На татарском языке кешене хезмэт бизи

Сочинение

Кешене хезмәт бизи

опыты и эксперименты

К ешене хезмәт бизи.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Кешене хезмәт бизи.

Ә нигә шулай диләр? Чыннан да бу хак сүзләрме? Әйдәгез, моның дөреслеген исбатлап карыйк.

Кеше узен-узе белә башлаганнан бирле хезмәт итә. Бала чакта көчең җитәрдәй эшләр башкарасың, әти-әниеңә булышасың. Бу вакытта синең хезмәтеңне бәяләүчеләр- әтиләр, әниләр. Мәктәптә уку-белем алу да иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бу чорда безнең эшебезгә укытучыларыбыз нәтиҗә ясый. Аннан инде безне озын хезмәт юлы каршылый. Яраткан һөнәреңне сайлау өчен белем аласың. Укуың беткәч, хезмәт юлыңны башлыйсың.

Эшкә өйрәнә-өйрәнә еллар арты еллар уза. Кеше үзе дә сизмәстән үз эшенең остасына әйләнә. Ә мондый булыр өчен аннан сабырлык, тырышлык, тугрылык таләп ителә.

Шундыйлар рәтенә, һич кенә дә мактана дип уйламагыз, мин бабам Рәис белән әбием Гөлфидәне кертер идем.

Бабам Рәис Әхмәтгали улы 1942 нче елда, якты дөньга килә. Бу вакытта аның әтисе яу кырында була һәм аңа исән-имин килеш туган авылына әйләнеп кайту бәхете язмаган. Бик кызганыч, бабам Рәискә беркайчан да “ әти” дип эндәшергә насыйп булмый. Шулай булса да. Кеше арасында ким-хур булмый, яугир әтисе исеменә тап төшерми гомер итә, намуслы хезмәт куя ул. Тырыш хезмәт тә бәясез калмый. “В.И. Ленинның 100 еллык” юбилей медале, “ Социалистик ярышта җиңүче”, “ Унберенче бишьеллык ударнигы” билгеләре белән бүләкләнә.

Әбием- Гөлфидә күрше Теләкәй авылы кызы. 10 баланың иң өлкәне. Моннан 47 ел элек бабам белән язмышларын бергә бәйлиләр. Шуннан башлап, лаеклы ялгы чыкканчы әбием колхозда сыер сава, бозау карый һәм “ Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. Бүгенге белән чагыштырганда бик түбән хезмәт хакына эшләсәләр дә, барысына да канәгать итә белгәннәр. 5 ул, 1 кызга гомер бүләк иткәннәр. Балаларын да эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

Алда әйтелгән мактау сүзләре-гади бер кәгазь кисәге генә. Шулай булса да, ул аларның чын, намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Шушы кәгазь кисәге нигезендә күпме сабырлык, түземлелек, йокысыз төннәр ята.” Кешене хезмәт бизи” кебек сүзләр нәкъ әбием белән бабам турында.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... әре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче сыйныфка ... тә. Тик ялгыз түгел ул. Урамга чыкса, очраган һәр кеше аның белән ихлас исәнләшә, хәл ... килгәнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри ... әре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче сыйныфка ...

Барлык кешене дә хезмәт бизи дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Кешеләр дә төрле-төрле. Араларында җиңел юл белән, урлашып яисә әти-әни тапканга яшәүчеләр дә очрый. Берәүләр – ялкау, берләрен язмыш үзе сыный. Андыйларга беркайчан да бәхет елмаймый. Бәхетле тормыш- ул сәламәтлек, тырышлык, хезмәт сөю һәм намуслылык.

Кешене хезмәт бизи

классный час на тему

Скачать:

Предварительный просмотр:

Кешене хезмәт бизи.

Ә нигә шулай диләр? Чыннан да бу хак сүзләрме? Әйдәгез, моның дөреслеген исбатлап карыйк.

Кеше узен-узе белә башлаганнан бирле хезмәт итә. Бала чакта көчең җитәрдәй эшләр башкарасың, әти-әниеңә булышасың. Бу вакытта синең хезмәтеңне бәяләүчеләр- әтиләр, әниләр. Мәктәптә уку-белем алу да иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бу чорда безнең эшебезгә укытучыларыбыз нәтиҗә ясый. Аннан инде безне озын хезмәт юлы каршылый. Яраткан һөнәреңне сайлау өчен белем аласың. Укуың беткәч, хезмәт юлыңны башлыйсың.

Эшкә өйрәнә-өйрәнә еллар арты еллар уза. Кеше үзе дә сизмәстән үз эшенең остасына әйләнә. Ә мондый булыр өчен аннан сабырлык, тырышлык, тугрылык таләп ителә.

Шундыйлар рәтенә, һич кенә дә мактана дип уйламагыз, мин бабам Рәис белән әбием Гөлфидәне кертер идем.

Бабам Рәис Әхмәтгали улы 1942 нче елда, якты дөньга килә. Бу вакытта аның әтисе яу кырында була һәм аңа исән-имин килеш туган авылына әйләнеп кайту бәхете язмаган. Бик кызганыч, бабам Рәискә беркайчан да “ әти” дип эндәшергә насыйп булмый. Шулай булса да. Кеше арасында ким-хур булмый, яугир әтисе исеменә тап төшерми гомер итә, намуслы хезмәт куя ул. Тырыш хезмәт тә бәясез калмый. “В.И. Ленинның 100 еллык” юбилей медале, “ Социалистик ярышта җиңүче”, “ Унберенче бишьеллык ударнигы” билгеләре белән бүләкләнә.

Әбием- Гөлфидә күрше Теләкәй авылы кызы. 10 баланың иң өлкәне. Моннан 47 ел элек бабам белән язмышларын бергә бәйлиләр. Шуннан башлап, лаеклы ялгы чыкканчы әбием колхозда сыер сава, бозау карый һәм “ Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. Бүгенге белән чагыштырганда бик түбән хезмәт хакына эшләсәләр дә, барысына да канәгать итә белгәннәр. 5 ул, 1 кызга гомер бүләк иткәннәр. Балаларын да эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

Алда әйтелгән мактау сүзләре-гади бер кәгазь кисәге генә. Шулай булса да, ул аларның чын, намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Шушы кәгазь кисәге нигезендә күпме сабырлык, түземлелек, йокысыз төннәр ята.” Кешене хезмәт бизи” кебек сүзләр нәкъ әбием белән бабам турында.

Барлык кешене дә хезмәт бизи дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Кешеләр дә төрле-төрле. Араларында җиңел юл белән, урлашып яисә әти-әни тапканга яшәүчеләр дә очрый. Берәүләр – ялкау, берләрен язмыш үзе сыный. Андыйларга беркайчан да бәхет елмаймый. Бәхетле тормыш- ул сәламәтлек, тырышлык, хезмәт сөю һәм намуслылык.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС ка күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора.

Хезмәт иясе- хөрмәт иясе

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Иске Барыш авылында гомер итүче Мәннаф Хәйбуллин нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе. Мәннаф Миңлебай улы безнең илгә Бөек Җиңү китергән 1945 елның 20 гыйнварында колхозчы Гайниҗиһан һәм.

69 стр., 34179 слов

Гариф ахунов артышлы тау буенда

... Н. Арсланов иҗаты 47 Г. Ахунов иҗаты 48 Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48 Хәсән − минем яшьт ... -йола корбаннары (Инша) 57 Ш. Камал. «Акчарлаклар» 58 Егет кешене кыюлык бизи (Инша) 58 Һ. Такташ. «Алсу» 58 Һ. Такташ. «Кил ... Кайбер әдәби текстлар сезгә аңлау өчен авыррак булып тоелыр. Болар − борынгы әдәбиятка караган әсәрл ... итеп тә карарга кирәк. Бу әсәр безнең халыкның тарихи үткәнен чагылдыра, ләкин аны ...

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Иске Барыш авылында гомер итүче Мәннаф Хәйбуллин нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе.

Мәннаф Миңлебай улы безнең илгә Бөек Җиңү китергән 1945 елның 20 гыйнварында колхозчы Гайниҗиһан һәм Миңлебай Хәйбуллиннарның ишле гаиләсендә дөньяга аваз сала. Миңлебай Хәйбулла улы бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Балаларын да һәр эшнең җаен белеп, тәмен табып башкарырга, пөхтәлеккә өйрәткән. Мәктәпне тәмамлагач, Мәннаф абый Казанда һөнәри училищеда электрик белгечлегенә укый. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарәне истә тотыпмы, авылда үскән малай табигатьне, хайваннарны яраткангамы ветеринар һөнәрен дә үзләштерергә ниятли һәм Алабугада әлеге белгечлеккә өйрәтә торган училищега укырга керә. 1964-1967 елларда Ватан алдындагы изге бурычын Белоруссиядә чик сакчысы сыйфатында үти. Шуннан соңгы хезмәт биографиясе һәм тормышы туган авылы белән бәйле. Биредә ул Кыртапа авылы кызы Нәфисә белән гаилә кора. Башкалар белән уртак тел тапкан, тырыш егетне күреп алалар, ул үз авылында комсомол оешмасы секретаре булып та, соңрак авыл советы рәисе вазыйфасында да үзен сынап карый. Өч ел ул вакытта Иске Барышта эшләгән май заводында мастер булып хезмәт куя. Һәм 1976 елдан алып колхозда ветеринария белгече булып эшли. Малларны карауда көчен дә, белемен дә, тәҗрибәсен дә кызганмый. Аның белән озак еллар бергә эшләгән «Уңыш» колхозының баш инженеры булган Кафил Зөбәеров хезмәттәше турында болай диде: «Ул эшен һәрвакыт намус белән башкарды, аңардан юк, булмый, вакытым юк дигән сүзне беркайчан ишетмәссең, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, колхоз терлекләрен дә, шәхси хуҗалыктагыларны да карарга ашыкты. Шуңа аны авылдашлары үз итә, хөрмәт итә. Хәзер дә киңәшләре белән ярдәмгә килә». «Барыш» бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабиров авылдашы турында фикере белән уртаклашты: «Мәннаф абый авылыбызның абруйлы кешеләренең берсе, мәчет карты. Гаиләсе дә үрнәк. Эшләгән вакытында үзенең пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып торды». Эшен яратып, аңа бар күңелен салып, илгә-көнгә файдалы булып гомер иткән Мәннаф абый. Тормыш иптәше Нәфисә апа белән өч бала- ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Булат, Айгөл һәм Айсылу- барысы да югары белемле, Казанда яшиләр, тормышта үз урыннарын тапканнар. Гаиләнең дәвамчылары булып 4 ир малай- оныклары үсеп килә. Мәннаф абый кебек тыйнак, тырыш авыл кешеләре, алар алып барган тормыш рәвеше белән сокланмый мөмкин түгел. Мәннаф абый, балаларыгызның игелеген, авылдашларыгызның, күршеләрегезнең хөрмәтен тоеп яшәгез, тормышыгыз имин,бәрәкәтле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз