми болытлар барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яңгырсыз көннәрдә көндезләрен бик салкын булмаган һава торышы күзәтелә, ә кичләрен суыта. Иртән тышка чыксаң, җирдәге үләннәргә матур итеп чык төшкән була. Ә әбиләр чуагы дип аталган көннәрдә бигрәк тә җылы һава торышы саклана. Минем өчен бу көннәр ямьле җәй айлары белән саубуллашу көннәре.

Көзге урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң, матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп кошлар сайрамый, төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Үзләренең хуш исләре белән башны әйләндергән аллы-гөлле урман чәчәкләре соңгы таҗларын коеп утыралар. Агачларга күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу төсләрне күрәсең. Каен агачлары үзләренә бер төрле матур. Ап-ак каеннар сап-сары шәл ябынганнар. Ара-тирә матур, куе яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын нарат агачлары күренә. Урманда да көзге уңыш бик күп була. Гөмбә, чикләвек, балан, алма, миләшләрне кышка җитәрлек итеп җыярга була.

Көз көне җәйге яллар тәмамланса да, мин көзне яратам. Чөнки көз җиткәч, без җәй буена күрмәгән сыйныфташлар белән очрашабыз. Озак күрешми торгач, инде сагынырга да өлгергән дуслар белән төрле хәлләр турында сөйләшәбез, серләшәбез.

Шулай ук мин көз көне һавада кыр казларының, торналарның җылы якка очып киткәннәрен күзәтергә яратам. Шундый матур, тигез итеп тезелеп очалар алар, әйтерсең, бер-берсенә җеп белән бәйләп куйганнар.

Табигаттә бар да бик тиз үзгәрүчән шул. Күп тә үтмәс, бераз вакыт үткәч, агачлардан яфраклар коелып бетәр, иген басулары буш булып калыр, бертуктаусыз яңгырлар ява башлар. Кояш сирәк кенә безгә якты нурлларын бүләк итәр. Беренче кар да явып үтәр. Елга-күлләр ялтырап торган, матур боз белән капланыр. Җир үзенең ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр.

Сочинение на двух языках. Иң кадерле, газиз кешем!

Сочинение на двух языках. Иң кадерле, газиз кешем!

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. Шуның өчен Фәрит Караганда ... Әниләре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче ... килгәнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри ... ниләре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче ...

Скачать:

Предварительный просмотр:

«ИҢ КАДЕРЛЕ ГАЗИЗ КЕШЕМ»

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – наш лучший советчик. Она скажет нам всю правду в лицо, укажет на наши ошибки и подскажет, как их исправить. Даже взрослые люди часто обращаются за советом к своим матерям. Каждый человек любит свою мама по-своему. Кто-то выражает свою любовь тёплыми словами, а кто-то помогает маме, заботится о ней. Не бывает “плохих” мам. Мама никогда не предаст и не обманет своего ребёнка. Нет в мире такой матери, которая не отдала бы всё за здоровье своего малыша. Мама любит нас не за что-то, а просто за то, что мы её дети.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.