Гимназия газетасы #26 — Каурый_каләм

Эссе

Куян

Ап-ак куян йөгерә

Кыш җиткәнен ул күрә.

Кар шикелле ак туны.

Бүре килгәнен күрсә,

Кар астына кача.

Кишер алыр өчен

Бакчага килә ул.

Капкынга эләкмәс өчен

Уйлый башлый ул.

Их, син, куян, курыкма.

Кишер бирербез сиңа.

Тик тәртипле булырга

Кирәк бит сиңа.

Гимназия газетасы #26 - Каурый_каләм 1

Галиев Нияз, 4а

Туган ягым табигате

Һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле. Миңа да үз туган ягым кадерле. Үзем Казанда тусам да, авыл табигатен мин күбрәк яратам. Анда бик матур кырлар, болыннар, урманнар елгалар, хәтта таулар да бар. Ул таулар биек түгел, чирәм үскән калкулыктан гыйбарәт.

Җәйге эссе көннәрдә, иртән-иртүк, елга буена балык тотарга төшеп утырырга бик рәхәт. Кичен болынга чыгып, дуслар белән үзара ат чабышларын оештыргач, кәефләр дә күтәрелә, җанга да дәрт, рәхәтлек килә.

Урманга барсаң, җир җиләге, каен җиләге, гөмбәләр җыеп була.

Авыл мине үз табигате белән генә түгел, минем дәү әнием, башка туганнар һәм дус-ишләр белән дә җәлеп итә. Авылда булганда, мин кичләрне яраткан тау башында каршыларга яратам. Аннан кояш баеганын күзәтәм дә, әкрен генә әллә нинди юллар табып кайтам. Өйгә атлаганда, миңа әле кайтып бетмәгән сарыклар очрый, кайдадыр сузып кына сыер кычкырганы ишетелә… Ә мин һаман юл тузанын юри очырып, туздырып кайтам һәм инде бәлки, берничә көннән соң яңадан Казанга әйләнеп кайтырга туры киләчәген уйлап, таулы авыл юлыннан дәү әнием янына кайнар ипи белән коймак һәм бал белән чәйэчәргә юнәләм….

Хәсәнова Гүзәл, 8а

Минем туган ягым

Минем туган ягым ул Саба районы Явлаштау авылы. Мин шушы авылда туып үскән кеше. Хәзерге вакытта Казанда яшәсәм дә, күңелем барыбер авылыма тарта, күңелем анда. Кечкенә вакытымда дуслар белән су буйларында йөгереп, уйнап йөргәннәрем әле дә исемдә. Кайткан саен, дусларны чакырып, су буена төшәсем килә. Кыш көннәрен чана шуып, карга батып, тагын бер уйныйсы килә. Авылымнан аерылгач авыр булды. Казанга ике елсыз ияләшә алмадым. Көннәр буе фотография карап, авылны искә алып елыйсыларым килә иде.

Авылымда иң ошаганы — аның табигате ул, су буйлары, елгалары, урманнары, болыннары искиткеч матур. Су буйларына төшсәң, саф һавасын сулап, су коенып, чирәмдә ятып торсаң, авылдан китәсе дә килми башлый. Авылымның елгалары чиста, киң, басма салынган, ә аның аша чыкканда басма аркылы түгел, су ерып чыгасы килә.

1 стр., 380 слов

Минем туган ягым –Татарстан материал (5 класс)

... күлмәкләрен кияләр, матураеп китәләр. Нинди генә туган илем табигате күркәм булмасын, кешеләр аны җәлләмичә зур зыян ... Мин ңир шарының иң иң ямьле урынында яшим, шуңа күрә туган җиремне бик яратам.

Урманнары турында әйтер сүз шундый күп. Агачлары җәйгә таба яшел яфрак яралар. Җәйге чирәмдә ятып ял итәсе килеп тора. Ул җиләкләре, ул гөмбәләре… Көне буе урманда җиләк, гөмбә генә җыеп йөрер идем. Кыш көннәрендә шыгыр-шыгыр килеп, куян, төлке эзләрен карап йөрсәң дә була.

Җәй саен кош тавышларын ишетү — үзе бер искиткеч могҗиза ул. Ромашкалар арасыннан кайтсаң, үзеңне дә тапмыйсың.

Авылымның чишмәләре! Чишмәләре мул сулы, чиста, саф. Челтер-челтер килеп аккан суны көн саен өйгә алып кайтып чәйләр эчәсе килә.

Әхтәмова Ранилә, 8а

Авыл тавышы.

Минем авылым гүзәл табигатьле урында урнашкан. Авылыбызда салкын, тәмле сулы чишмәләр, түм-түгәрәк көзге сыман күлләре, калын урманнары, яшел болыннары бар. Җәй көннәре болыннарда йөгереп йөрү, чәчәкләрдән такыялар үрү, урманында җиләк җыю бик рәхәт.

Мин бабай белән печән чабарга барам. Чапкан печәнне җыеп куясың, өстенә менеп ятасың да зәп-зәңгәр һавада, болында кечкенә генә тургайлар сайравын күзәтәсең. Аларга күз салып карап торсаң, төрле хәрәкәтләр ясап әле һавага күтәрелеп, әле синең баш очыңнан гына үтеп китеп сайрауларын дәвам итәләр. Аларның сайравына башка кошлар да, чикерткәләр дә кушыла…

Кадыйрова Энҗе, 8б

Мәңге яшәсен иде ул авыл.

Минем өчен авыл табигате беренче урынны алып тора. Аның табигате, саф һавасы, яхшы кешелекле, ярдәмчел кешеләре белән бик күңелле. Бу сыйфатлар һәрбер авылга хас булган мисаллар.

Минем әнием белән әтиемнең дә үз туган авыллары бар. Ул авыллар еллар буе яшәсен иде, үзнең матурлыгын, саф һавасын, чиста сулы чишмәләре югалмасын иде.

Әниемнең авылы Елыш исемле. Бик кечкенә авыл булса да, тарихы бик бай. Чишмәләре дә, урманнары да бар. Авыл һәрбер яклап текә таулар белән әйләндереп алынган. Шул тауларда куе-куе урманнар урнашкан. Урманнарында йөрү үзе бер ләззәт. Агачларның ничек үсүләренә бирелеп карасаң, берәр төрле бизәк төшерергәнен күраласың. Ә көзен агач яфраклары сары яңгыр кебек коелалар. Кышларын аларның ботакларына матур итеп кар бөртекләре куна. Әйтерсең алар туйга килгән кәләшләр кебек утыралар. Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән аңлатып бетереп булмый…

Әниемнең авылы бик матур шул! Мәңге яшәсен иде ул авыл.

Сафиуллина Эльмира, 8б