Тема; «Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне»

Сочинение

Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.

(башлангыч класслар өчен кичә)

Тема;

«Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне».

Максат:

1. Балаларны өлкәннәрнең кадерле, кирәкле кеше булуларына инандыру;

2. Өлкәннәрнең кылган яхшы гамәлләре, эшләре турында күзаллау булдыру;

3. Өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

Плакат: «Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне», магнитофон, кассетада «Туган җир», «Әнкәйнең догалары»җырлары, әби — бабай киемнәре, балаларның сочинениеләре (китапчыклар), шәҗәрәләр.

Плакат (мәкальләр):

1. Олыларны олыла, үзең дә олаерсың.

2. Карт бар өйдә кот бар, карчык бар өйдә орчык бар.

3. Ата — ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

4. Дөньяда ата — анадан башка бар да табыла. Плакат(нәсихәт):

  • Олыларга каршы әйтмә — телең корыр.
  • Картларга авыр сүз әйтмә — каргышлары төшәр.
  • Олылар сүзен тыңламасаң, игелек күрмәссең.
  • Олы кешегә катышып сөйләшмә, сүзен бүлдермә -акылың бүленер.
  • Олылар алдында уйлап кына сөйләш.
  • Карт кешенең хәлен белешеп тор,гомерең озын булыр.

Кичәнең программасы.

1. Магнитофон язмасында «Туган җир» җыры яңгырый.

2. Укучы шигырь укый. («Исәнмесез» шигыре).

3. Укучы җырлый:»Әссәләмәгаләйкем».

4. Татар халык биюе башкарыла.

5. Әби сүзе (1 укучының әбисе сөйли).

6. «Ай — ли, замана» — кунакка килгән бабайлар җырлый.

7. Нәфис сүз: «Озак яшәүнең сере».

8. Алып баручының әби — бабайларның яхшы гамәлләре

турында чыгышы.

9. “Зирәк карт” әкиятен сәхнәләштерү.

10. Төркемнәрдә эш. Мәкальләр.

11. Шигырь укыла: «Әйбәт тә минем әби».

12. «Әнкәйнең догалары» — магнитофон язмасында (тыңлау).

13. «Рамазан ае турында беләсезме?» — төркемнәрдә эш.

14. «Әбием догалары» (шигырь укыла).

15. Мәчет, шәҗәрә турында укучыларның сочинениеләрен укыту.

16. «Өлкәннәр» җырын тыңлау.

17. Йомгаклау.

Барышы:

Музыка уйный, Фән Вәлиәхмәтов башкаруында «Туган җир» җыры яңгырый.

  1. Шигырь укыла:

    2 стр., 514 слов

    По татарскому языку кызыл чэчэклэр шахбаз турында

    ... әгълүм, шунлыктан эпиграф булмаса да, без «хикәя» дә канкойгыч вакыйгалар турында сөйләнәчәген фаразлар идек. Г. Ибраһимов, әсәрне ... әтеп, белем өләшеп йөрүче мәгърифәтчеләр булган. Карт миңа әнә шундый бер кеше дип аңлашыла. Язучы бу очракта ...

Исәнмесез! — диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканда, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә роза гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә һәм дә үземнән.

3. «Әссәламегаләйкем» җыры башкарыла.

А. б. Хәзер сезнең игътибарыгызга «Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне» исемле кичәбезне тәкъдим итәбез.

4. Татар халык биюе башкарыла.

Әби керә.

Ии- и.үзебезнең моңга җитәме соң? Безне яшь чакларга кайтара :орган көйләр! Мөдәррис сыздырып тальянда уйнар иде, ә без, кызлар, егетләр, кушылып җырлар идек, өздереп биер идек. Үзәкләрне өзә бит! Рәхмәт сезгә, балакайларым, бик тә күңелем булды. Әле сез, авыл балалары, татарчаны онытмагансыз икән. Югыйсә бит, кайбер балалар татарчаны бар дип тә белмиләр, көн -төн магнитофоннан «пәри туе» акырталар. Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт.

А.б.

  • Әбекәй, кил әле, утырып тор. Бүген син безнең кадерле кунагыбыз булырсың. Бәйрәмгә әле бабайлар да килерләр. Чөнки без бүген бала тәрбияләүне әти — әниләр белән бергәләп үз өсләренә алучы әби -бабайлар турында сөйләшергә җыелдык.

(Әби утыра).

А.б.

Бабайлар килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, түрдән узыгыз!

Беренче бабай:

Эх, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар.

Икенче бабай:

Өченче бабай:

Дүртенче бабай:

Карчыгым исән булса, чөкердәшеп яшәгән булыр идек тә (елый).

Картайгач, күңел дә йомшара икән.

Беренче бабай:

Кордашлар, күңелсезләнеп кенә утырмыйк әле, бер җырлап алыйк.

Бабайлар җырлый: «Ай — ли, замана »

Бергә: .

  • Килмә, димен картлыкка,

Нигә соң син киләсең?

Үзеңне бит беркем дә

Сөймәгәнне беләсең.

Беренче бабай:

Чакырып килгән кунак кебек,

Ашыгып түргә менәсең.

Башны бөгеп,алга иясең

Елатасың иясен.

Икенче бабай:

Тимә, картлык, минем тешкә,

Теш көч бирә эшләргә.

Минем тешләремне коеп,

Ни хакың бар көләргә.

Өченче бабай:

Их, син картлык, күпме яшәп,

Рәхмәт әйтми берәү дә.

Синең хакта ишетәбез

Орыш, килен китүдән.

Дүртенче бабай:

Кая китте яшь вакытлар-

Яфрак, зәңгәр чәчәгем;

Күңел сизми, беркем белми

Алдан ни күрәчәген.

Бергә: Уйлап утырам, хәйран калам:

Бик аз калды гомерләр.

Авыр сүзне, кайгыларны

Күтәрә алмый күңелләр.

Ай — ли замана

Замана үтеп бара.

А.б.

Безнең бабайларның әле күчтәнәче бетмәде. Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.

Укучы:

1. Күрше бабайга кердем,

Көйләп бер сәлам бирдем;

Ике куллап күрештем,

Хәл – әхвәлен белештем.

2. Соравымны тыңлагач,

Болай диде бабакай:

Беренче бабай:

Озак яшәүнең сере –

Татулыкта балакай.

3. Әбиең белән бергә,

Яшибез җиде дистә.

Сүзгә килгән юк һич тә.

5 стр., 2049 слов

Проблема обретения чувства родины человеком (по тексту К. Паустовского ...

... примере становления чувства любви к родине у художника Берга. Он совершенно не понимал, что значит слово «Родина» и насмехался над теми, кто ... прозрачной водой. Творчество писателя многогранно и заслуживает всеобщего признания. Сочинение на ЕГЭ по демоверсии 2020 года (по тексту К.Г. Паустовского ... каждого из нас. Ведь жизнь становится намного проще, когда на земле есть родное место, где ты родился, ...

4. Әрләшкән дә юк, шөкер,

Тиргәшкән дә юк, шөкер.

Ачу килгән чакларда,

Эндәшкән дә юк, шөкер.

  1. Сүз куештык өйләнгәч,

Без бик ныгытып кына.

Беребез тузынганда,

Беребез чыгып тора.

6. Менә әле бүген дә

Ул тузына тегендә.

Үтте ярты гомерем

Шушы капка төбендә.

Икенче бабай:

7. Ә бит монда нинди тын,

Каймак кебек саф һава;

Ә саф һава, беләсең,

Организмга дәва.

Өченче бабай:

8. Бу сүзләрдән сез шуны

Төшенергә тиешле:

Озак яшәүнең сере-

Шаянлыкта, кәнишне!

А.б.

Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби — бабайларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш — көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел, җәмәгатьчелек өчен дә акыл ~ киңәш иясе булып торалар. (Татар халык әкияте «Зирәк карт» тан бер өзек карау).

А.б.

Әкияттән күренгәнчә, 70 яшьлек карт, үзенең улына акыллы киңәшләр биреп, аны һәм үзен үлемнән коткарып кала.

А.б.

Әйдәгез, хәзер зирәк акыллы кешеләр — өлкәннәр турында белгән мәкальләрне искә төшереп китик, (төркемнәрдә эшлиләр).

Көтелгән җаваплар:

  • Олыны олы итмәгән, олыгайганчы игелек күрмәгән.
  • Оясында ни күрсә, очканыңда шул булыр.
  • Олылар сүзен тотмаган, орылган да сугылган.
  • Картлар сүзен кар басмас.
  • Олы булсаң, кече бул.
  • Ата — ана догасы утка — суга батырмас.
  • Ата-анаж – чит дустың.
  • Дус — ишләрең — юлдашың.

Плакатка язылган мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлаттыру.

А.б.

Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. «Дәү әти», «дәү әни», «әбекәй», «бабакай» дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата — ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.

Нәфис сүз. «Әйбәт тә минем әби» (Ф. Яруллин).

А.б.

Әбекәйләрне, бабакайларны яшьләр һәм сабыйлар белән динилек, укымышлылык, гаетләрне олылау кебек изге хисләр берләштергән.

  • Укучылар, 13 нче сентябрьдән Рамазан ае башланды. Рамазан аенда безнең әби — бабаларыбыз ураза тоталар. (төркемнәрдә эш).

  • Ураза тотучы кеше нинди гамәлләр кыла? (сәхәр ашый, авыз ача, сәхәрне иртән кояш чыгар алдыннан ашыйлар, ә авызны кояш баеганда ачалар;
  • туганнарын, күршеләрен, якыннарын авыз ачарга кунакка чакырып сыйлый, намаз укый, корьән укып, дога кыла Һ.6.).

Әкрен генә магнитофоннан «Әнкәйнең догалары» җыры яңгырап тора.

— Рамазан аенда бер кеше дә начарлык эшләми, ул гел яхшылыклар гына эшләргә тырыша. Ураза тоту сабырлыкка өйрәтә, чисталыкка — пакьлеккә этәрә. Әби — бабайларның шушы изге гамәлләре, ягымлы — моңлы сөйләме, изге сүзләре балаларны үзенә тартып тора.

69 стр., 34179 слов

Гариф ахунов артышлы тау буенда

... 47 Н. Арсланов иҗаты 47 Г. Ахунов иҗаты 48 Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48 Хәсән − минем яшьтә ... сөйләп бирәләр. − Безне бер кеше дә санламый, яратмый. Алар безне аяклары белән дә, машина, тракторлар бел ... булып калмыйча, дөньяга таралалар. Дөньяга, күп кешеләргә таралган мәзәкләр озак яшәү ... кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар т ...

Нәфис сүз. «Әбием догалар укый». В. Казыйханов.

А.б. Соңгы вакытларда татар авылларының барысында да диярлек мәчетләр ачылды, һәр җомгада анда бәйрәм кебек, бабайлар мәчеткә ашыга. Безнең Гаделша авылында да яңа мәчет манарасы калкып чыкты. Бабайларның мәчеттән яңгыраган авазлары авыл халкын сөендерә. Мулланың азан әйтүе безне үткәнгә кайтара, борынгы әби — бабаларыбызны, нәсел шәҗәрәбезне өйрәнәсе килү теләге уята. Без җиде буынга кадәр нәселеңне белергә кирәклеге

турында беләбез инде. Шәҗәрәләр дә төзедек. Бер укучының иң зур нәсел агачы ясалган шәҗәрәсе күрсәтелә. (Язган сочинениеләре укытыла).

А.б.

Безнең әби — бабаларыбыз үзләренең оныкларын һәрчак акьшлы, сабыр, намуслы итеп күрергә телиләр. Шул максаттан чыгып, алар сезне өйрәтәләр. Шул турыда үзебез өйрәнгән шаян җырны җырлап китик әле.

«Өлкәннәр » җыры.

  1. Бу өлкәннәр, ни өчендер,

Гел киресен эшлиләр.

Мин үзем чәй эчмим, алар

Кыстый — кыстый эч диләр.

Урамга чыга башласаң,

Ныгытып киен диләр,

Ә үзләре, ни өчендер,

Ныгытып киенмиләр.

Куш:

Бу өлкәннәр, ни өчендер,

Гел киресен эшлиләр.

Аңламассың өлкәннәрне-

Гел киресен эшлиләр.

2. Йоклыйсы килмәгән чакта,

Бар инде йокла диләр.

Йоклаганда, тор инде, тор,

Аунама юкка диләр.

Уйнаганда, китап укы,

Уйнап утырма диләр.

Укысаң,башың авыртыр,

Бик күп укыма диләр.

  1. Әгәр дә өйдә утырсам,

Бар, урамда йөр диләр.

Ә урамга чыгып китсәм,

Бик күп йөрмә, кер диләр.

Эшсез йөрсәң дә ярамый,

Бераз ярдәм ит диләр,

Әгәр ярдәм итәм дисәң,

Борчып йөрмә, кит диләр.

А.б.

Балалар, ә без өлкәннәрне аңларга тырышыйк, чөнки алар безгә бары тик яхшылык кына телиләр. Үсеп буйга җиткәч тә әле без өлкәннәр киңәшенә мохтаҗ.

  • Әйдәгез, менә бу «серле йомгакны» чишик, ягъни анда язылган нәсихәтләрне укып, кичәбезне тәмамлыйк.

(Нәсихәтләрне уку).

Хор белән плакатны уку: «Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне».