Арслановой Динары “Беркемдә, бернидә онытылмый! ”

Сочинение

“Беркемдә, бернидә онытылмый! ”

Бабайлар көрәшеп безгә

Тынычлык яулап алган.

Ә күпләре кайталмыйча,

Сугыш кырында калган.

Тиздән Җиңү бәйрәме,

Бәйрәм итәр бар халык.

Кайберләре сагышланып,

Кайберләре шатланып.

Әни сөйли, бабаемның

Яу кырында калганын.

Һәр ел саен бу бәйрәмне,

Елапкаршы ала ул.

Күкләребезаязбулсын,

Сугышутыянмасын.

Әби-бабайларязмышын

Без күрергә язмасын.

Сугыш тәмамлануга күпме вакыт үтте?! Әмма Бөек Ватан сугышы ясаган күңел яралары һаман да төзәлеп җитә алмый һәм ул беркайчан да төзәлмәс тә…Еллар,гасырлар үтсә дә,кешеләр тарихта иң авыр,иң дәһшәтле бу сугыш турында онытмаслар.Бу чорда тылда бөтен авырлык хатын-кыз,карт-коры,бала-чага өлешенә туры килә.Алар “Бөтенесе фронт өчен,бөтенесе Җиңү өчен!” девизы астында чын фидакарьлек үрнәкләре күрсәттеләр.Ачлык-ялангачлык бик газаплады. Шуның өстенә, авылга сугышка киткән якташларының үлүе турында кара кәгазьләр бер-бер артлы килә торган,тагын елашу,тагын сыкрану,тагын әрнүләр… Дүрт елдан артык,ягъни 1418 көн дәвам иткән бу сугышта Татар Томбарлы авылыннан гына да 277 кеше сугышка китә, 200 кеше яу кырында ятып кала, ә 77 кешетуган авылына әйләнеп кайта. Солдатларның батырлыкларын мәңгеләштереп мәрмәр һәйкәлләр генә басып тора.

Шуларның берсе – Шәйдуллин Тимерҗан Шәйдулла улы. Шәйдуллин Тимерҗан Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен күрә алмый,ул 14 ел элек бу дөньядан бакыйлыкка күчте. Ләкин авылда,ул корган нигездә, авылдашлары, туганнары,оныклары, укучылар хәтерендә ул һәрвакыт исән.

Тимерҗан Шәйдулла улы 1925нче елны Баулы районының Татар Томбарлы авылында дөньяга килә. Ул,башлангыч белемне туган авылында алгач,5-10 нчы сыйныфларда Баулыдагы 1 нче урта мәктәбендә белем ала. Егет бик тырышып гел “5” билгеләренә генә укый. Аны 1943нче елда, 10 нчы сыйныфта укыганда, армия сафларына чакыралар. Барлык армияга баручы егетләрне Бөгелмә шәһәренең элеккеге “Заря” кинотеатрының казарма итеп җайлаштырылган бинасында, бер команда булып җыйналганчы 15 көн тоталар. Соңыннан,җыелган төркемне икегә бүлеп,бер өлешен көнбатышка, икенчесен көнчыгышка озаталар. Алар җылытылмаган салкын товар вагоннарында көнчыгышка юл тоталар. Билгеләнгән урынга барып җиткәч,аларны стеналары карга, бозга каткан, бер рота солдат сыярлык землянкаларга урнаштыралар.

6 стр., 2844 слов

"Сугыш һәм безнең нәсел"

... Гарифны - исән-сау гына үстерә. Ул малай армиядән кайткач, үзенең сугыш вакытында ташлап киткән, үз анасын эзләп китә, кабат әнисенең я ... Нурлы апасын онытмый, аңа посылкалар җибәреп тора. Нурлы әби сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да бик тырышып колхозда эшләг ... вакыты була шул. Шулай итеп, ул көнне Шакир һәм аның авылдагы тагын ике абыйсы сугышка китә. (Хәдичәнең бер абыйсы берничә бармагын ...

Көнчыгышта, Япониянең безнең илгә каршы сугыш башларга җыенуын алдан белеп, аларны шуңа каршы тоту өчен әзерли башлыйлар. Траншеялар казыйлар, пулемет уты нокталары төзиләр, 45-50 градус суыклыкка яки шундый ук градуска җиткән эсселеккә чыдау өчен күнекмәләр ала башлыйлар. Икенче Бөтендөнья сугышы Берлинны алу белән генә бетми, көнчыгышта япон самурайларына каршы дәвам итә, аларны да тар-мар итәргә кирәк була. Японнар белән бәрелештә,взвод командиры буларак, Тимерҗан абыйга да катнашырга туры килә. Ул, болай сөйләп калдырган:

-Без, Гоби чүлен кичтек, Хинган тавы аша үтеп, Сары диңгез яры буена килеп туктадык. Гоби чүлен кичү һәр сугышчыдан нык чыныкканлык таләп итте. Бернинди тереклек дөньясы күзгә чалынмаган чүлнең 45-50 градус эсселегендә көн саен 50 шәр чакрым җәяү үттек. Комның кайнарлыгыннан итек табаннары эри иде…

Ахыр чиктә, сугыш тәмамланганнан соң, безнең полкны илнең төрле почмакларына тараттылар. Мин Байкал арты хәрби округы составындагы 15956 нчы хәрби частька эләктем. Ул вакытта Урал аръягындагы хәрби округлар командующие маршал Р.Я. Малиновский командалыгында Читадагы штаб өйрәнүләре уздырыла иде. Нәрсәләр эшләргә кирәклеген, үзеңне ничек тотарга тиешлеген аңлатып,бервакыт мине Малиновскийга хезмәт күрсәтергә билгеләделәр. Мин бу Маршалның кеше буларак бик гади булуына игътибар иттем.

Сугышка киткәндә,әгәр исән-имин кайтсам,укуымны дәвам итәрмен,туган авылымны ташламам, дип сүз биргән идем. Һәм мин,сүземдә тордым,вәгъдәмне үтәдем,дип уйлыйм.

Тимерҗан абый, “II дәрәҗә Ватан сугышы ордены”, “Япон империалистларына каршы хәрби хәрәкәттә катнашкан өчен”, “Японияне Җиңгән өчен”, Жуков медалләре белән бүләкләнә. Алар арасында фидакарь хезмәт өчен бирелгәннәре дә бик күп.1950 нче елны гына авылга кайта. Ул башта авыл хуҗалыгы техникумын, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы һәм педагогия институтларын уңышлы тәмамлый. Аңа үз гомерендә колхоз рәисе, баш зоотехник, баш агроном вазифаларын да башкарырга туры килә, 12 ел рәттән кичке мәктәптә биология, химия, физика,астрономия фәннәрен укыта. Кайда гына эшләсә дә, үзенә тапшырылганны намус белән башкарган ул. Шуңа күрә аны “Атказанган колхозчы” исеме биреп озаталар. Мәктәптә 32 ел балаларга тәрбия,белем бирүче укытучы Илгизә Шәйдуллина белән тату, балаларына, оныкларына үрнәк гаилә булып 48 ел яшәделәр алар.

Кызганычка каршы, тыл каһарманнары сафы да кимеп бара. Вакыт безне ул дәһшәтле еллардан һаман ерагайта бара. Ләкин түгелгән кан, кичергән авырлыклар, бу изге сугышта башларын салган солдатларның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр! Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын һичкайчан теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы, тынычлык өчен көрәш алып баралар. Без һәрвакыт башка ил-мәмләкәтләр, башка халыклар белән тату күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен көрәшәбез. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның батырлык һәм фидакәрьлекләрен, зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармаска тиешбез. Шул вакытта гына дөньяда иминлек һәм тигезлеккә омтылу, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә омтылу көчлерәк, куәтлерәк булыр. Бер кичергән афәт, газаплар икенче шундый кичерешләрдән кисәтеп кала алсын иде.

Еллар үтә, сугыш авазы ерагая һәм тоныклана. Хәтер тавышы мәңге яшәячәк.

6 стр., 2755 слов

Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повестенда сугыш чоры кешеләрен ...

... торган бүре символы бар. Җыр символы исә шуларга каршы куелган яшьлек - яшьлек, изгелек рәвешендә аңлашыла. Җыр беренче тапкыр көзен ... булуын онытмаска тиешлеген искәртү. Язучының “Язгы кәрваннар” әсәрендә сугыш чорында эшне төптән җигелеп тарткан Хәкимҗан абзый, Сабир ... әхлакый) уйлануларны да, тормышны сурәтләү үзенчәлеген дә (образга гына хас сыйфатлар аркылы) күрәбез, язучы күрсәтергә теләг ...

“Алар илгә Җиңү алып кайтты”, “Хәтер”, “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1949)” һәм башка бик күп китаплар киләчәк буыннарга бабаларыбызның сугышчан батырлыгы ядкәре булып саклана.

Илебез 70 нче тыныч язын каршыларга җыена. Авыллар көннән-көн үсә, матурлана. Кешеләр тыныч илдә шатланып яшиләр, балаларның шат авазлары яңгырый. Илебез чикләрен ышанычлы солдатларыбыз саклый.

Җиребезгә сугыш беркайчан килмәсен, шартлау тавышы ишетелмәсен! Яшь егетләрнең, ирләрнең гомере өзелмәсен, ятимнәр булмасын, аналарның күз яше түгелмәсен! Калган буыннарга мондый сугыш афәтләрен-сүз белән генә аңлатып булмый торган авырлыкларны кичерергә язмасын. Күгебез аяз,ил-көннәребез тыныч, имин булсын! Язмамны Гөлфия Гыйниятуллинаның “Дөньялар тыныч булсын» шигыре белән тәмамлыйм.

Последнее обновление: 6 мая 2015, 22:44